+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
14 февраль 2020, 09:20

Аның моңы — халык күңеленең көзгесе

Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның тууына — 85 ел

Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның тууына — 85 ел
Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, П. И. Чайковский исемендәге фондның “Алтын Аполлон” бү­ләге иясе, “Почет билгесе” ордены кавалеры Илһам Шакиров татар җыр сәнгатенең олпат улы, моң иясе, рухи асылыбызны чагылдыручы зат иде. Гомер буена халык мәхәббәтенә коенып яшәде ул. Аның турында гәзит-жур­нал материаллары гына түгел, китаплар (тәүгесе — 1974 елда ук!) шигырьләр, җырлар иҗат ителде.

Җырчының ата-бабалары Сарман төбәгендәге Таллык авылында гомер кичергән. Әтисе Гыйльметдин белән әнисе Нуриәсма да шунда гаилә корып, тәүге өч балаларын дөньяга китергәннәр. Алтын куллы тимерче, тәгәр­мәч, чиләк-комган-чүмеч ясарга, урак тешәргә, самавыр, йозак төзәтергә, савытларга тотка куярга оста Гыйльметдинне 1927 елда шушыннан ерак түгел Яңа Бүләк авылын ни­гезләгән авылдашлары үзләре белән күченергә күндерәләр. Әтисе улына үзенең шәхси ала­чыгының яртысын сүтеп алып китәргә рөхсәт бирә.
Гыйльметдин йорт сала, бакча артына үз алачыгын кора. 1930 елда шул алачыкны, андагы эш коралларын, эре малларының кайберсен тапшырып, гаилә колхозга керә. Шакировларның тагын өч баласы дөньяга аваз сала. 1935 елның 15 февралендә туган төпчек малайга Илһам дип исем кушалар.
1937 елның октябрендә тимерче Гыйльметдинне “халык дошманы” дип кулга алалар. Колхоз җыелышларында “барлык ашлыкны дәүләткә озатып, колхозчыларны ачыктырмаска кирәк” дип чыгыш ясауларын төп гаеп итеп куялар. 1940 елның 4 мартында колониядә 50 яше туларга 2 ай кала якты дөньядан китеп бара ул. Бәла ялгыз йөрми, диләр. Бөек Ватан сугышы башлана. Шаки-ров­ларның өлкән улы Имаметдин фронтка алына, Ленинград блокадасы мәхшәр-ләрен үз җилкәсендә татый. 1943 елның февралендә яу кырында һәлак була.
Ялгыз анага ишле балаларны туйдыру, өс-башларын бөтен тоту җиңел булмагандыр, әлбәттә. Өлкән өч кызга ат җигеп тә, үгез җигеп тә эшләргә туры килә. Ана, озын гомер юлы үтеп, 1981 елның көзендә мәңгелеккә күчә.
Илһам да кечкенәдән эшкә җигелә. Кырда урак урырга, болында печән чабарга өлкән­нәргә булыша башлый. Авыл-дашларының җыр-бию яратуына бәләкәйдән игътибар итә. Хәтта шундый авыр елларда да халык җырсыз яши алмый. Игенче, терлекче хез-мәт­ләрен бик яратса да, Илһам Шакировның үсеп җиткәч музыка сәнгатенә кереп китүенә Яңа Бүләк кешеләре-нең җырга мәхәббәт­ләре сә-бәпче булгандыр.
Теләнче-Тамак урта мәктә­бендә белем алганда ук “Әл-лүки”, “Тәфтиләү”, “Уел” кебек борынгы озын җырларны башкарырга өйрәнә. Концертларда чыгыш ясый. Үзендә җырлау сәләте барлыгын белсә дә, җырчы түгел, ә укытучы һөнә-рен сайлый. Урта мәктәптән соң Алабуга педагогия инсти­тутының физика-математика факультетына имтиханнар тапшырып карый. Ләкин язмыш аны шул ук елда Казан музыка училищесына алып килә. Бер елдан инде Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына Зөһрә Байрашева һәм Елена Амбросимова классына кабул ителә.
