Ул башлаган матур традицияләр бүген дә дәвам итә.
Бөек Ватан сугышы елларында отделение командиры, застава комсоргы, пропагандист Тәлгать Лотфулла улы Рахманов, 1946 елда армиядән демобилизацияләнгәннән соң, партиянең Илеш райкомының секретаре һәм икенче секретаре, халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе, ә 1962 елдан, 1987 елда пенсиягә киткәнче, КПССның Илеш райкомының беренче секретаре булып эшләде. Бу елларда район күп күрсәткечләр буенча алдынгылар сафына чыкты. Һәр гектардан 25-30 центнер уңыш алып, үсеш темплары буенча илнең иң алдынгы районнарыннан берсе булып танылды Илеш. Дәүләткә ел саен 100-120 мең тонна икмәк озатылды. Район колхозлары иң югары рентабельлелеккә иреште.
Язмыш сукмагы мине шушы районга китерүенә үземне бәхетле саныйм.
...1974 елда Тимирязев исемендәге Мәскәү дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең агрохимия һәм җир эше факультетын тәмамладым һәм туган ягыма әйләнеп кайттым. Туп-туры республика агрохимия лабораториясе җитәкчесе Виктор Сосновский янына кердем. “Илешкә барасың”, — диде ул. “Нигә Илешкә?” — диюемә, 1972 елдан башлап Илешнең комплекслы химияләштерү районы булуын (ул вакытта СССРда 12 генә шундый район булган), беренче секретарь Тәлгать Рахмановның төпле белемле агрохимик эзләвен әйтте.
Килдем Илешкә, кердем Рахмановның үзенә. Ул мине аягүрә басып каршы алды, аннары өстәле артыннан чыгып, ике куллап килеп күреште. Урынына утыргач: “Я инде, үзең белән таныштыр”, — дип сүз башлады. “Анатолий Иванович Романов булам”, — диюгә, шундук: “Син керәшенме әллә?” — дип сорады. “Әйе, керәшен егете, Илешнең Тыпые белән чиктәш Яңа Маты авылыннан”, — дип җавап бирдем. Шушы җавапны ишетүгә ул: “Бик әйбәт, бездә эштә каласың”, — диде. Аннары карашын тәрәзәгә төбәде дә: “Әнә, күрәсеңме, Совет урамында яңа йортлар төзелә? Шуннан сиңа фатир бирербез”, — дип өстәде.
Эш башлаганчы, туган ягыма — Бакалы районына кайтып киттем. Туган ягымда да эш тәкъдим иткәннәр иде. Бүгенгедәй хәтерлим, 14 октябрь иде, иртән тордым да, әтинең әнисеннән: “Әби, син бит акыллы кеше, бер киңәш бир әле: эшкә кайда барыйм икән: үзебезнең Куштирәккәме, әллә Яркәйгә-ме? Җавап бирер алдыннан шунысын искә ал: Куштирәк безгә — 70, ә Яркәй 30 гына чакрым?” — дип сорадым. “Балакаем, Илеш татарлары бик әйбәт-ләр. Алар безне икмәккә туйдырды. Син кит тә бар Яркәйгә”, — диде. Әбе-кәемнең киңәшен тотып, мин Илешне сайладым һәм ялгышмадым.
Район үзәгендәге агрохимлабораториядә үз белгечлегем буенча эшли башладым. Беренче көннәрдән үк Тәлгать Рахмановның гаҗәеп бер сыйфаты — яшь белгечләрне тыңлый белүе күңелемне әсир итте. Сүземне бер мисал белән дәлиллисем килә.
1978 ел иде булса кирәк. Илешкә 10 процент — азот, 50 процент фосфордан торган “аммофос” ашламасы кайтарырга җыенган чак иде. Бер көнне күрәм, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гыйләҗев абый керә дә чыга Рахманов янына, керә дә чыга. Гыйләҗевның кем беләндер сөйләшүеннән Рахмановның аны кырлы ашлама түгел, ә аммофос кайтартканга орышуын аңлап алдым. “Кырлы” дигән сүзнең тәрҗемәсен аңламыйм гына бит. Аптырагач, лаборант Нәгыймәдән сорыйсы иттем. “Двойной суперфосфат ул” дигәч кенә белдем.
Бераздан Гыйләҗев түзмәде: “Әйдә, янына икәүләп керик әле. Бәлки, сине — яшь белгечне тыңлар?” — дип, мине Рахманов янына алып кереп китте.
