+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
8 Май 2020, 08:03

Рөстәм Нәбиев: "Елап арыгач, барысы белән дә хушлаша башладым"

Омск фаҗигасендә ике аяксыз калган, "үлеп терелгән" батыр якташыбыз кичә "Кызыл таң"ның Инстаграм сәхифәсендә кунакта булды. Кичерешләре турында сөйләгәндә, күпләрнең күзләренә яшь тулды.

Омск фаҗигасендә ике аяксыз калган, "үлеп терелгән" батыр якташыбыз кичә "Кызыл таң"ның Инстаграм сәхифәсендә кунакта булды. Кичерешләре турында сөйләгәндә, күпләрнең күзләренә яшь тулды.

Пандемия бәласе күпләрнең тормышына тискәре йогынты ясый, күңел төшенкелегенә бирелүчеләр арта, тормыш авырлыклары алдында югалып калучылар бар. Ә Рөстәм өстенә тонналаган авырлыктагы плитәләр ишелеп төшкән...

- Плитә астында калгач, шок булды, - дип сөйләде ул. - Мин клаустрофобия белән җәфаланучы кеше буларак, башта паника кичердем. Яшермим, еладым. Миннән ерак түгел шул ук хәлдә калган иптәшләремнең "Әни! Коткар мине!" дип кычкыруларын, елый-елый ярдәмгә чакыруларын ишетеп тордым. Алар арасында үзебезнең Чакмагыш егете дә бар иде. Кызганычка каршы, ул исән калалмады.
Бераздан үз-үземне ничек тә кулга алырга кирәклеген төшендем. Һава җитми иде, сак кына сулыш алырга тырыштым. Бераздан хәл бетә башлады. "Үлемем шул икән", - дидем. Бу вакытта язмышка үпкәм зур иде. Нигә мин шулай яшь килеш үләргә тиеш?! Индирам минсез нишләр? Барлык якыннарым белән хушлаша башладым, кемнәндер гафу үтендем. Аңымны югалта башлаган идем инде, коткаручылар тавышы ишетелде. Каян кинәт көч килгәндер, аңламыйм, әмма ул ташкын кебек зур иде! Мин тавыш бирдем, бераздан тартып та чыгардылар. Башта иркенләп сулыш алдым. Иң татлы һава иде ул. Аякларым нык җәрәхәтләнгән иде. Дәваханәдә мине махсус кома хәленә керттеләр. Җиде көннән Мәскәү госпиталендә уяндым. Минем янда әткәй, абый һәм Индирам басып тора иде. Елмаялар! Мин дә шат аларны күрүемә. Әмма сөйләшеп булмый - бугазда трубка. Шулай күзләр белән генә 15 минутлап сөйләшкәнбездер. Нигәдер аска карадым, ә анда аякларым юк иде... Менә шунда яшен сукты! Ничек? Кая минем аяклар?! Күзләрем белән сорыйм, елыйм, тик минем яндагылар берни аңламый, һаман мине юатуларнында...
Сөйләшә ала башлагач та, Индирага мине калдырып китә алуы, мин аны аңлаячагымны әйттем. Әмма ул минем белән калачагын әйтте. Мин аның шундый көчкә ия булуын күз алдыма да китерми идем, дөресен әйткәндә. Хатыным мин көткәннән дә яхшырак булып чыкты. Әйе, талашып та алган чаклар була, әмма без үпкәләшеп йөрмибез, утырып сөйләшәбез дә, дуслашабыз".
Рөстәм белән бер сөйләшү дә әлләнигә тора - бишмәттән ыгы-зыгылы тормыш тузаннары коела, күңелгә утырган юшкыннар эреп юкка чыга. Ул булдыра! Димәк, бу һәркемнең кулыннан килә. Кайбер сыйфатларыңны тартып чыгарып, барысыннан да алда куярга гына кирәк.

Мөхтәрәм җәмәгать! Бүген 14 сәгатьтә "Кызыл таң"ның Инстарам сәхифәсендә ике республиканың халык артисты Айдар Галимов үзе булачак.
Кушылыгыз безгә!
Фото: vk.com/rustam_nabiev92


Читайте нас