Күренекле татар язучысы һәм галиме Хәсән Сарьянның тууына — 90 ел
Бу язучының авыл тормышыннан алынган “коеп куйган” хикәяләре “Казан утлары” журналында басыла башлау безнең буынның әсәрләр уку гына түгел, аларны иҗат итәргә дә омтылган үсмер елларына туры килә. “Әткәм һөнәре” повестен йотлыгып укыган чаклар да онытырлык түгел. Аннары шул исемдәге һәм “Туган як хикәяләре”, “Классташлар”, “Күңел моңнары” дигән җыентыклары кулыбызга килеп керде. Әле, бу мәкаләгә тотыныр алдыннан, “Казан утлары”ның 20, 30, 40, 50 еллар элек чыккан саннарыннан Хәсән Сарьян әсәрләрен, шулай ук әдипнең иҗаты һәм тормышы турында татар әдәбиятының күренекле вәкилләре — халык язучылары, халык шагыйрьләре мәкаләләрен тагын бер тапкыр укып, күп нәрсәләрне искә төшердем.
Булачак язучы 1930 елның 24 мартында Илеш районының Иске Аю авылында хәлле тормышта яшәгән Мәдхиҗамал һәм Салихҗан Хәсәновлар гаиләсендә туган. Әти-әнисе аны, берничә кыздан соң туган ир затын, борынгы бабаларыбыз мисалында алтынга тиңләп, “Сарыҗан” дип атаган. (Урысча, әлбәттә, Сарьян дип язылган). Иске Аю — Сөн елгасының Агыйделгә койган урынына якын гына элеваторлы һәм пристаньлы авыл. Малай шунда пароход тавышларын тыңлап үсә. (Соңрак ул тавышлар аның әсәрләренә дә килеп керә). Алты яшендә әтисез кала. Колхозга үз тегермәне белән кергән Салихҗан ага ул чор тормыш-көнкүрешен күңеле белән кабул итеп бетермәгән булса кирәк, яңа түрәләрнең берсе белән ачыктан-ачык сөйлә-шүдән соң аны йөрәк өянәге кара гүргә алып киткән. Нибары 48 яшендә!
Сарыҗан-Сарьян башлангыч белемне — туган авылында, җидееллык-ны күрше авыл мәктәбенә йөреп ала. Үз тиңдәшләренә хас булганча, бәләкәйдән үк эшкә җигелә, ятимлек тә моңа мәҗбүр итә. Рәхимсез сугыш елларының бөтен авырлыгын үз җилкә-сендә татый. Сугыштан соң да әле ул, нужа тырнагыннан тиз генә ычкына алмыйча, авылдан-авылга һәвәскәр сукыр артистларны җитәкләп (администраторлары кебегрәк), тамак ялына концерт-спектакльләр күрсәтеп йөрергә мәҗбүр була.
Хезмәт сөюче гаиләдә Елкы елында Кучкар йолдызлыгы астында туганга да аңа ат-елкыдай хезмәт итү, тырышлык һәм зирәклек сыйфатлары бирелгәндер. Колхозда җигелеп эшли. Авыл клубы мөдире итеп тә куялар. 1948-51 елларда Бөре педагогия училищесында укый. Аннары Уфада педагогия институтында белемен камилләштергәндә хикәяләр дә яза башлый. Кызыл диплом алгач, “Кызыл таң” гәзитенә әдәби хезмәткәр итеп җибәрәләр. Шунда эшләгәндә аның Казанда тәүге хикәяләр җыентыгы нәшер ителә. Кардәш ике телне дә яхшы белгән милләттәшебез “Совет Башкортостаны” гәзитендә һәм “Һәнәк” журналында да эшләп ала. 1957-60 елларда ул — Башкорт дәүләт университеты укытучысы. Татар теле һәм татар әдәби теле тарихы буенча студентларга лекцияләр укый.
Иҗаты, эше көйле генә барган әдип һәм галим 1960 елда гаиләсе белән Казанга күченеп китә. Туган телебездә иркенләп язар һәм китаплар чыгарыр өчен. Казан аны, әлбәттә, кочагын җәеп каршы алмый, шикләнеп караучылар күп була: туган республикасында ниләр эшләгән, монда килергә нәрсә мәҗбүр иткән? Мондый караш аркасында күңеле ниләр кичергәнен ул үзе генә белә, ләкин кире чигенергә уйламый, ни күрсә дә, шушы каты туфракта калуны һәм тамырлануны максат итеп куя.