Кереп утырдык моның янына. “Син — академия бетергән кеше, әйт әле: безнең җирләргә суперфосфат кертү әйбәтме, әллә анавы бернәрсәгә ярамаган аммофосмы?” — дип, миңа сораулы карашын төбәде беренче. “Безнең җирләр өчен иң әйбәт ашлама аммофос инде ул”, — дип чатнатып җавап бирдем моңа. Әлбәттә, аңа бу җавап ошамады: “Болар Гыйләҗев белән сүз куешып кергәннәр”, — дип, тавышын күтәрә биребрәк әйтеп куйды.
Шулчак беренченең өстәлендә “Агрохимик белешмә” китабы ятуын, аның да “Аммофос” турында язылган бите ачылган булуын күреп алдым. “Бу биттә, Тәлгать Лотфуллович, аммофосның порошоктан эшләнгәне турында язылган. Икенче ягын ачыгыз да, шундагы юлларны укып карагыз әле”, — дидем. Мин әйткән биттәге юлларны укыды да эндәшми-нитми генә утыра бу. Мин түзмәдем: “Тәлгать Лотфуллович, шунда: “Бер центнер аммофос 2,5 центнер двойной суперфосфатны алыштыра” дип язылмаганмыни?” — дип сорадым. Ул ачулы йөз белән миңа таба борылды да: “Бар, чыгып кит!” — дип, мине кабинетыннан куып дигәндәй чыгарып җибәрде. Ул елда район басуларына, мин киңәш иткәнчә, аммофос чәчелде һәм шушы вакыйгадан соң Рахманов ашлама мәсьәләсендә гел минем белән киңәшләшер булды.
Биш ел — агрохимик, аннары өч ел “Сельхозхимия” оешмасында эшләгәннән соң, Рахманов мине район агросәнәгать комплексы начальнигы итеп үрләтте. Илешнең барлык төр күрсәткечләр буенча гел алдынгы позицияләрдә барган чагы иде ул. Шуны да әйтеп үтим – район, югары культуралы игенчелек һәм мул уңышлы терлекчелек төбәге булу өстенә, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль өлкәдә алдынгы технологияләр кертү плацдармына әверелде. Район үзәге һәм авыллар төзекләндерелде. Рахманов һәрвакыт “Илеш маркасын” тотуны таләп итте. Ул елларда районда ГДР, Польша, Чехословакия, Монголия, союздаш республикалардан һәм өлкәләрдән өч йөздән артык делегация булды.
Шул елларның күңелгә уелып калган тагын бер хатирәсе белән уртаклашасым килә. 1984 ел. Узган ел нәтиҗәләре буенча республикага КПСС Үзәк комитетының күчмә Хезмәт Кызыл байрагы бирелергә, Тәлгать Рахманов шул тантаналы чарада чыгыш ясарга тиеш иде. Ләкин ул чарага берничә көн кала гына авырып китте дә, өстән: “Рахманов урынына Романов чыгыш ясасын”, — дигән әмер килеп төште. Өченче секретарь Рифкать Фәтхиев, район Советы башкарма комитеты рәисе Хәлил Халиков, мин һәм тагын берничә кеше Уфага җыелышка киттек. Залга кереп утыруга, “Мин райком кешесе түгел бит”, — дип, андагы бөтен “райком” сүзләрен сызып аттым. Чыгыш ясап төшүгә, Рифкать Сөләйман улы: “Син нигә “райком” сүзен бер дә әйтмәдең?” — дип, шундук мине шелтәләп алды (өченче секретарь буларак, минем чыгышымның күчермәсен сүзмә-сүз карап барган икән). Халиков та: “Юкка син алай иттең”, — дип өстәп куйды.
