Аның тормышы һәм карьерасы күп очракта кызыклы киносценарийны хәтерләтә. Легендар җырчы шәхесе тирәсендә һәрвакыт күпсанлы имеш-мимешләр йөргән.
Егерме яшьтә җырчы Бөтенсоюз данына ия була. Еш кына аның үзен генә түгел, ә концерттан соң утырып китәргә теләгән автомобильләрне дә кулда күтәреп йөртергә теләүчеләр күп була. Мөслимгә кагылырга һәм хәтта аның киемен кисеп алырга омтылалар. Артистның кунакханә балконнарыннан аны күрергә килгән халыкка акча ыргытуы турында да сөйлиләр.
Мөслим Магомет углы интервьюларга сирәк ризалаша һәм мондый уйдырмалардан көлә торган була. Артистның озак вакытлар Мәскәүдә үз торагы булмаган, шуңа күрә ул «Россия» кунакханәсендә биш бүлмәле люкста яшәгән. Биредә аның барлык акчасы да сакланган, күпсанлы дуслары аннан бурычка алып торган.
Нәкъ менә шул акча мәсьәләсе җырчыны социалистик милек урлауга каршы көрәш бүлегенә чакыру өчен сәбәп була. Бу артистка Ростовтагы 45 меңлек стадиондагы концерт өчен өчләтә гонорар, ягъни алты йөз сумга якын акча түләгәннән соң була. Хәл җинаять эше кузгатуга кадәр барып җитмәгән, әмма күпмедер вакытка Магомаевка Әзербайҗанда гына чыгыш ясарга рөхсәт иткәннәр. Мондый хәл бер елга якын дәвам иткән, тик КГБ җитәкчесе Юрий Андропов артистның аның ведомствосының бәйрәм концертында катнашуын таләп иткәч, бөтен тыюларны шунда ук алып ташлыйлар.
Ә сез Мөслим Магомаевны тыңлыйсызмы, яратасызмы, дуслар?
Фото: lesmi.ru