+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
13 февраль 2020, 07:58

Рамзан Кадыйровның 23 яшьлек туганы - Чечняның спорт министры

Башка туганнары кайларда фидакарь хезмәт сала икән?

Башка туганнары кайларда фидакарь хезмәт сала икән?

Шушы көннәрдә Хәмзәт Кадыйров республиканың Спорт министрлыгын җитәкләде. Бу хакта Чечен Республикасы җитәкчесе «ВКонтакте» битендә язды.

Моңа кадәр 23 яшьлек егет Корчалой районы башлыгы вазыйфасын башкарган. «Ул менә дигән идарә итү сәләтен күрсәтте. Үз вазыйфаларын биредә дә яхшы башкарып чыгачагына ышанам. Хәмзәт актив яшәү рәвеше алып бара, спорттагы хәлләрне игътибар белән күзәтә, федерацияләрдәге эшләр торышы турында яхшы белә, проблемалар һәм үсеш перспективаларын төгәл күзаллый», — дип билгеләп үтә Рамзан Кадыйров.

11 февральдә Чечня җитәкчесенең туганнан туган абыйсы, Шали районы башлыгы Турпалали Ибраһимов Хәмзәт Кадыйровның республика Иминлек советы башлыгы итеп билгеләнүен хәбәр итте.

2019 елның октябрендә Чечня башкаласының элекке мэры, Русия субъекты башлыгының туганнан туганы Ислам Кадыйров катнашлыгында җәнҗал булган иде. Полициягә тапшырылган видеоязмаларда күренүенчә, аларда түрә, янәсе, алдакчылык өчен тоткарланган кешеләрне электрошокер белән кыйный һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең кулларын каера.

Хәмзәт Кадыйров - 2004 елда вафат булган Чечня башлыгы Әхмәт Кадыйровның өлкән абыйсы Залимханның улы. Рамзан Кадыйров аның хакында "Үз балаларымнан да артык яратам", дияргә ярата икән.


Читайте нас