+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
12 февраль 2020, 18:00

Рөстәм Нәбиев: "Ни өчен безнең ил шундый? Аңлатыгыз әле!"

Рөстәм Нәбиев Америкага китте. Юлында ул Европа илләрендә дә тукталган.

Рөстәм Нәбиев Америкага китте.
Юлында ул Европа илләрендә дә тукталган.
"Европага барганда мин Русиядә уңайлы мохитебезнең таш гасыр стадиясендә булуын аңлыйм. ⠀ Иң зур проблема пандуслар гына түгел, ә җәмәгать транспортына үтү мөмкинлеге дә. Һәм мин безнең чиновникларга аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тормыш сыйфаты яхшы якка үзгәрсен өчен ничек һәм нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтергә мөмкинлекне кулдан ычкындырмадым. ⠀
Варшава - Европа Берлегенең иң бай шәһәре түгел, әмма Европаның иң уңайлы шәһәрләренең берсе. Димәк, эш хәтта финанслауда да түгел, ә безнең җәмгыять башындагыларның кешегә мөнәсәбәтендә! Уйлана башларга вакыт, чөнки Русия - дөньяның иң көчле державаларының берсе, иң зур территориясе һәм бай ресурслары бар.
Безнең хөкүмәт чит илләрнең проблемаларын хәл итә, бөтен дөнья алдында яхшы күренергә тырыша, ә чынлыкта ил эчендәге социаль проблемалар начар хәлдә. Бездә кешеләр хәерчелектән, авырулардан үлә. ⠀ Ни өчен безнең медицина шулай артта кала? Ни өчен меңләгән кеше, үз баласын дәвалау өчен, чит илгә бара? Миңа аңлатыгыз.
Без кулыбызны йөрәккә куеп гимн җырлыйбыз, футболчыларыбыз миллионнарча акча ала, һәм бервакыт Сергей Белоголовцев: «Бу илдә бер ел дәвамында барысын да туктатырга кирәк: берни дә төземәскә, бу юньсез фильмнарны төшермәскә, футболчыларга түләмәскә, ә кешеләрне дәваларга! Без бөек ил дип лаф орудан туктарга", - дигән иде.
Ни өчен Америкада инвалид коляскасында пәйда булган кеше соклану уята? Чөнки бу кешеләр социаль мохиттә яши! Һәм мин безнең ил кайчан да булса үз халкының өметен аклар дип ышанам. Ә сез? Ышанасызмы?"
Фото: ufa1.ru
Читайте нас