Кайттык Яркәйгә. Өс киемемне дә салырга өлгермәдем, телефон шалтырады. Тын алышыннан ук моның Рахманов икәнлеген тоемлап алдым. Шулай булып чыкты да. “Син кем?” — дип, ике генә сүздән торган сорау бирде дә шап иттереп трубкасын куйды бу. Бераз вакыт үтүгә: “Син кем?” — дип, тагын шалтыратты. Бераздан тагын, тагын. Алтынчыгамы, җиденчегәме шалтыратуында түзмәдем: “Мин — Анатолий Романов”, — дип әйтеп куйдым. Аңа шул сүз җитә калды. “Син безнең кеше түгел! Бар, гаризаңны яз да Бакалыңа кайтып кит!”— дип кызып-кызып җикеренергә тотынды бу миңа. Аңа каршы сүз әйтеп буламыни? ”Ярар, язармын”, — дидем инде. Бер көн үтте, ике, өч. Тавыш-тын юк кына бит. Өченче көнгә: “Мәскәүдә агросәнәгать комплексы икътисадына багышланган Бөтенсоюз киңәшмәсе була. КПССның Башкортстан Өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакиров: “Романов шунда чыгыш ясасын”, дип, әйтте”, — дип обкомнан шалтыратмасыннармы?! Башта бер генә уй бөтерелә: “Ничек Рахмановка әйтергә?” Җитмәсә, берсе дә бу җаваплы эшкә алынырга теләми. Барлык кыюлыгымны җыеп Тәлгать Лотфулла улына үзем шалтыраттым да, мәсьәләне обкомдагылар әйткәнчә аңлатып бирдем. “Син анда чыгыш ясый алмыйсың, чөнки син безнең кеше түгел”, — дип янә шап иттереп трубканы салды бу. Шуннан мин моңа башкача шалтыратырга батырчылык итмәдем. Бер атналап вакыт үтүгә обкомдагылар янә бәйләнешкә чыкты. Аларга дөресен әйтеп буламыни?! Аптырап, Рахмановка янә шалтыратып карыйсы иттем. Тагын кистереп: “Юк!” — диде бу. Өченчегә шалтыраткач кына “Ярар“ дигән җавабын алдым һәм Мәскәүгә чыгыш ясарга киттем.
Рахмановтан мин күп нәрсәгә өйрәндем. Ул безне, яшь җитәкчеләрне, эшкә генә түгел, тәртипкә дә, төгәллеккә дә, кеше белән сөйләшергә дә, нинди генә четерекле хәлдән дә чыгу юлын таба белергә өйрәтте. Ул “Булмый!” дигән җавапны беркайчан да кабул итмәде, чөнки аның өчен хәл итеп булмастай бер генә мәсьәлә дә юк иде. Ул Илешнең чын патриоты булды. Гомере буе район һәм аның эшчән халкы өчен тырышты. Һәрвакыт үз алдына халыкны хезмәтләндерә торган оешмалар үзебездә булсын, дигән бурычны куеп эшләде. Мәсәлән, ул чакларда районда базар юк иде. Анысын да эшләп куйды Рахманов. Элеваторын да, ит комбинатын да, сөт, катнашазык заводларын да салдырды. Моннан тыш, сельхозхимиясен дә төзетте, автобазасын да оештырды, Иглин районыннан ПМК оешмасын да кайтарттырды, республикада иң беренчеләрдән булып район үзәгендә канализация эшләттерде. Әлбәттә, районда киң колачлы төзелеш эшләре алып барылуда аның КПССның Башкортстан Өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакиров белән дуслыгы да ярдәм итте.
Тәлгать Лотфулла улы, таләпчән кеше буларак, яшь җитәкчеләрне еш кына шелтәли дә иде. Ләкин ул беркайчан да, бер генә очракта да үзенең кул астында эшләгән кешеләрне батырмый иде. Эштән алган очракта да, аны икенче урынга — түбәнрәк вазыйфага булса да куя иде. Шуңа да аны олысы-кечесе хөрмәт итте.
Шунысына шатмын: районда кайчандыр Тәлгать Рахманов башлап җибәргән матур традицияләр бүген дә дәвам итә: төзелешләр гөрли, яңа урамнар, микрорайоннар барлыкка килә. Хәзерге район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинның район белән идарә итү стилендә мин Тәлгать Рахманов алымнарын тоемлап куанам. Илдар Иршат улы үзе Рахманов турында болай ди:
— Тәлгать Лотфулла улы белән миңа күп аралашырга туры килмәде. Аның нинди кеше һәм җитәкче булуы хакында хезмәттәшләре еш искә ала. Тәлгать Лотфулла улының эшләренең, мирасының төп күрсәткече ул — районның төзеклеге, аның җитәкчелек итү стилендә, аның рухы тәэсирендә формалашкан хезмәт сөючән кешеләр. Аңа югары оешканлык хас иде һәм башкалардан да тәртип таләп итте. Хаклы рәвештә аны оешканлык, җаваплылык һәм намус символы дип атыйлар. Бу — теләсә кайсы җитәкче өчен яхшы сыйфатлар, шуңа күрә һәркемнең Рахмановка охшарга тырышуы гаҗәп түгел.
Анатолий РОМАНОВ,
Илеш районының Ветераннар
советы рәисе.
