Фрид Әрмәншинның вафатына 40 көн тулу уңаеннан.
Тәтешле районы, мәйданы ягыннан республикадагы иң кечкенә төбәк булуына карамастан, озак еллар дәвамында күп кенә өлкәләрдә алдынгы позицияләрне бирми. Моның серен мин районда барлык тармакларның да камил үсеше белән аңлата алам. Иң мөһиме, районда авыл хуҗалыгының тамырына балта чабуга кул куелмады.
Тарихтан билгеле булуынча, 1990 елның 22 ноябрендә Президент Борис Ельцин “Крестьян (фермер) хуҗалыклары турында”, ә икенче көнне “Җир реформасы турында” РСФСР Законнарына кул куйды. Шулар нигезендә колхоз-совхозларны юкка чыгару процессы башланды.
Мин ул вакытта Тәтешледә район Советы рәисе урынбасары вазыйфасында эшли идем. Алга китеп шуны әйтим, берничә елдан бу вазыйфаны район Советы секретаре дип үзгәртте-ләр. Югарыда телгә алынган законнарны тормышка ашыру гамәленнән безнең Башкортстан Республикасы җитәкчелеге дә читтә кала алмады, әлбәттә. Югары Совет аппаратыннан: “Бер атна эчендә район Советы сессиясе үткәреп, колхозларның җирләрен халыкка бүлеп бирергә!” — дигән күрсәтмә төшерелгәч, әзерләнә башладык. Авыл хуҗалыгы буенча даими комиссия өч депутаттан торып, аның рәисе ул вакыттагы “Социализм” колхозы рәисе Хәниф Баймиев иде. Комиссия әгъзалары белән җыелып сөйләштек тә, эшкә башладык. Хәниф Муллаевичның ул вакытта ук авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәсе бар иде. Шуңа безнең эшкә җитәкчелек итүне аңа йөкләттек.
Мин доклад яза башладым. Комиссия әгъзалары көн саен җыелып, аңа үзгәрешләр, өстәмәләр кертә. Докладны тәмамлагач, карар проекты да әзерләдек.
Иртәгә сессия дигән көнне иртә белән җыелышып, барлык документларны күтәреп, район Советы рәисе Фрид Әрмәншинга кердек. Карар проекты белән танышкач, Фрид Мөхәммәтша улының йөзе үзгәреп китте.
— Сез нәрсә, егетләр, миңа районны таратырга тәкъдим итәсезмени?— дип ачуланып безгә карады да, барлык кәгазьләрне күтәреп идәнгә ташлады. “Хуҗа”ның холкын яхшы белгәнгә, без тавыш-тынсыз гына аның кабинетыннан чыгып таю ягын карадык.
Даими комиссия әгъзаларына нәрсә, коридорга чыккач кычкырып бер көлделәр дә, калганын үзең кара инде, дип, кайтып киттеләр.
Беркадәр вакыт үткәч, рәиснең кабинетына кабат керергә җөрьәт иттем. Әйтерсең берни булмаган, ул мине тыныч йөз белән каршы алды.
— Бернәрсәне дә үзгәртмибез, моңа кадәр ничек яшәдек, арытаба да шулай яшәячәкбез.
— Уфа алдында нәрсә дип җавап бирербез?
— Юкка борчылма. Район өчен мин җавап бирәм! — Соңгы җөмләне ул аеруча басым ясап әйтте. – Бар, докладны да, карар проектын да яңадан эшлә. Сессияне билгеләнгән вакытта үткәрәбез.
— Көн тәртибен ничек атыйбыз?
— Районда авыл хуҗалыгын арытаба үстерү чаралары турында, дип языгыз.
Икенче көнне сессия артык шау-шусыз гына үтеп китте. Югары Советка ничек отчет биргәнебезне инде хәтерләмим, хәер бүгенге көндә моның әһәмияте дә юк. Әмма Фрид Мөхәммәтша улының шундый хәлиткеч вакытта үзенә шулкадәр зур җаваплы-лык алырга кыюлыгы җиткәненә әле булса хәйран калам. Шуның нәтиҗәсе буларак, Тәтешле районында күмәк хуҗалыкларны көчләп таркатуга юл куелмады. Бүген дә һәр авылда диярлек гади халыкка эш урыннары бар.
