Их, Роберт абый, Сез дә китеп бардыгыз... Урыныгыз оҗмахта булсын.
Тезелешеп киткән кошлар кебек,
Бер-бер артлы китә шәхесләр.
Сез дә югалдыгыз, җирдә калды
Сүзләр белән салынган эзләр...
Үзебезчә, гади итеп кенә,
Матур итеп җанга тидергән
Сезнең кебек шагыйрь туар микән?
Булыр микән тагы бу җирдә?
Ышаналмый һаман торам әле,
Арыналмый авыр уйлардан.
Мәңгелекә китте...
Әллә калды
Шигырьләрдән үргән юлларда.
Фото: Флера Шәрипова