Бару белән “Азат хатын” (хәзерге “Сөембикә”) журналына җаваплы
секретарь булып эшкә керә. Соңрак СССР Әдәбият фондының Татарстан бүлекчәсенә, республика Язучылар берлегенең проза секциясенә җитәкчелек итә. “Идел” альманахы мөхәррире дә була.
Тәүге хикәяләр җыентыгын бик яшьли чыгарса да, Хәсән Сарьян Казанда башта үзен җитди тел белгече, аннары гына проза остасы итеп таныта. Уфадан барып, Казан әдипләрен туган телебезнең нечкәлекләрен аңларга, сүзләрне белеп, дөрес кулланырга өйрәтә башлый. Андагы гәзитләрнең, радиотапшыруларның шактый чүпләнгән, бозылган телен анализлап язган мәкалә һәм чыгышлары бик вакытлы һәм кирәкле булып чыга. Тел өлкәсендә абруй казанып, Татарстан радиосында даими тапшырулар алып бара. Якташыбызның бу җәһәттән “Уеңны уйдырып сал” (1977) дигән тел, әдәби осталык турында мәкаләләр җыентыгы да шактый әһәмиятле. Ул, шулай ук, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н төзүдә актив катнаша. (Бу гаять зур күләмле өчтомлык 1977-81 елларда 25әр мең тираж белән басылды).
Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” повесте басылган “Казан утлары”ның кулдан-кулга йөртеп укылуын, аның буенча көчле бәхәсләр баруын хәтерлим. Бәхетле гаиләдә берсеннән-берсе таза, чибәр биш малай үсә. Сабантуйлар, авылның самими гадәтләре, Агыйделдә сал агызулар... Шулай кинәнеп яшәргә тиешле егетләр тормышның кайсыдыр борылышында төрле сәбәпләр аркасында эчкечелеккә бирелә. Дүрт ир-егет котылгысыз үлемгә дучар була. Кызганычка каршы, укучыга тәкъдим итәр алдыннан авторны әсәренең кискен урыннарын кыскартырга, бераз шомартырга мәҗбүр итәләр. “Бер ананың биш улы”нда саллы каләмле әдип җәмгыятьтә кеше җанын таркатырга үрелгән астыртын көчләрне алдан сизенеп, тормышны кырыс чынбарлыгы белән сурәтләп бирде һәм шуның белән сиксәненче еллар прозасында иң көчлеләр рәтенә басты”, — дип билгеләп үтте Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев. Повесть китап булып 1979 елда — авторның вафатыннан соң нәшер ителә. Бер юаныч бар: әсәрнең төп нөсхәсе исән калса, яңа заман аны соратып ала, күтәреп чыга.
Менә әле генә мин Сарьянның гомеренең соңгы айларында язып бетергән “Җәза” повестен яңадан укып чыктым. (Ул “Казан утлары”ның 1980 елгы 3нче санында Гариф Ахуновның баш сүзе белән басылган). Балачак хатирәләренә, әтисе язмышына кагылышлырак бу әсәрне башлар алдыннан әдип 1978 елның җәй уртасында ике-өч атнага туган якларына, Иске Аюга кайтып, материаллар туплый. Аңа хас үткен, төгәл, образлы тел белән, авылны, аның кешеләренең психологиясен белеп язылган бу әсәр бернинди заманда да, кайсы гына иҗтимагый корылышта да кыйммәтен югалта торган түгел.
Әдип-галим 1966-67 елларда ук иҗат иткән, Татарстан китап нәшриятының 1968 ел планына кергән, редакцияләнгән, типографиягә төшеп китәрлек итеп әзерләнгән, ләкин чыкмый калган “Нокталы өтер” повесте турында шул заманда ук әдәби һәм гыйльми даирәләрдә сүз куертылып ала иде. Шул исәптән Уфада да. Чөнки аның эчтәлеге Сарьянның Башкорт дәүләт университетында укытып йөргән көннәренә бәйле вакыйгаларга корылган. Әсәрнең уңай һәм тискәре геройларының чалымнары шул дәвер галим-укытучылары тормышыннан алынган. Бераз вакыттан соң мин дә ул университетта укыдым. “Нокталы өтер”дәге образлар менә шушы, менә шушы”, дип сөйлиләр иде анда.
