+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Шәхес
24 гыйнвар 2020, 09:05

Гомеренең җәй уртасы гына иде...

Күренекле шагыйрь Ринат Хәйринең тууына — 70 ел

Күренекле шагыйрь Ринат Хәйринең тууына — 70 ел

Дөньяда нибары 40 ел яшәп калды ул. Шушы кыска гына гомерен тынгысыз журналист хезмәтенә багышлаган хәлдә, әдәби иҗатта да шактый уңыш­ларга иреште. Башкортстан һәм Татарстан басмаларында бер-бер артлы шигъри шәлкемнәре дөнья күрде. Үзе исән чагында дүрт китабы нәшер ителде. 36 яшендә СССР Язучылар берлегенә алынды. Вафатыннан соң тагын алты китабы басылды. “Эзлим сине” дигән шигырьләр җыентыгы һәм “Корбан” повесте өчен 1992 елда аңа (үлгәннән соң) Галимов Сәләм исемендәге яшьләр премиясе бирелде.

5нче сыйныфта ук “Башкортостан пионеры” һәм районның “Маяк” гәзитләрендә шигырьләрен бастыра башлаган һәм шул вакытта ук үзенә “Ринат Хәйри” дигән псевдоним алган Ринат Мәга­фурҗан улы Хәйретдинов 1950 елның 19 гыйнварында Илеш районының Үрмәт авылында туган. 5 яшендә хәреф танып, укый башлаган. Тәүдә үзләренең авылында, шуннан Карабаш урта мәктәбендә белем алган. Биредә укытучы Бикә Вәлиуллина җитәкчеле-гендәге әдәбият түгәрәгендә актив шөгыльләнгән. Ул вакыттагы укучы Роберт Миңнул-лин белән ярыша-ярыша шигырь язганнар. Ә урта мәктәп­не район үзәге Югары Яркәй-дә тәмамлаган.
Ринат Хәйринең иҗат җи­мешләре халкыбызга шактый тулы җиткерелде, дияр идем. Исән чагында да, үзен­нән соң да. Ике республиканың да күренекле әдәбиятчылары аның шигърияте турында тәфсилләп яздылар. Ул язмаларда “Ринатка тормыш кырыс, мәрхәмәтсез булды”, “олы шигърияткә озак, урау юллар үтеп килде” кебегрәк сүзләр дә бар. Нәкъ менә шул сүз-ләргә ачыклык кертү, гомумән, шагыйрьнең тормышы турында тулырак белү максатында аның хәләл җефете, барлык хезмәт юлын Илеш райо-нының “Маяк” гәзитенә багышлаган, шул исәптән 12 ел баш мөхәррир булган матбугат ветераны, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айсылу Зәки кызы Хәйретди­нова белән очрашып сөйләш-тем.
— Рәсми биографиясе һәм шигырьләре буенча фикер йөрткәндә Ринатның тормышында барысы да ал да гөл кебек бит...
—Ул 14 яшьтә чакта әтисе үлеп киткән. Энесе Әбү­дәргә 9 яшь. Хисчән, неч­кә күңелле үсмерне әти­сезлек моңнарга, сагышларга салгандыр. Әнкә­сенә ярдәмләшергә, энесен карашырга ки­рәк­­лек аны тормыш арбасына иртә җиккән. Күз алдына китерегез: энесе белән урманнан коры-сары төяп, бәләкәй арба тартып кайталар. Әтиле малайлар ат арбаларына утынның яхшысын төяп, боларга пычрак чәчрәтеп үтеп китәләр. “Укып кеше булачакмын, әнкәйне, туганымны машинада йөр­тәчәкмен”, — дип күңе­ленә салып куя үртәнгән малай андый чакларда. Хуҗалык эш­ләрендә көч түгү, тырышып уку белән бергә җәмәгать эшлә­рендә актив катнаша, әдәби кичә­ләр оештыра, концертлар әзерләп хәтта күрше районнарга чыгалар.
