Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов коронавирус эләктергән һәм хәзер стационарда дәвалана.
Бу хакта UFA1.RU хәбәр итте.
"Мортаза Гобәйдулла улы дәваханәдә табибларның күзәтүе астында. Аның хәле авыр түгел", - дип билгеләп үтелә.
Сәясәтче республика белән 1993-2010 елларда җитәкчелек итте. Агымдагы елның февралендә аңа 86 яшь тулды.
Күптән түгел «Бердәм Русия» партиясеннән депутат Рөстәм Әхмәдинуров шушы чир белән авырды. Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, күп кенә волонтерлар да бу чирне эләктергән.