Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу: “Хәлең ничек, Әти?!” - дигәч, күземә мөлдерәп карап: “Әллә ни түгел бит әле хәлләр, кызым”, - дигәне бәгырьләрне өзеп калдырды.
Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу әтисенең инстаграм битен алып бара башлады. Ул да, әтисе кебек, язмаларын «Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге теләкләрем Сезгә! Исән-сау булыйк!» - дип башлый.
Шуннан әтисе белән бәйле хатирәләрне, аның шигырь укыган видеоларын элә.
Менә шул истәлекләренең берсе: “Хәлең ничек, Әти?!” - дисәң гел: “Ярый гына әле болай”, я “ничауа”, - дия иде. Гомергә зарланмады. Хәтта авыртынып торса да, әни белән янында дару-фәлән дип, йөгергәли башласак, “Ярар, гел чир сөйләмәгез әле!” - дия торган иде. Үзе генә дә түгел, янында я чир, я зар сөйләгәнне яратмый иде. Тормышның бары матур якларын күрә белеп, безгә дә шулай яшәргә үрнәк күрсәтеп яшәде!...
Тик соңгы араларда, берсендә: “Хәлең ничек, Әти?!” - дигәч, күземә мөлдерәп карап: “Әллә ни түгел бит әле хәлләр, кызым”, - дигәне бәгырьләрне өзеп калдырды”…