Башкорт дәүләт университетына тәүге елны килеп, конкурстан үтә алмыйча кайткач, фермада мал караучы булып эш­ли, озакламый клуб мөдире итеп тә­гаенли­ләр. Икенче елны да укырга керә алмый. Район җитәкчесе Тәлгать Рахманов тәкъдиме белән аны клубтан алып, “Маяк” гәзите редак­ция­сенә эшкә чакыралар. Әдәби хез­мәт­кәр буларак, ул анда Роберт Миңнуллин, соңыннан “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе булган Зөфәр Хәмидуллин белән бергә матбугат, шигърият дөньясына чума. Өченче омтылышта, ягъни 1969 елда, университетка керү имтихан­нарының барысын да “бишле”гә тапшыргач, студентлар исемлеге расланганны көт­мичә, тулы ышаныч белән кайтып китте. Әнкәсенә утын, печән хәзерләшергә.
— Сез шул чакта таныштыгыз, курсташлар булып киттегез...
— Ринатның тормыш күр­гәнлеген, активлыгын исәпкә алып, шунда ук курсның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куйдык. Барлык уку чорында җәйге каникулларда өчәр ай “Маяк”та эш­ләде. Үзе хәбәрче, үзе шагыйрь, үзе фотограф, үзе водитель, дип, мөхәррире аны мактап кына телгә алган. Без Ринат белән 5 ел буе дуслашып йөрдек.
1974 елда диплом алгач, аны Илеш районының Тыпый мәктәбенә директор итеп җи­бәр­деләр (әнкәсе дә шул авылдан). Мин үзебезнең Кушнаренко райо­ны­ның “Авангард” гәзитенә эшкә кайттым. Шунысын да әйтим, без икебез дә университетта журналистика буенча да әзерлек үткән идек. Ринат белән хат алышабыз. Сентябрь башлану белән ул яза: “Өйләне­шербез­ме-юкмы, син монда кил, миңа әдәбият һәм тел укытучысы кирәк”. Гаилә кордык. Безнең Бакай авылында һәм аларның Үрмә­тендә икешәр көн туй гөрләде. Ринатны күптән якын күргән Әнгам абый Атнабаев та хәләл җефете Сәвия апа (минем авылдаш) белән туебызда булды. Бүләк­лә­ренә берке­тел­гән һәм “Мә­хәббәтегез гоме­регездән озынрак булсын” дип язылган металл пластинканы һаман саклыйм.
Бик мәшәкатьле төп эшен­нән тыш Ринат “Ләй­сән” дип аталган иҗат түгә­рәге оештырып җибәрде. Композиторлар, җырчылар белән берлектә әдәби ки­чәләр оештырылды. Исеме үзгәртелгән бу түгәрәк әле дә күркәм тра­диция­ләрне дәвам итә. Редак­ция­дәге яшь хәбәр­челәр түгәрә­ген­дә тәүге күнекмә­ләр алган яшьләр­нең бик күпләре хәзер матбугат чараларында зур абруй казанды.
— Байтак язмаларда Ринатның күңеле белән һәрчак әдәби мәркәз­ләргә — Уфага, Казанга тартылуы телгә алына...
— Аларның икесенә дә барып йөрде, әсәрләрен бас­тырды, ике башкалада да күп әдәбиятчылар белән дуслашты. Уфада — Әнгам Атнабаев, Рим Идиятуллин, Сафуан Әлибай, Кадим Аралбай, Динис Бүләков, Рамил Янбәк... Казанда — Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Госман Садә, Марсель Галиев, Зөлфәт... Илешне ташлап китә алмады. Әнкәй­нең дә аны яныннан җибәрәсе килмә­де. Уфа — Казан арасында өзгә­ләнеп яшәвен ул мәр­кәзләрдән килүче әдә­бият һәм сәнгать әһелләре белән аралашу, аларны кунак итү белән тынычландырырга тырышты. “Районда ятып кына барыбер шагыйрь булып булмый” дип өметсез­леккә дә бирелеп алгалады.

