+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
18 февраль 2020, 13:55

“Башкортстан Сухомлинские”

Күренекле академик Камил Әхияровка — 90 яшь

Камил Шәехморза улы Әхияров – Халыкара педагогик һәм Халыкара гуманитар белем бирү академияләренең гамәли, Русия мәгариф академиясенең мөхбир әгъзасы, педагогия фәннәре докторы, профессор, Башкорт АССРның атказанган укытучысы, Башкорт­станның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, Русиянең атказанган югары мәктәбе хезмәт­кәре, СССР, РСФСР, Башкортстан­ның мәгариф отличнигы, СССР югары мәктәбе отличнигы.

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары, “Фидакарь хезмәт өчен”, “В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан” һәм башка күп юбилей медаль­ләре белән бүләк­ләнгән.
Камил Шәехморза улы 1930 елның 19 февралендә Илеш районы­ның Югары Манчар авылында туган. Шәехморза Әхияр улы һәм Гөлзифа Шакир кызы алты бала тәрбияләп үстергән. Хезмәт юлын көтүче булып башлаган әтисе 1930 елда колхоз оештыруда актив катнаша. Төрле елларда колхоз рәисе була. Яркәй МТСы директоры чагында колхозчы­ларның II Бөтенсоюз съезды эшендә катнашып, И. В. Сталин, К. Е. Ворошилов, М. И. Калинин, Н. К. Крупская һәм башкалар белән очраша.
Тормышны ярату, кеше­ләргә, җәмгыятькә файдалы булу – Әхия­ровлар гаиләсендәге төп традиция-ләр. Камил Шәехморза улы әти-әнисеннән нәкъ менә шундый искиткеч сыйфатларны кабул итеп ала һәм балаларына да тапшыра. Аның игезәк кызлары – үз һөнәр­ләрендә танылган белгечләр: Эра – табиб-офтальмолог, Башкортстанның атказанган табибы, Эльза – Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Биохимия һәм генетика институты директоры, биология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, Русия мәгариф академия­сенең мөхбир әгъзасы.
Камил Әхияровның хезмәт юлы Борай районының Чалкак урта мәктә-бе укытучысы һәм директоры вазыйфасында 1951 елдан башлана. Эшен фәнни-тикшеренүләр белән бергә алып бара һәм 1962 елда кандидатлык диссертациясе яклый. 1963 елда Бөре дәүләт педагогия институты проректоры, арытаба ректоры итеп тәгаенләнә. Ул җитәкчелек иткән дәвердә институтның фәнни-педагогик кадрлары составы ныгытыла, матди-техник базасы үсешә, күп кенә яңа белгечлекләр буенча укы­ту башлана. Югары уку йорты студент­ларның спортта, үзешчән сәнгатьтә казанышлары белән дан тота.
1989-2007 елларда М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының мәктәпкә идарә итүнең фәнни нигезләре кафедрасы мөдире булып эшли.
Алтмыш елдан артык актив фәнни эшчәнлек алып бара. Аның тикшере-нү­ләре укучыларның хезмәткә әзер­леген һәм һөнәри юнәлешен камил-ләштерү белән бәйле. Галим фәнни мәктәп булдыра, аның җитәкчелегендә махсус конкурслар программалары, педагогик вузлар студентлары өчен дәреслекләр эшләнә һәм дөнья күрә.
50 елдан артык Камил Шәехморза улы укучылар производство бригадалары хәрә­кәтенә җитәкчелек итә. Алар эшчәнлегенә идарә итүнең педагогик нигезләре укытучылар әзер-ләүнең Бөтенрусия программаларына кертелә, уку әсбаплары нәшер ителә, кандидатлык һәм докторлык диссер-тацияләре яклана.
Укучылар производство бригадалары тарихында буыннар, гореф-гадәтләрнең тирән бәйләнеше чагыла. Әмма соңгы дистә елларда мондый бригадаларның күпчелеге үз эшчән­леген туктатты. Бу хәл авылның киләчәге өчен янучыларны, авыл мәктәбе патриотларын борчый. Шуңа күрә академик Камил Әхияров укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү өлкә­сендә “тынычлыкны бозучы” булып кала. Аның хыялы – һәр мәк­тәптә уку­чылар производство бригадаларын тергезү.
