Тәлгать Лотфулла улы турында бер сүз әйтергә дип тәвәккәлләдем дә, янә тукталып, сүземне дәвам итәргә кыймый, уйга баттым. Акыл ияләреннән кемдер: “Лаеклы тәмамлый алмасаң, яхшы башланган эшнең дә рәте булмый”, — дигән. Хактыр инде бу раслау, әлбәттә. Ә Рахмановның шәхесе шул кадәре дә зур һәм рухи җәһәттән күпьяклы, шуны уйлаганда, ихлас тырышлыкларым да гәзит укучыны ышандыра алмас сыман. Хәтта зыянга булмаса әле. Бу кеше Башкортстан тарихында шундый эз калдырган ки, республика һәм тоташ ил алдындагы хезмәтләренә карап, Тәлгать Лотфулла улын фәкать Зыя Нури улы Нуриев, Мидхәт Закир улы Шакиров һәм Зәкәрия Шәрәфетдин улы Акназаров, шулай ук илнең кадрлар элитасына кергән җитәкчеләре белән генә бер баскычка куярга мөмкин.
Бәхетне сорап алмыйлар
Әйткәндәй Нуриев та, Шакиров та, Акназаров белән Рахманов та — гамәлдә бер заман, бер буын кешеләре, тамырлары җиргә төпләнгән асаба башкорт ыруларыннан. Мәгълүмдер, тоташ кавемне дә, аерым кешене дә аның борынгылыгы, яисә кайсы милләткә каравы гына күтәрми. Югары вазыйфалар хакимлек дигән йөк һәм иңгә җаваплылык бурычы булып ятса да, халык ышанычы, аның ихтирамы һәм хәтта сөюе җаның-тәнең белән бирелеп эшләү, сирәк эләгә торган рәхәтлек чагыштыргысыз еш михнәтлекләр аша гына килә.
Крестьянның социаль, икътисади хәленең элекке заманнарда ничек булганлыгы төрле чыганаклар аша мәгълүм. Хәер, гасырлар аша үтеп тә, авыл кешесенең тормышында шәһәрнекеләрдән авыз тутырып сөйләрлек аерымлыклар барыбер юк. Хәтта, Илеш районы сыман, хезмәт — җитештерүчәнле, көнкүрешнең социаль-мәдәни дәрәҗәсе башка төбәктәгеләрдән чагыштыргысыз югары булган урында да дөньяны алып бару җиңел түгел. Илеш туфрагы уңдырышлы, монда бәхәс юк, әмма аңа сибелгән орлык хәстәрлексез үсеп тә чыкмый, башак булып тукланмый да. Бу җәһәттән Рахманов әйткән канатлы сүз калды. “Орлык, буразнада тамыр җибәрердән алда, — дигән иде абзый, — безнең йөрәкләрдә шыта ул”. Бераз чукландырып әйтелгән сыман тоелса да, тормыш-ның төрле мәлләрен күргән кеше сүзләренең төп мәгънәсе зуррак та, гомум фәлсәфи яңгыраш та ала.
Журналистикада һәм аның публицистика юнәлешендә озак эшләүнең үзеңне дә канәгатьләндерер-лек өстенлекләре бар. Тоташ Башкортстанга кагылмый торыйм әле, чөнки дистәләрчә еллар эчендә Илеш җирендә генә никадәр таныш-белешләргә юлыктым, сөйләшеп, сүз бетмәслек, күреп туймаслык дуслар таптым. Иген үстергәннәр, мал үрчеткәннәр, кагыйдә буларак, хис-тойгыларын юмарт сибеп бармый, аның каравы, илешлеләрдәге ипле мәдәнилек, заман белән бергә килгән тыйнаклык. Тәлгать ага белән аның якташлары турында, язу бәхете, иншалла, миңа да тиеп калды. Бу кешеләр ихтыяр көче һәм ныкышмалы хезмәте белән күмәк халык массасы арасыннан аерылып чыга алган һәм шушы көчергәнеш мәлендә лидерлык сыйфатларына ия булган. Төпкелдән күтәрелгән шушы кешеләр, ахыр килеп, тоташ милләт дәрәҗәсендәге шәхесләр сыйфатын алган. Шушы урында бер генә искәрмә әйтәм: күпмилләтле ил буларак, Башкортстан тарихы элек-электән шушы җирләрдә төпләнеп яшәүче башкортлар, татарлар, урыслар, марилар, удмуртлар һәм башка күпләрнең хезмәте белән языла. Бу раслау, тулысынча, Илеш районына да кагыла.