Әнгам Атнабаев,
Башкортстаның халык шагыйре

Син ашыктың — без соңладык

Алтмыш яшьлек чал башымны иеп
Кайгы табыныңда утырам.
Бокалыма шигырь моңнарымны
Күз яшемә кушып тутырам.

Шул заманга үпкә белдерәмен,
Мәрхәмәтсез усал заман, дип,
Йомшакларга бигрәк каты куллы,
Яхшыларга бигрәк яман, дип.

Ваемсызлык үзәкләргә үтә
Һәм гамьсезлек үрли түрләргә;
Шагыйрь халкы өчен
бөтен шартлар
Тудырылган тизрәк үләргә.

Кая барып бәрелергә белми
Чәбәләнә алар дөньяда:
Яшәүләре гел тәмугтан торгач,
Оҗмахларын эзләп югала...

Син ашыктың —
без соңладык, мөгаен...
Заман белми шагыйрь кадерен...
...Бер як читтә үзең кебек тыйнак,
Моңсуланып ята каберең.
Заман белми шагыйрь кадерен.
1990 ел.


Зур әдәби мохиткә чираттагы (соңгы!) омтылышы 1990 елда булды. Мәскәүдәге Әдә­бият институтының ике еллык курсларына керергә документларын җибәрде. Анда китәм дип канатланып йөрде. Эшен­нән дә китте. Аңарчы Пицундага барып ял иттек. “Филологик югары белемегез бар, 40 яшегез тулган” дигән сәбәп белән дә документларын кире бордылар. Язучылар берлеге рәисе Динис Бүләков аны бер­лекнең Әдәби фонды рәи­се вазыйфасына да чакырган иде. Ул эшкә дә күңеле төш-мәде.
— Ринатның китапларын искә төшерик әле...
— “Әле яз башы гына” (1983), “Минем уенчыкларым” (1986), “Хәрефләр парады” (1988), “Эзлим сине” (1990), “Канатлар кайда үсә” (1993), “Әйтелмәгән васыять” (1995), “Мин үзем яшен идем” (2000), “Тылсымлы сандык” (2010), “Җанлы хәрефләр”... Балалар һәм өлкәннәр өчен тезмә һәм чәчмә әсәрләр. Язылып бетмә­гән 3 сәхнә әсәре өстәлендә калган. “Упкын читендә” дигән повесте үзе вафат булып ел ярым үткәч, “Агизел” журна­лының 1992 елның май санында басылды. Шагыйрьнең соңгы сүзе, дөньяда калганнарга васыя­те...
— Аның 1990 елның 5 сентябрендә арабыздан китүен искә төшергәндә...
— Җирләгән көнне үк аңа шигъри багышлаулар иҗат итә башладылар. Әнгам Атнабаев, Рим Идиятуллин, Рәдиф Тимершин һәм башка күпләр. Югары Яркәйдә һәм Үрмәттә Ринат Хәйри урамнары бар. “Маяк” гәзите редакциясе диварына аңа тактаташ куелды. Хәтер һәм кадер кичәләре, иҗатына багышланган конкурслар үткәре­леп тора. Әйт­кәндәй, бердән­бер кызыбыз Ләйсән Башкорт дәүләт университетын тәмам­лаганда әтисенең иҗаты буенча диплом язып яклады. Ул да безнең кебек үк журналистиканы сайлады, икенче курстан ук радиода һәм теле­видениедә эшләде. (Радмила исемле оныгыбыз Уфа­ның 39нчы мәк­тә­бендә 5нче сыйныфта укый).

Фәрит Фаткуллин.


Ринат Хәйри
Мин мәңге бурычлы сезгә,Туган як каеннары

Таң

Күз камашыр сихри канатларын
Кага-кага зәңгәр офыкта,
Әйтерсең лә әтәч кунакчадан
Сикереп менде ап-ак болытка.

Ай-иләктән коелышып калган
Ярма диеп белеп, алданып,
Көмеш йолдызларны
чүпли торгач,
Бетерде дә куйды “ярманы”.

Чыклар белән гөлләр битен юды,
Җыр башлады былбыл куакта.
Нәкъ бәйрәмчә, ал байраклар белән
Төн пәрдәсен ертып шул чакта,
Туды җиргә яңа хезмәт көне,
Кабатланмый торган җыр белән.
...Нәрсә бүләк итеп, нәрсә генә
Алып калыр кемнәр бу көннән?!

Чулпы җыры

Чал тарихны иске бер сандыктан
Эзләп табармын дип кем уйлар?
Кагылу белән, серле моңын чәчеп,
Чыңлап китте көмеш чулпылар.

Чулпыларга түгел, үткәннәрнең
Ядкәренә кагылдыммы әллә:
Чулпы чыңлый,
чулпы җырлый иде,
Чулпы елый иде бу мәлдә.
Чулпы җыры... Шушы моңнар аша,
Тынлыгымны минем актарып,
Күз алдымнан дулап чабып үтте
Җилдән җитез болгар атлары.

Чулпы җыры... Ишетелә аннан
Урман шавы, кылыч чыңлавы.
Күз алдыма килә җимерелгән
Шәһәрләре мәшһүр Болгарның.

Чулпы җырлый, авыр үткәннәрне
Онытмаска өндәп, чаң кебек.
Чулпы түгел, серле Болгар моңын
Үзе җырлый кебек мәңгелек!

Халкым әманәте

(Уфадагы Салават Юлаев
һәйкәле янында уйлану)
Үткәннәрдән килер заманнарга
Җиткерсен, дип, изге әманәтен,
Җырчы яугир булгангамы, халкым
Сайлап алган сине — Салаватын?

