Юлия Романчева бу хакта Instagram битендә хәбәр итә.
«Әлхәмдуллаһ!!! Амалия. Бүген минем үзенчәлекле көн», - дип яза депутат үзенең фотоблогында, ул анда Чечен Республикасының Баш мөфтие белән янәшә тора.
Чечен Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте фотоблогында бу хакта хәбәр пәйда булды: "Мөфти Салах-Хаҗи Межиев аның белән Ислам динен кабул итү тантанасын үткәрде һәм дини әдәбият бүләк итте. Тантана ахырында яңа мөселман кызы Чечня мөфтиенә аңа күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде".
Депутатның "Эхо Москвы" радиосында белдерүенчә, аның өчен "тирән ихтирамга ия сәясәтче, зур йөрәкле һәм дөрес фикерләүче кеше - ул Рамзан Әхмәт улы Кадыйров.
Уфа шәһәр Советындагы эшчәнлектен тыш, Юлия 3 аутсорсинг компаниясенә җитәкчелек итә.
Фото: Instagram Юлии Романчевой