+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
18 Май 2020, 10:59

Хәния Фәрхи кызының төшенә "кайткан"

Татарстанның халык артисты, якташыбыз Хәния Фәрхинең туган көне якынлаша. Бу көннәрдә аның турындагы якты хатирәләр яңарган күңелләр күп, билгеле. Якыннарына ул төшкә кереп сәлам бирә.

Татарстанның халык артисты, якташыбыз Хәния Фәрхинең туган көне якынлаша. Бу көннәрдә аның турындагы якты хатирәләр яңарган күңелләр күп, билгеле. Якыннарына ул төшкә кереп сәлам бирә.

"Әнине бүген төштә күрдем.
30 май икән, әнинең туган көне. Бу көнне ике концерт булырга тиеш икән, имеш. Берсе урамда сабантуй кебек. Әни әйтә:
- Бу концертта бик күңелле булырга тиеш, барысы да минем җырларны җырлап, күңел ачсын!
- Әни, халык сине көтә бит! Үзең дә килеп җырла инде бер-ике җыр булса да!
- Юк, кызым, килмим, минем икенче жирдә концертым була!.."
Сөекле җырчыбызның өлкән кызы Алия социаль челтәрдәге сәхифәсендә шулай язган.

Алия журналистлар белән аралашырга атлыгып торучылардан түгел. Шулай да "Шәһри Казан" хәбәрчесенә ул кыска гына комментарий биргән: "Аллага шөкер, балалар белән мәш килеп яшибез. 30 майда - әнинең туган көне. 31 майда улым Рамазанның туган көне, өч яшь тула. 1 июньдә - әтинең туган көне. Рамазан менә шулай әти белән әнинең туган көне арасында туды. Барысы да - Аллага шөкер".

Хәния апа үзе бу хакта кайчандыр болай сөйләгән: "Әле дә оныгым туганга ышанып бетә алмыйм. Бәхетнең бәхете бит бу! Уйлап кына карагыз әле, өч оныгым бар! Башта минем туган көндә, 30 майда туар дигән идек, ашыкмады... Аннары, 1 июнь - Габделхәйнең туган көне, ул көнне туар дип көттек. Ул 31е туды һәм хәзер бездә 3 көн рәттән бәйрәм!"

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29193

Фото: "Татар-информ"


Читайте нас: