+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
14 Май 2020, 05:30

Лилия Сәлахетдинова әни булган!

Баланың хәле ничек?

Баланың хәле ничек?
13 майда танылган шагыйрә һәм Татарстанның «Ярдәм» фонды каршындагы социаль проектлар кураторы Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова) улын тудырган.

"Лилия һәм бала үзләрен яхшы хис итә. Моңа без чиксез шат", - дип язалар "Ярдәм" фондының аккаунтында.

Инстаграмда Лилиянең дуслары да әлеге яңалыкка бик сөенгән, җылы теләкләрен яудырган.

"Афәрин, бик борчылып көткән идек", "Бәхетле әти-әни булып, бәбиләрен бергә шатлык белән үстерсеннәр! Котлыйм әни булуыгыз белән!", "Улыгыз туу белән котлыйбыз", "Бәхетле сабый булсын", — дип яза алар.


Батыр һәм соклангыч кеше Лилияне котлыйбыз, аңа һәм бәбигә ныклы сәламәтлек телибез!

Фото: tatar inform
Читайте нас