+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
20 март 2020, 11:20

Радий Хәбиров туган көненә нәрсә сорый?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка бүген 56 яшь тулды. Төбәк җитәкчесе үз адресына күпсанлы котлаулар һәм җылы теләкләр ала.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка бүген 56 яшь тулды. Төбәк җитәкчесе үз адресына күпсанлы котлаулар һәм җылы теләкләр ала.

Ул хәтта теләгән бүләкләренең исемлеген дә бәян иткән һәм бер генә пункт язган - кешеләргә ярдәм.

Радий Хәбиров акчаны Уфада хоспис төзелешенә тотынылачак махсус исәпкә күчерүне иң яхшы бүләк дип атады. Башлык теләсә нинди суммага шат булачак, дип билгеләп үтте "Башинформ" Директорлар советы рәисе Ростислав Мурзагулов. Ул республика халкын, барлык квитанцияләр дә халыкка җиткереләчәк, дип ышандырды.

"Радий Хәбировның туган көненә Уфа хосписы төзелешенә теләсә нинди суммага квиток иң яхшы бүләк булачак. Барлык квитанцияләр да халыкка күрсәтеләчәк. Акчагызны һәм вакытыгызны теләсә нәрсәгә туздырмагыз. Әйдәгез, игелекле эш башкарыйк. Мин үз бүләгемне ясадым инде... Сораучыларга әйтегез", - дигән Ростислав Морзагулов.

Хоспис төзү өчен хәйрия ярдәме күрсәтүнең реквизитлары::
Благотворительный фонд «Иман-Башкортостан»
ИНН 0274947160 КПП 027401001
р/с 40701810906000000289
кор/с 30101810300000000601
Башкирское Отделение №8598 ПАО СБЕРБАНК в г.Уфа
БИК 048073601
Назначение платежа: Добровольное пожертвование

Фото: "Баш ньюс"
Читайте нас