Музыка училищесына кер-гән елда ук Илһам Шакиров радиодан чыгыш ясый башлый һәм тыңлаучыларның яраткан җырчысына әверелә. Ул заманда әле радиодан концертларны, магнитофон тасмасына язмаган килеш, туры эфирга тапшыралар. Менә шунда ул халкыбызның таныл­ган җырчылары Гөлсем Сө-ләй­манова, Рәшит Ваһапов белән якыннан таныша, алар арасында иҗади дуслык башлана. Әйткәндәй, Илһам Рә­шит абыйсының җырларын тыңлап үскән, патефон тәлин-кәләрен кабат-кабат әйләнде­реп сихерләнгән. Бигрәк тә аның “Урман”, “Нурия”, “Әл­фия”, “Яшьлек” кебек көйләрен үз иткән. Аннан соң үзе дә Рәшит абыйсына охшарга тырышып җырлаган. Һәм менә Ваһапов егетнең студиядә репетиция вакытында җырла­ганын беренче тапкыр ишетә дә килеп аркасыннан сөя һәм: “Да, душа есть”, — дип куя. Менә шулай күренекле җырчы яшь моңда­шына фатыйха бирә, канат куя.
Консерваториядә укыган чагында композитор Мансур Мозаффаров белән иҗади дуслык башлануы Илһам Шакировка зур йогынты ясый. Композитор яшь җырчы өчен “Менәргә иде Урал тауларына” (Г. Зәйнашева сүзләре), “Башка берни дә кирәкми” (С. Хәким) кебек җырлар яза. Башка авторларның “Хуш, авылым”, “Умырзая”, “Кара урман аша”, “Көзге ачы җил-ләрдә”, “Яшь наратлар”, “Әние-мә хат”, “Сибелә чәчәк”, “Туган тел” җырларын югары дәрә-җәдә башкаруы студент чагын­нан ук аны җырчы итеп таныта.
Илһам Шакиров, 1960 елда консерваторияне тәмамлап, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясенә әй-дәү­че солист итеп тәгаен­лә­нә һәм 40 ел буе илебез тө-бәк­ләре буйлап өзлексез гастрольләрдә йөри, байтак кына чит илләргә дә чыга. 1992 елда филармониянең сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә һәм тәмам өлкәнәйгәнче бу вазыйфаны башкара, шул ук вакытта концерт эшчәнлеген дә дәвам итә.
Илһам Шакиров, татар халкының борынгы җырларын җыеп һәм музыкаль яктан эшкәртеп, аларны яңадан халык арасында популярлаштыруда зур көч куйган шәхес иде. Сәнгатьне халыкка якы-найтуның төп чарасы — аны халык авыз иҗаты, халык җыр-лары белән тыгыз элемтәдә үстерү кирәклеген ул сәхнә-дәге тәүге адымнарыннан ук аңлады. “Иске кара урман”, “Әллүки”, “Тәфтиләү”, “Зәңгәр шәл”, “Салкын чишмә” кебек иҗтимагый яңгырашлы борынгы җырларны кабатланмас төсмерләргә баетып, яңа­дан халыкка кайтарды. Соңрак ул Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы чорында туган “Көзге ачы җилләрдә”, “Эскадрон” кебек җырларга мөрәҗәгать итте. Аерым үзеш-чәннәр чыгарып, шулай ук онытылуга дучар ителгән бер-ничә җырның халык арасында таралып китүе дә аның исеме белән бәйле. Андыйларга “Кораб” (Дәрдемәнд шигыре), “Син сазыңны уйнадың” (Н. Исәнбәт) ачык мисал булып тора.
Мәшһүр җырчыбызның вафатына бер ел тулу уңаеннан үткән искә алу кичәсендә Та­тарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла бу җәһәттән болай дип билгеләде: “Мин җырчылар арасында Илһам Шакиров кебек эрудицияле башка берәүне күргәнем булмады. Татар әдәбиятын белү җәһәтеннән дә үз даирәсендә аңа тиңнәр юк. Ул яшьтән үк татар тарихы белән кызыксына, Октябрь фетнәсенә кадәр басылып, совет чорында тыелган әдәбиятны үзләштерү өчен үзлегеннән гарәп имлясын махсус өйрәнә хәтта. Нәкый Исәнбәтнең әллә кайчан, 1920 елда ук чыккан “Син сазыңны уйнадың” шигырен шул заманда иске бер журналда таба да инде ул. Һәм шул сүзләргә искиткеч көй иҗат итә. Күбебез аны хәзер халык көе буларак беләбез. Ә шул ук Исәнбәтнең “Туган ил” шигыренә язылган җыр?! Ул аның көен, Финляндия татарларыннан алып кайттым, дисә дә, җырдан Илһам аһәңе, Илһам өслүбе аңкып тора. Үзе ул беркайчан да композитор данына дәгъва итмәде. Дан аңарда болай да җитәрлек”.