Син — легенда! Берчә гади курай,
Берчә бик дәһшәтле коралсың син.
Сабый йоклатырлык бишек җыры,
Таулар җимерерлек орансың син.

Безнең өчен яугир-шагыйрь дә син,
Заманыңның ярсу тулпары да,
Уралымның халык үзе сине
Күккә чөйгән чая шоңкары да...

Язмыш сине үгисеткәндер дә
Туган җирдән йолкып алган чакта,
Тезген, каләм, кылыч,
курай тотар
Кулларыңа богау салган чакта.

Тик хыялга, халык хәтеренә
Беркайчан да булмый богау салып.
Гасырлардан, тыны белән сурып,
Чакырмаса сине илең, халык,

Балтыйканың суык җиле куган
Болытларның тотынып
ялларына,
Син, вакытны җиңеп, Агыйделнең
Кайтыр идеңме ни ярларына?!

Төрле гасырларда яшәсәк тә,
Синең сулыш төсле безнең сулыш.
Бар язмышың синең —
ил язмышы,
Бар булмышың синең —
безнең булмыш

Синең язмыш —
көнләшерлек язмыш:
Вакыттан да син көчлерәк хәтта.
Сыбай җиләсең син үткәннәрдән
Киләчәккә хәтер дигән атта.

Ирек җыры киртә белмәгәндәй,
Ару белми җилсен һаман атың.
Гасырлардан гасырларга җиткер
Син халкымның: “Ирек өчен көрәш,
Кешеләр өмет уты өләш!”
Дигән иң-иң изге әманәтен!

Әткәй янында

Көттермичә кайтып
җиттем менә,
Хәбәр алгач туган ягымнан.
Саумы, әткәй! Хәлләреңне белеп,
Китим әле дидем яныңнан.

Элеккечә еш килмиләр, диеп,
Үпкәләмә, хәтерең калмасын:
Төпкә җигелеп без тартабыз хәзер
Синең мирас — тормыш арбасын.

Илләр имин, ләкин еллар кырыс:
Маңгайларга безнең күчәләр.
Синең тыныч монда — кабереңдә
Ак чәчәкләр күкрәп үсәләр!

Юк...
Син һаман кайгырасың бугай,
Ничек яши, диеп, исәннәр.
...Әйтерсең лә чәчеңдәге чаллар
Чәчәкләргә шулай күчкәннәр.

Сагындырыр әле

Беркөн әнкәй су буена төшкән...
Урап кайткач әйтте: “Тапмадым!”
Су буеннан эзләп йөргән икән
Бәбкә саклап үскән чакларын.

Кичә әнкәй болыннарга чыккан...
Чәчәкләрнең җыйган акларын.
Болыннардан эзләп йөргән икән
Үзенең дә чәчәк чакларын.

Бүген әнкәй урманнарга барган...
Былбылларга сөйләп шатлыгын,
Имәннәрдән ныклык
алып кайткан,
Каеннардан алган аклыгын.

Иртәгә ул тауга күтәрелер,
(Таягын да онытып калдырыр!)
Болытларны, керләр кебек сыгып,
Басуларга яңгыр яудырыр.

Җәйгор* чыккач, көянтәсе итеп,
Яшьлек чишмәсенә юл алыр,
...Бер көн килеп әнкәй, сиздермичә,
Күк томанга кереп югалыр.

Су буеннан, болын, урманнардан,
Тау сыртыннан күзләп эзләрен,
Авыр чакта
“Әнкәй, син кайда?” — дип
Гомер буе аны эзләрбез.

Ә ул, берчә яңгыр булып явар,
Сулар булып агар тын гына.
Безне назлап, җилләр булып исәр,
Урман булып шаулар шым гына.

Хәвеф-хәтәр килгән чакларда да,
Хәтер булып, безне саклар ул.
...Сагындырыр әле әнкәйләрнең
Бар чаклары, исән чаклары.
*Җәйгор — Салават күпере.

Туган як каеннары

Нур Даутов музыкасы
Ерак якларда адашсам,
Булса юл аермалы,
Йөгереп чыгып каршы ала
Туган як каеннары.

Җил-давыллар хыялымның
Канатын каермады.
Керфек какмый сакладылар
Туган як каеннары.

Юллар мине туган яктан
Озакка аермады.
Бигрәк тиз сагынып кайттым
Туган як каеннарын.

Яшисез бит нур өләшеп,
Бизәп акка елларны.
Мин мәңге бурычлы сезгә,
Туган як каеннары.

Табыну

Мөдәрис Газетдинов музыкасы
Әллә нигә караңгыда түгел,
Якты чакта күбрәк абынам.
Тик шулай да бөтен гомерем буе
Мин кояшка, көнгә табынам.