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин әсәрне укучыга җиткерү мәсьәләсен 1987 елда янә күтәреп чыкты. Ул болай дип язды: “Әсәр сатирик формада тасвир кылынса да, бүгенге күзлектән караганда бик реаль вакыйгалар булып кабул ителә. Аның үзәгендә — фән дөньясына очраклы килеп кергән кешенең фаҗигасе. Әлеге “тел белгече”нең ничек карьерага үрмәләве һәм карьераның юкка чыгуы турында ул повесть. Җәмгыятебез торгынлык кичергән чактагы тискәре күренешләрнең бер ягы чагыла анда. Үз вакыты өчен генә түгел, хәтта, мин әйтер идем, бүгенге көн өчен дә шактый кыю әсәр. Заманчалыгын тамчы да югалтмаган дип уйлыйм мин аны... Вакытында ни өчен басылмыйча калгандыр ул? Бәлки, дәрәҗәлерәк берәрсенә ошап бетмәгәндер. Бәлки, кемнәр-дер әсәр геройлары арасында үз-үзләрен таныгандыр. Ничек кенә булмасын, кайчандыр эшләнгән хатаны төзәтергә кирәк...”
“Казан утлары”ның 2000 елгы 3нче санында Хәсән Сарьянның якын дусларыннан берсе, язучы һәм тәрҗемәче Лирон Хәмидуллин түбәндәгечә ачыклык кертте: “Рухланып иҗат ителгән, нигездә татар теленең үз халәтенчә яшәеше өчен нәни көрәш мәйданы буларак төсмерләнгән ул әсәр соңрак авторына бик күп күңелсезлекләр китерде. Бу әсәрнең язмышы Сарьянга иң авыр тәэсир иткән, җан әрнүен кузгаткан нәрсә булды.
Башта әсәрне нәшрият та, әдәби журнал редакциясе дә хуплап кабул иттеләр шикелле. Һәрхәлдә, ул 1968 ел урталарында китап рәвешен алачак иде... Ул китапны чыгармаска дигән карар шул елның март аенда гына сайланган Язучылар берлеге идарәсендә кабул ителде. Көн тәртибенә кертелмәгән ул мәсьәлә үзеннән-үзе калыкты дисәм дә ялгышмамдыр. Хискә бирелүчәнрәк бер өлкән шагыйребез сүз башлап: “Сарьян безнең галимнәребезне мыскыллап язган китап чыгарырга йөри. Телче галимнәребез бармак белән генә санарлык. Ул китапны чыгармаска кирәк”, — диде. Аның фикерен хуплаучылар булды. Шулай итеп, иҗатчының төн йокылары исәбенә язылган бер хезмәте сызып ташланды.
Шул вакыйгадан соң Сарьян байтак еллар күләмлерәк әсәр өстендә эшли алмады. Рецензия-тәкьдимнәр, кечерәк күләмле мәкаләләр язуга күчте. Гәзит битләрендә һәм радио тапшыруларында татар теленең көндәлек кулланылышына багышланган очерк-язмалары күренгәләде. (Аның каләмдәшләренең иҗатын барлап, тел, стиль җәһәтеннән үрнәк төзәтмәләр тәкъдим итеп язган мәкаләләрнең саны гына да ике йөздән артык). Аларның бер өлеше 1977 елда басылып чыккан “Уеңны уйдырып сал” китабында урын алган”.
Күп заманнар үткәч булса да хата төзәтелде — 1990 елда “Нокталы өтер” китап булып басылып чыкты.
Хәсән Сарьян хәләл җефете Фирүзә Еникеева-Хәсәнова белән өч ул үстерә. “Әткәй мәңгелеккә киткән 48 яшь бусагасын үтсәм, әнкәй кебек озак яшәячәкмен”, — дип әйтә торган була ул гомеренең соңгы айларында.
Ул 1978 елның 21 сентябрендә, 49нчы яше белән барганда, арабыздан китә.
