+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
15 февраль 2020, 07:50

Лужков Мәскәүдә кала

Русия Президенты Владимир Путин Мәскәүнең элекке җитәкчесе Юрий Лужковның исемен мәңгеләштерү турында указга кул куйды

Әлеге документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Путин фикеренчә, башкала башлыгы Русия Федерациясенең үсешенә зур өлеш кертте. Шуңардан чыгып, Президент Мәскәү хөкүмәтенә Лужков яшәгән йортка тактаташ кую мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.

Моннан тыш, Мәскәү шәһәренең идарә университетына элекке мэр исемен бирү күзаллана. Президент указында Юрий Лужковның исемен мәңгеләштерү буенча башка төрле чаралар куллану кирәклеге турында да әйтелә.

Юрий Михайлович Лужков Мәскәү белән илнең иң катлаулы дәверендә 18 ел дәвамында идарә итте. 2019 елның 10 декабрендә 84 яшендә вафат булды.

Фото: postdefender.ru


Читайте нас