+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
12 Мая 2020, 06:17

Лилия Сәләхетдинова кыз табармы, әллә малаймы?

Бу көннәрдә батыр йөрәкле, шигъри күңелле милләттәшебез тормышында бик җаваплы да, үтә татлы да чорын кичерә. Ул әни булырга җыена.

Бу көннәрдә батыр йөрәкле, шигъри күңелле милләттәшебез тормышында бик җаваплы да, үтә татлы да чорын кичерә. Ул әни булырга җыена.

"Сынаулар айлары узды, консилиумнарда безне: "Өзәргә кирәк!" - дип куркыттылар. Бу котылгысыз хөкем карары кебек яңгырады! Мин барысын да аңлыйм, менә хәзер реамобильдә Мәскәүгә барганда да уйлыйм: без тормыш иптәшем белән җиңел юл сайламадык, гәрчә гомер буе җиңел юл сайламасак та. Куркуга карамастан, без тормышны сайладык һәм мин үкенмим, чөнки бу бик яхшы. Хәзерге вакытта бала сәламәт - бу бәхет түгелме!? Аз гына гына вакыт калып бара, без иншалла, яңа елмаюны күрербез, сабый тавышын ишетербез һәм әти-әни булуның бәхетле минутларын сизәрбез", - дип язган иде ул Инстаграмда.

"Матбугат.ру" хәбәр итүенчә булганча, Лилия малай көтә. "Үземне яхшы хис итәм. Хәзерге вакытта мин Мәскәүнең алдынгы медүзәкләренең берсендә ятам һәм әни булырга әзерләнәм. Ирем әлегә Казанда калды. Баланы Кесарев кисеме ярдәмендә табачакмын", - дип сөйләгән ул журналистларга.

Лилиянең ире Ришат хатыны өчен бик борчылуын, сагынуын әйтә. "Без аның белән һәрчак элемтәдә торабыз. УЗИ буенча безнең улыбыз булачак, мин аның тууын бик көтәм, Лилия һәм бала артыннан Мәскәүгә барачакмын. Бәлки, бу ике-өч атнадан соң ук булыр. Бала табу имин узар дип ышанам", - ди ул.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29124

Фото: matbugat.ru


Читайте нас