Әллә шушы якларга юл еш төшкәнгә, әллә инде кешеләре күңелемә ифрат якын булганга, хәзер дә аларның күпләре бүгенгедәй күз алдыма баса. Уфадагы күрше генә яшәгән милли героебыз Муса Гайса улы Гәрәев турында сүз куерту да артыктыр. Миңа мәшһүр галим Русия Фәннәр академиясе академигы Ривнер Фазыл улы Ганиев турында язарга насыйп итте. Нефтьче-герой Ләйлә Мәрдәмшина, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Хәмидә Саттарова, галим һәм яугир, халык язучысы Суфиян Поварисов, “НефАЗ”ның генеральный директоры Рәиф Маликов, агалы-энеле Роберт һәм Ким Миңнуллиннар, колхоз рәисе Габдрахман Сираев... Кемне генә атап китсәң дә, үземне дөньялыкта булмас батыр белән очрашкандай хис итәм. Менә сез бер буында гына җиде Социалистик Хезмәт Герое эшләгән һәм яшәгән авыл районын атап әйтә аласызмы? Булмас, көчәнмә-гез дә. Илешкә барып урагыз, аның тарихын өйрәнергә дәртегез җитсә, шушы җиргә гомерлеккә йөрәгегезне бирерсез. Минем кебек.
“Батыр күрсәм, шул батырлык дигән тауга менәсем килде, дан капкасын күрсәм, шул капканы шакып керәсем килде”.
Моңа һич тә гаҗәпләнәсе түгел. Авторыгыз да Илешнең дан уллары һәм кызлары турында бәйнә-бәйнә һәм туктаусыз сөйләргә әзер. Ләкин белеп торам, хәлгенәмне чамалый белгән Мостай абый ипле генә итеп: “Куй, энем”, — дип туктатыр иде. Шуңа күрә бүген Илеш районының өр-яңа тарихын булды-ручыларның берсе Тәлгать Лотфулла улы Рахманов турында сүзне бераз чишелебрәк әйтергә булдым. Дөресрәге, узган елларга әйләнеп кайтырга һәм бер әңгәмә аша аның язмышына хәл кадәренчә байкау ясарга булдым. Бәхеткә күрә, уңай хәл дә килеп чыккан иде.
Ике меңенче еллар башы. Җәйге көннәрнең бик матур торган мәле. Хәләлем белән, гадәтләнгәнчә, “Красноусол” шифаханәсенә килдек. Мондый урында, әлбәттә, дәвалану — төп шөгылең, ләкин төрле процедуралардан соң дөнья күреп йөреп килү, таныш-белешләрне очрату, хәл-әхвәл сорашу да бер мәртәбә. Тәлгать абыйның эскәмиядә ял итеп утырганын күргәч, куандым да, беразга аптырап та калдым. Янында — яшь ханым. Уфа медицина университетында укытып йөргән кызы Римма икән. Кыюсыз гына саулык сорашуыма, абзый ихлас елмаю белән җавап бирде. Төрле буын кешеләре, бу тормыштагы урыныбыз чагыштыргысыз булса да, Тәлгать Лотфулла улының тиң күреп сөйләшүе каушаудан туган рәсмилек салкынлыгын тиз үк таратты. Мондый минутлар язышучы кешеләр бәхетенә еш эләкми, шуңа күрә әңгәмәбез, берчә Илештәге хәлләргә кагылып, янә Рахмановның тормыш юлына борылып, байтакка сузылды.