Әмирхан Еники,
Татарстанның халык язучысы:
—Үз гомеремдә миңа күп кешеләрнең дөньядан китүләрен күрергә туры килде, арада бик үкенечлеләре дә булды, әмма ки Сарьян үлеме шикелле хәйран иткән үкенечлесе минем өчен юк, булмады. Һәм бик озак мин, бу югалту белән һич кенә дә килешә алмыйча, дөресен генә әйткәндә, көтелмәгән сәер үлемнең чын сәбәбен дә аңламыйча шактый аптырап йөрдем...
...Еллар узды... Мин Сарьянны үлгәннән соң гүя ныграк аңлый башладым. Гүя аның тумыштан ук билгеләнгән язмышы миңа тирәнрәк ачылгандай булды. Ә язмыш дигәнең, яшерен кодрәткә ия бер көч шикелле, кеше белән сиздерми генә идарә итә, диләр. Шулайрак аңларга өйрәнгәнбез без аны... Менә мин дә шуны истә тотып, тере Сарьянны еш кына күз алдыма китерәм һәм аның шул чактагы рухи халәтен аңларга тырышам. Әйтергә кирәк, миңа мәрхүм Сарьян белән күп аралашырга туры килде. Шуңа күрә һич икеләнмичә әйтә алам: талантлы, дәртле, энергияле, кулыннан һәртөрле эш килүенә карамастан, Сарьянның җаны бервакытта да тыныч була алмады, ниндидер бер канәгатьсезлек — әллә үзеннән, әллә тормыштан — аның бәгырен гел кимерде дә торды. Хәтта яшьлеге, тазалыгы китергән, мәхәббәттә яки эшендә уңышлар китергән шат, ваемсыз чакларында да ул әлеге каядыр тирәндә яткан канәгатьсезлек тойгысыннан котыла алмады. Аның бу хәлен, үзе телдән әйтеп бетермәсә дә, мин ничектер сизмичә калмый идем. Бигрәк тә моңаеп җырлаган чакларында аңарда, җан тынычсызлыгы өстенә, тагын ниндидер яшерен хәсрәтле сагышы да бар кебек тоела иде. Ә ул, мәрхүм, озын көйләрне үзенчә бер тою белән, тавышын да артык көчәйтмичә, бик үтемле итеп җырлый торган иде... Менә шуларның барысын да искә төшергәч, аның кыска гомерле булуы башта ук тәкъдиренә язылмады микән дигән уй ирексездән күңелгә килә дә инде. Чөнки тирән торгынлыкка төшкән кешеләрнең озак яши алмаулары — тормышта булгалый торган хәл. Моны инкарь итүе читен.
Сарьянның бөтен тормышы һәм рухи халәте без уздырган ясалма-ялган заман белән турыдан-туры бәйләнгән иде. Аның күңел сизгерлеге һәм эчтән уйланулары күпләрнекеннән тирәнрәк тә, газаплырак та булып чыкты.
Гариф Ахунов,
Татарстанның халык язучысы:
— Көтә иде ул 50 яшьлек бәйрәмен. Җиңне ныграк сызганып, йөрәксенебрәк тотынган иде иҗат эшенә. Әллә элеккерәк елларда китаплар язасы вакыты тормыш мәшәкате белән узгангамы — соңгы ике елда ул бер-бер артлы ике повесть тәмамлаган һәм әле шушы якын арада язасы әсәрләренең сюжетын каләмдәш дуслары белән теләбрәк уртаклаша башлаган иде. Ә бит язасы материалы күп иде аның, бик күп иде.
Аның эш бүлмәсендә бик пөхтә итеп, бөтен стенаны тутырып, үз кулы белән ясаган шкаф бар. Анда бик тә сайлап, бөртекләп җыйган дөнья әдәбияты хәзинәсе бар. Шунда ук Хемингуэйның мул сакал эченнән ифрат та ягымлы елмаеп торган портреты бар. Хемингуэй аның кумиры иде.
Менә соңгы баруда, үлеменә бер ел тулганны билгеләргә килгәч, без аның бүлмәсендә яңа бер әсәр — Сарьянның үзенең портреты өстәлгәнне күрдек. Яшь рәссам әдипнең портретына аның барлык хыялын, тормышын, яшәү рәвешен һәм рухи дөньясын салган.