Илеш легендасы
Якташлары һәм шәкертләре аның хакында якты хәтерне кадерләп саклый
Илнең авыл хуҗалыгы җитештерүендә булачак новатор 1920 елның 15 июнендә Манчар авыл Советына караган Абдулла авылында урта хәлле гаиләдә туган. Әтисе Лотфулла патша армиясендә хезмәт итә, беренче Бөтендөнья, Гражданнар сугышында катнаша. Яраланганнан соң туган якларына әйләнеп кайта, өйләнә һәм үз хуҗалыгын күтәрә башлый. Хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә гаилә корылык һәм ачлык елларын югалтуларсыз кичерә. Әмма алда – авыл хуҗалыгын коллективлаштыру чоры көтә. Тәлгатьнең әти-әнисе 1928 елда үз милке, мал-туары белән “Кызыл Байрак” колхозына керә. 9 елдан соң Лотфулла сугыш яраларыннан вафат була. Тормыш йөгенең барлык авырлыгы хатыны Садыйка Зәйнулла кызы һәм аның биш баласы иңнәренә төшә. Тәлгатькә, гаиләдә беренче бала булганлыктан, кечкенәдән үк әнисе кебек өлкәннәр белән беррәттән эшләргә туры килә. Кече яшьтән үк крестьян хезмәте Тәлгать Лотфулла улының күңеленә нык сеңә. Бу елларда авылда наданлыкны бетерү эше колач җәя. 16 яшеннән – ВЛКСМ әгъзасы, ә 10нчы сыйныфта мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре була.
Илгә белемле яшьләр таләп ителә. Индустриальләштерү, халык хуҗалыгын күтәрүдә эшче куллар гына түгел, белгечләр дә кирәк була. Ул елларда укытучылар кытлыгы мәсьәләсе урта мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаучыларны кыска вакытлы курсларда ашыгыч рәвештә укыту белән хәл ителгән. 1940 елда партия сафларына алынган Тәлгать Лотфулла улы урта мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлый. Югары Яркәй урта мәктәбе җитәкчелеге чыгарылыш сыйныф укучысы Тәлгать Рахмановны педагогия училищесы каршындагы кыска вакытлы курсларга җибәрә. Тиздән имтиханнарны уңышлы тапшырып, Тәлгать укытучы белгечлегенә ия була һәм Илеш районының халык мәгарифе бүлеге карамагына җибәрелә. Ул балаларны укытырга өлгерми, Кызыл Армия сафларына алына. Ул вакытта яшь укытучы үзен солдат хезмәте генә түгел, ә сугыш та көтүен белми.
Яшь солдатны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлану белән заставада кадрларны тулысы белән көнбатыш фронтка, Мәскәүне обороналауга җибәрәләр. Рахмановны, коммунист һәм урта звеноның тәҗри-бәле командиры буларак, заставаны ныгыту өчен калдыралар. Арытаба Тәлгать Лотфулла улы застава парторгы итеп тәгаенләнә. Бер үк вакытта пулеметчылар төркеменә дә җитәкчелек итә, сугышчылар арасында партия һәм тәрбия эше алып бара.
1945 елның 9 августына каршы төндә парторг Т. Рахманов җитәкчелегендә 10 сугышчыдан торган төркем хәрби бурычны үтәү өчен катерда юлга чыга. Дошманның күзәтү пункты кыска вакыт эчендә югалтуларсыз басып алына, японнар әсирлеккә төшә. Чик сакчылары куелган бурычны үти. Әлеге вакыйгадан соң, хәрбиләр белән идарә итү осталыгы өчен Тәлгать Рахмановны кыска вакытлы офицерлар курсларына җибәрәләр.
Көзен заставада сугыштан соң беренче туйны – яшь офицер Тәлгать Лотфулла улы белән застава китапханәчесе Раиса Григорьевна үткәрә. Тантанада бөтен застава катнаша, туйга шулай ук, Тәлгатьнең якташлары Нәҗип Гайнанов һәм Мөгаллим Нургалиев та килә. Алар барысы да – “Японияне җиңгән өчен” медале, Тәлгать Лотфулла улы “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.
1946 елның июнендә Тәлгать Рахманов демобилизацияләнә. Хатыны Раиса Григорьевна белән туган яклары – Илеш районына кайталар. Ә чик буе заставасы белән элемтә озак еллар, хәтта лаеклы ялга чыккач та дәвам итә.
Туган ягына кайткач Т. Рахманов партиянең район комитетына партия исәбенә теркәлү өчен килә. Шунда ук ул радиотапшырулар мөхәррире вазыйфасына юллама ала. Ә бер елдан сәяси мәгърифәт кабинеты мөдире була.
