Бу йолдыз бик иртә һәм вакытсыз сүнде.
Уфада Башкорт дәүләт филармониясенең элекке солисткасы Чулпан Хөсәенова вакытсыз вафат булган. Аңа 43 яшь иде.
М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры буенча коллегалары хәбәр итүенчә, соңгы елларда Чулпан Хөсәенова гример-постижер булып эшләгән. Ул өендә вафат булган. Соңгы вакытта йөрәк авыртуга зарланган, аның кызы ятим калган.
Тамашачылар Чулпан Хөсәенованы сөйләм жанры артисты, концертлар алып баручы, эстрада төркемнәре солисты буларак истә калдырган.
Хушлашу 11 июньдә 10.00 сәгатьтә башкаланың Свердлов урамы, 47нче йорт адресы буенча узачак.
Мәрхүмнең әтисе — Башкортстанның халык артисты Әхәт Хөсәенов, шулай ук туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Фото:
http://www.bashinform.ru/