Шулай да гәзит укучыларның хәтеренә киртеп куя торган билге-ләрне ике сүз белән генә булса да әйтми түзәр хәл юк.
Тумышы белән ул Абдулла авылыннан. Югары Яркәй урта мәктә-беннән соң Бөре педагогия училищесы каршындагы курсларда укыган, хәрби хезмәтен Ерак Көнчыгышта үтәргә туры килгән. Демобилизациядән соң — партия, совет оешмаларында тәҗрибә туплау. “Тәҗрибә туплау” дигән гомум төшенчә районның тормышын өйрәнү һәм аңлауны, халкының уй-хыялларын формаль түгел, бәлки чынлап та йөрәк аша үткәрүне үз эченә ала.
Рахмановның арытаба юлы турында сөйләргә булса, хәзерге авторлар, мөгаен, “йолдызлы юл” дигән сүзбәйләнешне кулланмый калмас иде. Социалистик Хезмәт Герое, өч Ленин орденыннан тыш, янә байтак бүләкләргә лаек булган, төрле дәрәҗәдәге депутатлык бурычлары, тоташ илгә яңгырап торган дан, Башкортстандагы иң мәртәбәле районны ике дистә елдан күбрәк вакыт җитәкләгән легендар дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе... Ә мин, беркатлылык белән, Тәлгать абый да, үзем дә көтмәгән сорауны бирәм.
— Тәлгать Лотфуллович, җиңгине ничек таптыгыз, сөйләгез әле.
Әңгәмәдәшем сәеррәк яңгыраган үтенечкә аптырагандай, миңа күз сирпеп алды да, әллә кайчан башланган сүзен дәвам иткән сыман, хәтер җебен аз гына чишә төште.
— Ә-әй, туган, оныта торган хәлме ни ул? Барысы да исемдә. Ишетергә, бәлки, туры килгәндер, мин чик буе гаскәрләрендә хезмәт иттем бит. Бер мәл, Алексеевка дигән казак станицасында атлыларның спорт ярышлары үткәрелә. Шунда, бәйрәм сыман, урындагы халык та җыелган. Поселоктан, гадәт буенча, җиңүчеләрне хатын-кызлар котлый икән.
Атым янына бик чибәр кыз килде дә, миңа матур гөлләмә суза. Ә мин сылуны күтәреп алдыма утырттым да, атны җиңелчә чаптырып, манежны бер урадым, әйләнеп безнең чыгышларны карап утырган командование алдына туктап, кызны ипләп кенә җиргә бастырдым да, барысы да ишетерлек итеп: “Бу минем кәләшем”, — дидем.
— Шуннан?
— Шул көндә үк Раечка белән өйләнешергә сүз бирештек. Туйны погранзастава начальнигы, өлкән лейтенант Григорий Крамаренко оештырды. Соңрак мине хезмәттә калырга нык үгетләделәр, шулай да туган як үзенә тартты. Лейтенант званиесе бирелүе турында өйгә кайткач кына ишеттем.
Раиса Григорьевна белән озын, бәхетле гомер кичердек. Урыс булса да, ул безнең гореф-гадәтләрне дә, татарчаны да тиз үзләштерде. Тик, мине калдырып, иртәрәк китеп барды. Ә аңа җитмеш яшь кенә иде бит!
...Кара көз. Автомашина асфальт түшәлмәсә дә тапталып тигезләнгән юлдан җилә генә. Моннан санаулы гына атналар элек, ике якта да, салмак башакларын көч-хәл белән күтәргән иген диңгез сыман дулкынлана иде. Хәзер инде ашлык келәтләргә тутырылган, ә авыл кешесе, юмарт җирнең юмартлыгын тагын да арттыру нияте белән, аны тәрбияләү өстендә.
Туңга сөрү бара. Механизаторлар ашыга, чөнки җирне көзгә карый иртәрәк хәстәрләсәң, уңышның мулына өмет итә аласың.