Үрмәт урманында торып калган,
Малай чакны бик еш сагынам.
Белсәм дә мин
картлык көткәнлеген,
Киләчәккә ныграк табынам.

Мин, кош кебек, ике канатлымын,
Күккә менеп канат кагынам.
Күктә иркен, ләкин тамырларым
Җирдә булгач, җирне сагынам.

Тормыштан һич өмет сүрелтмичә,
Мин, сабыйдай, аңа табынам.
Үзең аңла шуннан: бу дөньяга
Мин туарга риза яңадан.

Базы

Язмышлар кебек бормалы —
Уралып ага Базы.
Анда үткән яшьлегемнең
Иң кадерле авазы.

Калган гомерем шикелле
Саега бара Базым.
Тик шулай да ярдан чыгып,
Дулап ала ул язын.

Язлар саен, кайтмасмы дип,
Көтә, бугай, кыр казын.
Бу мәлләрдә гайрәтләнеп,
Яшәреп китә Базым.

Бирешергә, картаерга
Һич тә җыенмый Базым.
Саекса да, курыкмый ул,
Агыйделгә — бер адым!

Кешеләргә бүләк итеп
Яши ул суын, назын.
Мәңгелеккә — тик бер адым,
Мәңге яшь шуңа Базым!

Мин ышанам әле таңнарга!

Мөдәрис Газетдинов музыкасы
Күпме таңнар сөеп уятты да,
Төннәр булып качып киттеләр.
Маңгаема еллар бер-бер артлы
Каеп-каеп чигү чиктеләр.

Тукмый-тукмый дөнья
акыл кертте,
Гаҗәпләнеп багам үткәнгә:
Кешеләргә берни бирми торып,
Артык күпне өмет иткәнгә.
Бүген килеп җиңел дан да, мал да
Таләп итмим һич мин
тормыштан.
Кешеләрдән алган бурычымны
Түләп бетерим дип тырышам.

Кеше бәхетеннән көнләшмимен,
Кеше кайгысыннан көлмимен.
Көзен чәчәк аткан агач күрсәм,
“Яз килгән!” —
дип шаулап йөрмимен.

Таңнарның да төнгә әйләнгәнен
Вакыт та бит инде аңларга.
Тик һаман да, бала чактагыча,
Мин ышанам әле таңнарга.

Шушы ышанычны аклагандай,
Төн пәрдәсен ертып ата таң.
Уйларымны, таң суында юып,
Ак томанга манып агартам.

Йөрәк җырларымны дога итеп,
Таң нурына төреп таратам.
Мин бит якташ,
телдәш, моңдашларны
Ихлас сөю белән яратам.

Догаларым, ил, тел исән булса,
Гасырларга күчәр гасырдан.
...Гүя тере җан иясе кебек:
Мең газаплар белән туа таң.

Төшлектәге кояш

Ярты гомер ялганлашып үткән,
Ярты гомер үткән алданып.
Балкый, дидек, бәхет кояшыбыз,
Бишкә бүлдек яшел алманы.

Ә асылда күпме еллар буе
Болыт каплап торган кояшны,
Күрмәсен, дип,
җирдә азгынлыкны,
Бозыклыкны, ялган, уйнашны.

Алдаклардан яңа алдак туган,
Яңа ялган туган ялганнан.
Бу ялганнар, сиздермичә генә
Үткәннәргә барып ялганган.

Ярты гомер ялганлашып үткән,
Ярты гомер үткән алданып —
Шушыны без тоташ аңладыкмы,
Яртылашмы әллә аңладык?!

Тоташ кабул итсәк, нигә әле
Дөреслек нәкъ үги баладай?
Алдап-йолдап, нигә дөреслекнең
Башын сыйпый һаман ялагай?

Кояш — эштә: яктыртуын белә,
Сәгатьләргә безнең карамый,
Хаклык — яшен,
ялт-йолт итеп куя,
Тик болытлар һаман таралмый.

Кара болыт йөзен каплады дип,
Белеп торам — кояш каралмый.
Тик шуны да беләм: яктылыгы
Җиргә төшми хаклык яралмый!

Гомер бакый көн белән төн шулай
Бер-берсенә барган ялганып.
Ә иртәле-кичле бер-берсеннән
Аеру кыен хак һәм ялганны.

Гомеремнең төшлегенә җиткәч,
Мин шушыны янә төшенәм.
Төшлектәге кояш — пешкән алма,
Бүләбезме бишкә, кешеләр?!
Читайте нас