+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Шәхес
23 Февраля 2020, 07:45

Азат Фазлыйәхмәтов мәктәптән соң ничек милициягә эләккән?

"Юлдаш" радиосының билгеле алып баручысының тормыш юлында шундый кискен борылышлар да булган.

"Юлдаш" радиосының билгеле алып баручысының тормыш юлында шундый кискен борылышлар да булган.
Благовещен педагогия училищесын тәмамлаган яшь укытучы Дәүләкән районының Чуенчы мәктәбендә башлангыч сыйныфларда белем бирә, бераздан югарырак сыйныфларда укытуга күчә.
Ә берничә елдан, тормыш юлында кискен борылыш ясап, Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы буенча Эчке эшләр бүлгендә эксперт-криминалист булып эшли башлый.
Ә өч елдан соң, лейтенант званиясенэ житеп, йолдызларны погоннарда түгел, сәхнәләрдә саный башлый - ул 20 ел буена радиода хитлар парады алып бара. Анда республиканың танылган җырчылар белән беррәттән, сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы яшьләр дә катнаша.
Радиода иң популяр тапшыруларның берсе булган "Хит парад" башкача эфирга чыкмаячак дигән хәбәр ишетелгәч, без бу хакта Азат Фазлыйәхмәтовның үзеннән белергә булдык. Ул безгә болай дип җавап бирде:
- "Хит парад" ике дистә ел буена "йолдызлар" барлый. Бик күпләрне ул кабызды. Бәлки үзенең миссиясен инде үтәгәндер... Хәер, бу сорауга төгәл җавапны беләсегез килсә, 27 февральдә Уфаның Балалар филармониясенә килегез! Анда радиотапшыруның сәхнә версиясен карагач, бу сорауга төгәл җавап табарсыз!
Чакыруны кабул иттек. Көтәбез!
Фото: vk.com сайтыннан
Читайте нас