Мәктәпне авыл цивилизациясенең үзенчә­лекле нигезе, дип саный ул. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгының таркалуы әле дә дәвам итүе аны бик борчый. Авылда эш булмау яшьләрне шәһәргә китәргә мәҗбүр итә. Аларның күбесе, югары уку йортларын тәмам-ла­гач, авылга кайтырга ашыкмый.
Камил Шәехморза улы, авылны яңадан тергезү укытучыга бәйле, дип саный. Үсеп килүче буынны иҗтима­гый файдалы хезмәт белән тәрбияләү эшендә әхлакый терәкне нәкъ менә авыл укытучысында күрә. Камил Әхия-ровның ил җитәкчеләренә ачык хаты – аның фикердәш дусты В. А. Сухом­линскийның авыл мәктәбе язмышы һәм мәктәп укучыларын хезмәткә өй-рәтү проблемалары турында Н. С. Хрущевка язган хатының дәвамыдыр, мөгаен.
XX гасыр ахырында илдәге кризис яшь­ләргә мәдәният, мәгариф, һөнәри үзбил­гелә­неш өлкәсендә юнәлеш бирүдә алга китеш тудырганда, Камил Әхияров этнопедагогика­ның теоретик-методологик мәсьәләләренә мөрә-җәгать итә. Халык педагогика­сының фәл­сәфи юнәлешләрен тирәнтен өйрәнеп, ул мәгарифнең яңа парадигмасын уйлап тапканда социаль-педагогик системаларның абстракт бала белән түгел, ә билгеле социаль-мәдәни мохиттә үскән теге яки бу халыкның яшь вәкиле белән эш итүен аңлау зарур дигән нәтиҗәгә килә. Галимнең бу юнәлештә тик-шеренүләре педагогикага гына түгел, ә халыкларның рухи мәдәниятен өйрәнүгә дә зур өлеш кертә.
Бергә эшләгән хезмәттәшләре, укучылары, шулай ук аны яхшы белгән галимнәр Камил Әхияровны “Башкортстан Сухомлинские” дип атый. Моның аңлатмасы гади. Ул К. Д. Ушинский, Н. К. Крупская, А. С. Мака­ренко, В. А. Сухомлинский һәм баш-каларның хез­мәтләре белән кызыксынып кына калмыйча, аларны киң куллана һәм үстерә. Галимнең күп-санлы чыгышлары, китаплары күренекле галимнәрнең теоретик мирасын өйрәнүгә багышланган.
Камил Шәехморза улы күренекле халык педагогы, Социалистик Хезмәт Герое В. А. Сухомлинский белән очрашуын һәм аның белән дус булуын язмыш бүләге, дип саный. “Башкортстан Сухомлинские” өчен бу дуслык тәрбия мәсьәләләрендә чын гуманистик алым куллану мөһимлеген, педагогик йогынты объекты — кечкенә кешегә эчкерсез мәхәббәт кирәклеген аңлауга китерә. В. А. Сухомлинский идеяләренә таянып, Камил Әхияров мәктәптә Ватан, Кеше, Китаплар, Туган тел мәдәнияте булганда гына, ул чын мәдәният чыганагына әверелә, дип саный.
Камил Әхияров фәнни кадрлар әзерләүгә һәрвакыт зур игътибар бирә. Бөре педагогия институтында укучыларны хезмәткә өйрәтү һәм тәрбия бирү буенча ул нигегезләгән фәнни мәктәп әлеге өлкәдә фән докторла­рының һәм кандидатларының яңа буынын булдыруга ярдәм итте. Аның башлангычы белән 1992 елда Башкорт дәүләт педагогия институтында диссертация советы ачыла. Аның фәнни җитәкчелеге һәм консультациясе белән педагогика буенча 200дән артык докторлык һәм кандидатлык диссер­тацияләре әзерләнә һәм уңышлы яклана. Күп кенә укучылар шулай ук Мәскәү, Алма-Ата, Казан, Курган, Чиләбе, Киев, Ташкент һәм башка шәһәрләрдә фән кандидаты һәм докторы була.