Дөрес, югарыдан төшерелгән әмер буенча “Сельхозтехника”, “Сельхозхимия”, “Агроснаб”, “Сельхозэнерго” район берләшмәләре, хуҗалыкара төзелеш оешмалары бетерелде. Чөнки район җитәкчелеге көче белән генә аларны саклап калу мөмкин түгел иде. Ә менә май заводын саклап калдылар. Алай гына да түгел, кирәкле җиһазлар сатып алып, аның куәтен арттырдылар, электән район колхозларыннан китерелгән сөтне кабул итеп, Яңавылдагы май-сыр комбинатына озату белән генә шөгыльләнгән кечкенә предприятиедә әзер продукция җитештерә башладылар. Әйтик, мин Нефтекамада яшәсәм дә, Тәтешледә җитештерелеп, ярты литрлы пакетларга тутырылган катыкны бик яратам. Чөнки ул яңа гына савып алынган сөттән оетыла. Моңа исә сөтчелек фермаларында бүген дә эш гөрләве нәтиҗәсендә ирешәләр. “Сыйлы көнең – сыердан”, дип, халык юктан гына әйтмәгән, авыллардагы күмәк хуҗалыкларда савым сыерлары асралгач, билгеле инде, ит җитештерү юнәлешендә дә районның уңышлары күпләргә үрнәк булырлык.
Фрид Әрмәншинның колхозда баш агроном, хуҗалык рәисе, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән вакытларын беләм. Район хакимияте башлыгы вазыйфасыннан лаеклы ялга китте. Нинди генә вазыйфа башкаруына карамастан, үзенә йөкләтелгән бурычларны намус белән башкарды. Беркайчан да кемнеңдер аркасына ышыкланып кала белмәде, үз иңнәренә җаваплылык алудан курыкмады. Озак еллар дәвамында аның җитәкчелегендә эшләгән кеше буларак әйтә алам, үзе дә тынгылык белмәде, кул астындагыларга да илке-салкы йөрергә юл куймады. Шуның өчен ул җитәкчелек иткән “Фәнгә” колхозы районда һәрвакыт алдынгылар сафында булды. Күп кенә алдынгы эш алымнары, хезмәт тәҗрибәсе шушы хуҗалык басуларында һәм фермаларында туып һәм ныгынып, башка хуҗалыкларга таратылды.
Фрид Мөхәммәтша улына мондый күркәм сыйфатлар гаилә тәрбиясе аша сеңгәндер, дигән ышанычым зур. Дөрес, мин аның әти-әнисе белән таныш булмадым. Ләкин абыйсын – Мөслим Әрмәншинны бик яхшы белә идем. Ул күптән мәрхүм инде. Ләкин озак еллар дәвамында комплекслы бригада җитәкчесе булып эшләп, халык хәтерендә яхшы истәлекләр калдырган кеше ул Мөслим абый. Беркайчан ялагайлану дигәнне белмәде, җитешсез-лекләргә каршы кыю көрәште, һәрвакыт дөреслек ягында булды. Җаны-тәне белән чын авыл кешесе иде ул!
Мондый сыйфатлар Фрид Әрмән-шинга да хас иде. Нинди генә югары вазыйфаларда эшләсә дә, һәрчак тыйнаклыгы, гадилеге белән аерылып торды.
Район гәзите мөхәррире вазыйфасына мине Фрид Әрмәншин тәкъдим итте.
— Минем фотоны гәзит битенә куйма! Югыйсә, кайбер җитәкчеләр үзләрен гәзит битендә күрергә бик ярата башлады. Һәр санга һич югы бер тәнкыйть мәкаләсе бир. Чөнки халык иң беренче чиратта аларны укый. Шулай эшләсәң, гәзиткә язылуда авырлыклар булмас. Теге яки бу хуҗалыкны тәнкыйтьләгәндә җитәкчесенең исем-фамилиясен күрсәтергә курыкма. Гадел булсаң, минем яктан һәрвакыт яклау һәм хуплау табарсың, — дип фатихасын бирергә дә онытмады.