Халык шагыйренең сүзлә­ренә шуны да өстисе килә: Илһам Шакиров музыкасын үзе язган “Гөлмәрьям” (Г. Афзал шигыре), “Идел буе каеннары” (Ә. Ерикәй), “Сәлам сезгә”, “Очрашу җыры” (Г. Зәй­нашева) һәм башка җырлар халык арасында бик тиз популярлашып китте, мәдәни чараларның гимнына әверел-де.
Әтисе нахакка гаепләнеп юк ителүе аркасында балачакта һәрвакыт кыерсытылган, бихисап михнәтләр күргән Ил-һам Шакиров моңлы җырлары белән халык ихтирамын яулый. Туган республикасының рәсми властьлары да аны зурлый. Аңа 34 яшендә — “ТАССРның халык артисты” исеме, 35 яшендә Г. Тукай исе­мендәге дәүләт премиясе бирелә. 1983 елдан РСФСР-ның халык артисты иде.
Без аны яшь җырчыларның һәм композиторларның остазы, киңәшчесе буларак та белә идек. Татарның күп кенә яшь җырчылары зур сәнгать юлына аның хәер-фатыйхасын алып аяк басты. Мәсәлән, Хәй­дәр Бигичев, Рафаэль Сәхә­биев, Зөһрә Сәхәбиева, Хәм-дүнә Тимергалиева, Искәндәр Биктаһиров халык җырларын һәм композиторлар әсәрләрен башкарыр алдыннан, гадәттә, Илһам абый белән киңәшләшә торган булалар. Соңгы дәвергә килгәндә, аның безнең якташыбыз — Бүздәк районының Килем авылында туып-үсеп, башлангыч музыкаль белемне Октябрьский шәһәрендә алган Филүс Каһировка үтә игътибарлы, хәерхаһлы мөнәсәбәте сокландыра. Моннан ун ел элек телевидениедән чыгыш ясаганда ул Филүскә карата болай дигән иде: “Мин эстрадабызда шундый талантлы җырчы барлыкка килүгә бик шат. Аның тавыш тембры матур, сәхнәдә дә үзен бик матур тота. Ул башкара торган җыр­лар, Габдулла Тукай сүзләре белән әйткәндә, “...чын безнең-чә матур милли көй...” Филүс таләпчән һәм изгелекле остаз-ның ышанычын аклый. Хәзер ул — Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исе-мендәге премия лауреаты. Иң мөһиме — халкыбызның сөек­ле җырчысы булып үсте.
Илһам Шакиров, кырык ел буе концерт эшчәнлеге алып барудан тыш, гәзит-журналларда җыр сәнгате буенча мәкаләләр бастырды, радио-телевидениедән, шулай ук халык алдында чыгышлар ясады. Башкортстанда да аны әсәрләнеп тыңламаган, яратмаган татар һәм башкорт булмагандыр. Уфага гастрольгә килгәндә ул “Кызыл таң” журналистлары белән ихлас әңгә-мәләшер булды. Гәзитебезнең юбилей чараларында да катнашты.
Кабатланмас моң иясенең исемен мәңгеләштерү юнәле­шендә Татарстанда нәрсәләр эшләнә? “Казан Экспо” күргәз-мәләр үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концерт залы ачылган, Туган ягында аңа һәйкәл куелган. “Татар моңы” фестивале быелдан Илһам Шакиров исеме белән үткәре-лә башлый. Яшәгән йортына апрельдә истәлек тактасы элү һәм каберенә августта һәйкәл урнаштыру ниятләнгән.

Миңгол Галиев,
Татарстанның халык артисты:

— Миңа фатыйха биргән, син дә моңлы икәнсең, дигән кеше ул. Ә бит җанны бары тик моң белән генә әсир итеп була. Моң — мескенлек түгел. Моңнан башка батырлык та була алмый. Муса Җәлил, гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып, дип тикмәгә генә язмаган бит инде. Шул моңны саклау юнәлешендә эшлим. Шуның өчен мәктәпләргә мөрәҗәгать иттем. Ниһаять, Казанның 180нче полилингваль мәктә­бендә шәхес тәрбияләү үзәге оеша! Без анда конкурс аша балаларны сайлап алып, җәйге лагерьда тавышларын ачу, Илһам Шакиров традицияләрен дәвам итү буенча эш алып барачакбыз.


Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас