1981-2011 елларда Мисырны җитәкләгән Хөсни Мөбәрәк 91 яшендә вафат булган.
Мисырда каты авырудан соң илнең элекке Президенты Хөсни Мөбәрәк вафат булды, дип хәбәр итә El Watan. Мөбәрәк 30 ел дәвамында – 1981-2011 елларда Мисырны җитәкләде.
2011 елның февралендә илдә барган көчле протестлардан соң дәүләт җитәкчесе вазыйфасыннан китте. 2012-17 елларда Мөбәрәк төрмәдә утыра. Аны 2011 елда хакимияткә каршы күтәрелешләрне көч кулланып бастыру һәм йөзләрчә кешенең һәлак булуында гаепләделәр.
Суд аңа гомерлек төрмә җәзасы бирде. Әмма 2017 елның мартында Мисырның Кассация суды элекке Президентны аклады.