Эх, әгәр мөмкинлек булса, Фрид Мөхәммәтша улының бу сүзләрен бүген хакимиятнең төрле баскычларында утыручы һәр чиновникның күңеленә салыр идем мин! Чөнки бүген аларның зур күпчелеге матбугатта чыккан тәнкыйть сүзеннән шайтан бисмилладан курыккандай котлары оча.
Ә Фрид Мөхәммәтшинович сүзендә торды. Гәзиттә чыккан һәр тәнкыйть сүзен күтәреп алды. Мондый хәл кайбер җитәкчеләргә, аеруча хакимият башлыгының кайбер урынбасарларына ошап бетмәде, әлбәттә. Шуңа төрле җыелыш-киңәшмәләрдә минем бакчага таш ыргытырга маташып караучылар да булды.
— Мөхәрриргә сүз әйтмәгез. Ул үз эшен бик белеп кенә эшләп йөри, — дип, хакимият башлыгы тиз генә андыйларның авызын яба иде.
Нәтиҗәдә район халкы арасында гәзитнең абруе күтәрелде. Әгәр мин мөхәррир булып эшли башлаган вакытта гәзитнең тиражы 3200 данә булса, биш елдан соң, мин “Кызыл таң” гәзите редакциясенә эшкә күчкәндә, бу күрсәткеч 5 мең ярым данәгә җиткән иде.
Фрид Әрмәншинның үтә дә тыйнаклыгын раслаучы тагын бер мисалга тукталасым килә. Аның тормыш юлдашы Римма Әхәт кызы гомере буе район дәваханәсендә табибә булып эшләде. Намуслы, тырыш хезмәте белән район халкының ихтирамын яулады.
Алтын юбилее уңаеннан Римма Әхәт кызы турында район гәзитендә зур булмаган сурәтләмә бастырып чыгардык. Шул көнне үк мине хакимият башлыгы кабинетына чакырттылар. Фрид Мөхәммәтша улы мине “акылга утыртмакчы” булып сүз башлаган иде, “Юк, бу юлы Сез хаклы түгел, Римма Әхәтовна мондый гына мактауга лаек кеше”, — дип шунда ук каршы төштем.
— Халыкның дөрес аңламавы мөмкин, — дип, ул үзенекен расларга тырышты.
— Безнең халык кемнең кем икәнен яхшы белә. Рима Әхәтовна турындагы бу сурәтләмәне һәр кеше яратып укыячак!
Шуннан соң хакимият башлыгы башкача сүз куертып тормады.
Римма һәм Фрид Әрмәншиннар гаиләдә ике ул тәрбияләп үстерделәр. Олы уллары Руслан әнисе юлын сайлады. Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлап, озак еллар район дәваханәсендә баш табиб вазыйфасын башкарды. Әлеге вакытта — тәҗрибәле хирург. Кече уллары Радмир икътисадчы һөнәрен сайлады. Бүгенге көндә Уфада яши һәм эшли.
Алма агачыннан ерак төшми, — дип халык бик рас әйткән. Әти-әнисенә охшап, Руслан да, Радмир да хезмәтен күңел салып башкаралар, кешеләргә карата игътибарлылар һәм ихтирамлылар.
Узган елның 12 маенда Фрид Әр-мәншинга 80 яшь тулды. Үзенә генә хас тыйнаклык белән ул бу юбилеен да артык зурламыйча, гаиләсе һәм якыннары белән билгеләде. Ә быел апрель башында аны соңгы юлга озаттык. Бу мәкаләм булдыклы җитәкче, яхшы кеше Фрид Мөхәммәтша улының якты истәлегенә бер дога булып ирешсен иде.
Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре,
Әнгам Атнабаев исемендәге
әдәби премия лауреаты.