“1942 елда, ул кабул итеп алганда, Иске Казанчы урта мәктәбе авыл читендә урнашкан, капкалары янында маллар йөри, басу юлы китә иде. Яңа директор эшкә энергия белән тотынды, тиздән мәктәпнең тышкы күренеше үзгәрде, ул яңа киртә белән әйләндереп алынды, җиһазланды. Зыя Күлбәков үзе балта остасы иде.
Авыр сугыш елларында Зыя Фәйзрахман улы укыту-тәрбия эшен яхшырту, мәктәпнең укыту-матди базасын ныгыту буенча зур эш алып барды. Шундый авыр заманда ул мәктәпне саклап калды, укучыларны укыту һәм тәрбияләү эшен үрнәкле оештырды, мәктәпне педагогик кадрлар белән комплектлады, авылларда кичен, керосин лампалары яктысында гына булса да, халык арасында мәдәни-агарту эше алып барды. Авыл халкы Зыя Фәйзрахман улын зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә ала. Ул Уфада яшәгәндә мин, башкалага барган саен кереп, аның хәлен белә идем. Ул соңгы елларда Уфаның Черниковка бистәсендәге Архитектурная урамында яшәде. Зыя абзый үзенең язмаларын почта аша мирас итеп миңа җибәрде”, — дип хәтерли мәктәпне 1950 елда тәмамлаган, туган як тарихын өйрәнүче, Зыя Күлбәковның архив мирасын саклаучы, аның турында бик күп мәкаләләр авторы Ансар Солтанов. Аның архивында Зыя Фәйзрахман улының шундый хаты сакланган: