+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
1 июнь 2020, 12:19

"Әни хәзер йөрми дә, утырмый да, кашык тотып ашамый да"

Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанованың кызы Әлфия Миңнуллина әнисенең авыр хәле турында бәян итә.

Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанованың кызы Әлфия Миңнуллина әнисенең авыр хәле турында бәян итә.

Нәҗибә Ихсанова кебек актрисалар турында "андыйлар дөньяга сирәк туа", диләр. Сәхнәгә ялгызы чыкса да, нуры, заманча әйтсәк, харизмасы белән сәхнәне генә түгел, тамаша залын да тулы итә белгән тагын бер генә шундый актриса бар кебек, ул да булса үзебезнең Сәвия Сираева. Бу ике мәшһүр шәхеснең, гомумән ике республика театрларының җылы мөнәсәбәте халык күңеленә хуш килә, нәтиҗәдә, театр сөючеләр аларның барысына да ихтирам белән карый.

Шуңа да мәшһүр драматург Туфан Миңнуллин һәм Нәҗибә апа Ихсанованың кызы Әлфия Миңнуллинанын "Интертат" хәбәрчесенә әнисенең авыр хәлдә булуы турында бәян итүен барыбыз да авыр кабул иттек.

«Әни хәзер йөрми дә, утырмый да, кашык тотып ашамый да. Бер кешене дә танымый да, сөйләшми дә. Борылып та ята алмый — ничек яткызасың — шулай ятып тора, тәне тишелеп бетмәсен дип әйләндереп яткырабыз. Аны карау хәзер яңа туган бәбине караган кебек. Шприц белән ашатам, авызын ачып ризык капмый.

«Хәерле иртә, әни!» — дисәм, бик сирәк кенә иренен селкеткән кебек була — «Хәерле иртә!» дигән кебек итеп аваз чыгарырга тырыша. Беркөнне: «Без кайда соң?» — дип сорады әле.

Былтыр 30 августта кинәт кенә шулай булды. Мин кара акылым белән инсульт булды ахры дип уйлыйм инде. Аның үз авыруы кинәт андый формага китерергә тиеш түгел иде. Табиблар инсульт дип куймады. Әни кинәт кенә шулай аяктан егылды, сөйләшми башлады.

Августка кадәр безгә кеше гел килә иде. Әле әни урын өстендә ята башлагач та, сентябрь аенда Казанның кызлар гимназиясеннән укучылар килеп җырлап киттеләр. Әни әле аларга кул изәгәндәй итә иде. Хәзер көннән-көн начарлана бара инде.

Артист кешенең бер дә картаясы килми икән. Хәзер менә сөйләшмичә дә ята бит инде, ә үзе өстен алыштырганда күлмәген тарткалап куя, күкрәген каплагандай итә. Татар хатынының, кыз баланың әдәп, тәртип күңеленә сеңгән шул инде. Шушы хәлендә дә ул күренә. Әни бик сабыр инде, бер тавыш-тын да чыгармый. Кайчакта кагылгач, борынын җыерып кына куя да, авырттырдым ахрысы, дип, миңа кыен булып китә…

Хәзер без кеше кабул итмибез. Мин кертмим. Әнине матур килеш истә калдырсыннар иде. Ул хәзер артык ямьле түгел инде».

Нәҗибә апа Уфага бер килүендә без аны интервьюга чакырган идек. Вакытын кызганмыйча, 3 сәгатьләп сөйләшеп утырды ул. Көлештек тә, елаштык та... Актриса булу теләге белән, авылдан яланак Казанга чыгып китүен сөйләгән иде ул. "Сандалины саклыйм янәсе, кулга тотып барам", - дигән иде апабыз. Яланаяклы кыз янә юлда кебек тоела бүген...

Тулырак: intertat.tatar

Фото: "Матбугат"


Читайте нас: