+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
4 март 2020, 07:39

Фидан Гафаров инде чынлап чирләгән

Бу хакта аның улы Азамат хәбәр итә.

Бу хакта аның улы Азамат хәбәр итә.

Башкортстанның сәхнә йолдызы Фидан Сафа улының автоһәлакәткә юлыгуы турында хәбәр ялган булып чыккач, барыбыз да шатланган иде. Инде тагын күңелсез хәбәр.

Узган шимбәдә Фидан Гафаровны Уфада ашыгыч рәвештә дәваханәгә салганнар. Шул ук көнне аңа операция ясап, гомум палатага күчергәннәр.

Билгеле булганча, аның бөердәге ташларын алганнар. Аның улы Азамат әтисе үзен яхшы хис итүен һәм бүген, 4 мартта, ул инде өенә кайтачагын хәбәр итте.

Тизрәк савыгып, янә сәхнәләрне балкытыгыз, Фидан абый!
Фото: proufu.ru
Читайте нас