Столяр верстагы янында таза беләкле, хезмәт кешесенә хас зур куллы берәү күлмәкчән утыра. Җиңнәрен сызганып куйган. Йөзе нык, карашы нык, күңеле тулы уй. Арткы планда чарлаклы, сары бүрәнәдән салган йорт, бүкәнгә чабып куйган үткен балта, тәрәзә рамы күзгә ташлана; верстак каршысында — яшел ябалдашлы агач, ябалдашта — ике бит кәгазь; портретның өске өлешеннән Хемингуэй карый — җанлы, тере Хемингуэй; һәм шуннан тагын да өстәрәк — Сарьян үзе, хатыны һәм нәни уллары. Әйбәт тотып алган аның дөньясын яшь рәссам. Ул җир кешесе иде, ул табигатьне, хайваннарны, урман-суларны үлеп ярата иде — табигать белән багланышын ул күңелгә җыеп асрый һәм гаять матур итеп үз кулы белән салган йортларына күчерә иде. Әйе, балта остасы иде ул — шул хакта “Әткәм һөнәре” дигән повесть язды, повестьны укучылар да, язучылар җәмәгатьчелеге дә бик хуплап каршы алды. Әсәр сулышының киңлеге, кешеләренең матур күңелле, эшчән булулары белән безне сокландырды.
Туган илебезнең уяу сакчысы иде ул — шуны “Бер ананың биш улы” повестенда да, хикәяләрендә дә, мәкаләләрендә дә исбат итә алды.
Марсель Галиев,
Татарстанның халык язучысы:
— Сарыҗан... Сарьян... Борынгыдан килгән әнә нинди мәгънәле исем кушканнар икән аңа. Сәер дә, серле дә. Бер ишетүдә хәтердә уелып та кала. Әдәбиятта үз тәхетен тоткан проза остасы Хәсән Сарьян тормышта да, исеменә хас булганча, үзенчәлекле шәхес иде. Мин аны беренче күрүдә ошатып та бетермәдем шикелле. Кырыс күренә. Төмсәрәк чырай. Аз сүзле. Кара кысалы калын күзлек, кара чәч, үҗәт кысылган иреннәр, каш арасыннан маңгайга таба үрләгән таләпчән ике җыерчыкны да өстәгәч, тиз генә якын мөгамәләгә кереп китәрдәй, күңел капкалары шар ачып ташланган беркатлы шәхес дип уйламыйсың аны.
Нәзберек гөл шытымын иң нечкә тамырларына кадәр икеләнмичә казып алган кебек, һәр сүзне ул кадерләп, күкрәк эченнән ала, җеген җеккә китереп, ашыкмыйча әйтә, нәкъ язуындагы кебек, тулы җөмлә белән сөйли.
Гадәттә, роман-повестьлар укыганда аны язган әдипнең йөз-кыяфәтен үзеңчә күз алдыңа китерәсең. Китап битендәге вакыйгалар аша хәтта тавышына кадәр ишеткәндәй буласың. Ә инде үзе белән чынбарлыкта күреп танышкач, күңелеңдә яралган сурәттән шактый аермалык күреп нәүмизләнәсең. Бары тик ныклап аралаша башлагач кына бу аерма бетә, килешәсең, күнегәсең.
Хәсән Сарьянның бикле күңел дөньясын аз гына булса да ачып карау, аңлау өчен шактый аралашырга, төнге Казан урамнарын бергә гизәргә, озын юлларга чыгарга, иҗади бәхәсләр белән шаулы яшәп алырга кирәк иде әле.
...Аның “Бер ананың биш улы” повесте басылып чыккан вакыт иде. Үзенең яратып язган әсәрен халык хөкеменә тапшыру — язучы өчен сирәк бәйрәмдер. Гадәттә дача киемнәреннән генә йөрергә яраткан Сарьян абый ул көннәрдә саргылт төстәге яңа плащ киеп, кулына дипломат тотып, нәшриятка килә иде. Бөтенесе дә кулын кысып котлыйлар. Аның йөзендә эчке матурлыгын чак кына тоеп торган канәгатьлек һәм шул ук вакытта үзе генә белгән ризасызлык та чагыла. Повесть мөхәррирләр тарафыннан кыркылып төзәттерелмәсә, нәкъ ул язганча басылса, тәэсире тагын да көчлерәк буласы иде.