Камил Әхияровның төп эше иҗти-магый-оештыру эшчәнлеге белән үре-леп бара. 1963 елда ул БАССР Югары Советы, 1964-90 елларда Бөре шәһәр Советы депутаты, 1988 елда СССР халык мәгарифе хезмәткәрлә­ренең Бөтенсоюз съезды делегаты итеп сайлана. 1976 елдан Русия Педагогика җәмгыя­тенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе президиумы рәисе, Русия Фәннәр академиясе политехник белем бирү һәм авыл мәктәбе буенча фәнни совет әгъзасы, Чиләбе дәүләт университеты каршындагы диссертация советы әгъзасы, Русия Фәннәр академиясе Көньяк Урал фәнни белем бирү үзәгенең Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе.
Эш чорында танылган шәхесләр – И. Эренбург, С. Михалков, М. Шолохов, М. Кәрим, Г. Жуков, М. Гәрәев, генерал С. Ковпак, З. Нуриев, М. Шакиров, Н. Эммануэль, Индира Ганди, Мао-Цзедунның хатыны Сун-Син-Лин, илнең күп кенә күренекле галимнәре белән очраша. Галимнәр, мәгариф җитәкче­ләре белән очрашулар Һинд­стан, Франция, Кытай, Төркия, Германия һәм башка илләрдә дә уза.
Камил Әхияров педагогика проблемалары буенча 700дән артык фән­ни, фәнни-методик эш авторы һәм автордашы булып тора. Аның авылдагы гомуми белем бирү мәктәбе, җитештерү, политехник белем бирү проблемалары, укучылар бригадаларын оештыру теориясе һәм практикасы, халыкларның этнохезмәт һәм этномәдәни традицияләре, профильле укыту проблемалары буенча хез­мәт­ләре киң билгеле.
Башкортстанда беренче булып Борай районы Чалкак мәктәбе нигезендә урта хезмәт политехника мәктәбен ача һәм укучылар производство бригадасын оештыра; республи­каның авыл урта мәктәпләре директорлары арасында беренче педагогия фәннәре кандидаты (1962 ел), беренче педагогия фәннәре докторы (1974 ел) һәм Русия мәгариф академиясенең мөх­бир әгъзасы (1996 ел); ул республикада 1964 елда Украина Мәгариф министр­лыгының А. Макаренко медале белән бүләкләнгән бердәнбер кеше; В. Сухомлинский һәм М. Кәрим медаль­ләрен гамәлгә куюны оештыра.
Камил Шәехморза улы тормышта үз принципларына таянып эшләүче кеше. Менә аларның кайберләре:
“Кеше хезмәттә генә данлыклы һәм бөек шәхескә әверелә ала!”
“Мин дусларымны һәр трамвай тукталышында алыштырмыйм”.
“Әйдәгез, бер-беребезне бизик!”
“Син, әлбәттә, яхшы кеше, әмма тагын да яхшырак була аласың”.
“Һәр нәрсәнең чамасын белергә кирәк...”
“Үткәннән башка киләчәк юк, бары тик кыргыйларның гына тарихы юк”.
Камил Әхияров – ышанычлы большевик-коммунист. Аны “кызыл академик” дип атыйлар.
Акыл чыганагы булып торучы кешеләр бар. Аларга барысы да тартыла, аларның киңәшләре кыйммәт, алар белән аралашу җанга сихәт бирә, алар белән хезмәттәш­лек итү тормышта сирәк эләгүче уңыш. Камил Шәехморза улы безнең өчен шундый шәхес булып тора.

Раил Әсәдуллин,
Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф,
мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе,
2005-18 елларда М. Акмулла исемендәге
Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры,
педагогия фәннәре докторы, профессор.

Әлфис Гаязов,
Башкортстан Фәннәр академиясе президенты, 2011-15 елларда
Башкортстанның мәгариф министры, Русия Мәгариф академиясенең
мөхбир әгъзасы, педагогия фәннәре докторы, профессор.

Салават Усманов,
Башкорт дәүләт университетының Бөре
филиалы директоры, физика-математика
фәннәре докторы, профессор.

Эдуард Хәмитов,
1983-2005 елларда М. Акмулла исемендәге
Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры,
Башкортстан Фәннәр академиясенең
шәрәфле академигы, педагогия фәннәре докторы, профессор.
Читайте нас