1950 елдан Т. Л. Рахманов – район комитеты әгъзасы, агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире, ә өч елдан партиянең район комитеты секретаре. 1956 елдан – икенче секретарь. Бу еллар район авыл хуҗалыгында яңа күтәрелеш белән билгеләнә. Элекке фронтовиклардан авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү буенча зур оештыру эшләре башкарыла. Буш яткан һәм чирәм җирләрне күтәрүдән дә район читтә калмый. Чәчүлек җирләренең бер өлеше Бөек Ватан сугышы чорында матди һәм хезмәт ресурслары булмау сәбәпле ташландык хәлгә килә. Аларны яңадан үзләштерүгә чират җитә. Районнан яшьләрне, аеруча механизаторларны, чирәм җирләрне үзләштерүгә җибәрергә кирәк була. Төп оештыру эше партиянең район комитетына, төгәлрәге Т. Рахмановка йөкләтелә. Шул ук вакытта район җирләре дә игътибар таләп итә. Кыска вакыт эчендә Илеш районы буенча 1300 гектар чәчүлек җире үзләштерелә. Районның бер төркем хезмәтчәннәре “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен” медале белән бүләкләнә. Алар арасында Тәлгать Рахманов та була. Бу – аның дүртенче медале. Өченче – “Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән Тәлгать Лотфулла улы 1956 ел нәтиҗәләре буенча бүләкләнә.
Властька Н. С. Хрущев килгәч илдә партия һәм хуҗалык идарәсендә үзгәрешләр башлана. Илеш һәм Дүртөйле районнары берләшә. А. Әминев – беренче секретарь, Т. Рахманов – берләштерелгән Дүртөйле район Советы рәисе. 1964 елдан башлап районнар янә мөстәкыйльлек ала. Ә беренче җитәкчеләре А. Әминев һәм Т. Л. Рахманов була. Тәлгать Лотфулла улы Илеш районына кайта. 1966 елның мартында райкомның беренче секретаре КПССның XXIII съездына делегат итеп сайлана. Алда ул тагын дүрт тапкыр делегат була. Авыл райкомы секретаре буларак партиянең биш съездында делегат булу тагын кемгә тигәндер әле. Моны сирәк кешеләр генә булдыра ала. Бу Тәлгать Лотфулла улының район белән җитәкчелек итүдәге тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Шушы елда илешлеләр – район комитетының беренче секретаре Т. Рахмановка, “Октябрь” колхозы рәисе Т. Яхинга, XXII партия съезды исемендәге колхоз бригадиры Р. Зиннәтуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Тәлгать Рахмановның ролен бер мәкаләдә генә әйтү мөмкин түгел. Тәлгать Лотфулла улының хезмәт һәм хәрби казанышлары өчен СССР Хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнүен, өч тапкыр Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 15 медаль белән бүләкләнүен әйтеп үтәм. Район дистә еллар дәва-мында СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәләрендә катнаша, ә беренче секретарь 5 тапкыр алтын һәм 7 тапкыр көмеш медальләр белән бүләкләнә. 1965 елдан алып 1987 елга кадәр район хуҗалыклары һәм предприятиеләре төрле дәрәҗәдәге диплом һәм грамоталар белән 347 тапкыр бүләкләнә. Район ел саен Бөтенрусия һәм республика социалистик ярышларында катнашып җиңү яулый. XXII партия съезды, В. Куйбышев исемендәге колхозлар Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә. 1100 кеше СССР орденнары һәм медальләре, шуларның 34е иң югары бүләк – Ленин ордены белән бүләк-ләнә. Тәлгать Лотфулла улына “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткә-ре”, “БАССРның атказанган агрономы” исемнәре бирелә. Ул, шулай ук, “РСФСР халык мәгарифе отличнигы”, “СССРның мактаулы чик сакчысы” билгеләре белән бүләкләнә. 2005 елдан – Илеш районының шәрәфле шәхесе.
Тәлгать Лотфулла улы өч тапкыр РСФСР Югары Советы депутаты, VI-VIII чакырылыш БАССР Югары Советы депутаты, Президиум әгъзасы, VI һәм VIII чакырылыш БАССР Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары вазыйфасын башкара. 1953-90 елларда – район Советының алыштыргысыз депутаты. Биш тапкыр КПСС (XXIII-XXVII) съездлары делегаты итеп сайлана. Бу бик сирәк очрак.
Тәлгать Рахмановның арабыздан китүенә инде ун ел. Ә аның турында истәлек районда әле дә яши. Бүген Югары Яркәйдәге 2нче урта мәктәп һәм бер урам районның легендар җитәкчесе исемен йөртә. Боларның барысына да ул лаеклы. Аның турындагы якты истәлек илешлеләр йөрәгендә мәңге сакланыр, дип ышанасы килә.
Рәзит Нурлыгаянов,
авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Башкорт дәүләт аграр
университеты профессоры.