Алтмышынчы еллар башында Илеш район партия оешмасына җитәкче итеп Тәлгать Рахмановны сайладылар. Бу район хуҗалыкларының, теңкәне корыткан шаблоннардан арына барып, икътисади күрсәткечләрне яхшыртуның яңа юлларын эзләгән чоры иде. Илешлеләр иген уңышы мәсьәләсендә һичкайчан да мах бирмәсә дә, аны җитештерүне арттыру хәстәрлеген онытканы булмады. Яңа җитәкче алдындагы проблемалар тавы ки-мемәде.
Һәр нәрсәдә, рәсми тел белән әйткәндә, кеше факторы үзәк урында тора. Тәлгать Лотфулла улы өчен бу бәхәссез хакыйкать иде. Шуңадырмы, эшен ул һәр колхоз, бригадаларны йөреп, күреп, кешеләр белән күзгә-күз карашып сөйләшүдән, димәк, танышудан башлады. Кешенең күзен-йөзен күр-мичә, аның күңелендә нәрсә барын белү мөмкин түгел. Кеше йөрәгенә ачкыч тиз һәм җиңел генә табылмый.
Көннәр, атналар, айлар үз җаена үтә тора. Халык, элеккечә, сөрә, чәчә, ура, терлекчелек фермаларында мәшгуль — гадәтләнгән эшләр. Ә шулай да хезмәт җимешләре елның-елында яхшырак. Кеше-ләр дә элекке түгел, башкачарак эшләргә, теге яки бу мәсьәләне хәл итүнең яңа юлларын табарга тырыша. Шунсыз авылда мул яшәүгә ирешеп булмый.
1965 елда районда игеннең һәр гектарыннан 18 центнер уңыш алдылар, ел саен арта барып, 1968 елда гектар куәте 28,4 центнерга җитте. Һәм шушы кадәр иген табигатьнең мәрхәмәте, я Ходай әмере белән килмәгән иде бит! Ашлык бөртегендә тракторчы белән комбайнчының, агроном белән колхоз рәисенең генә түгел, шофер белән пешекченең дә хезмәтен күрә белергә кирәк.
Эшендә төп таянычны Тәлгать Лотфулла улы хуҗалык җитәкчеләрендә тапты. Бер язучының: “Үрдә кеше булып яшәүдән дә зуррак вазыйфа бармы икән?” — дип әйткәнен хәтерлисездер. Шушы фикерне дәвам иткәндә, җирдә колхоз рәисе булудан да авыррак эш юктыр ул, дигән фикергә киләсең. Бу йөкне күпләр күтәрергә тырышып карады, ләкин дәрткә дәрманның да өстәлүе кирәк икән.
Рахманов “Икмәк — һәр нәрсәгә баш” дип аталган китабында менә нәрсәләр язган. “Башка һәр вазыйфада эш көненең дә, бурычларыңның да ниндидер чиге була. Теләсә кайсы һөнәр кешеләре үзенә ялын да сайлый ала, адәм баласында була торган йомшаклыклар да аларга ят түгел. Берәр галим этен “сугара”, генерал — сунарга, завод директоры балыкка китә. Моның гаҗәпләнерлек нәрсәсе бар? Ә сез алар урынында колхоз рәисен күз алдына китереп карагыз. Булмас хәлне! Аның каравы, колхоз рәисен төн уртасында фермада, кара таңнан басуда, төш — элеваторда, кич — идарәдә, дистәләрчә кеше арасында күрү гаҗәп түгел. Хәер, алар башкача тормышны белми дә, теләми дә инде”.
Рахмановның хезмәттәшләре һәм фикердәшләре нәкъ шулай эшләде дә. Колхоз рәисләре, Социалистик Хезмәт Геройлары Фәйзелгаян Яхин, Тимерхан Нәҗмиев, Ленин ордены кавалерлары Үзбәк Зәйнәшев, Әсгать Рахманов, Габдрахман Сираев, Әкрам Әхияров. Башкортстан игенчесенең данын үз хуҗалыклары басуларында Социалистик Хезмәт Герое, бригадир Рифкать Зиннәтуллин, агроном Әхнәф Басыйров, тракторчы Рафаэль Фәттахов һәм бик күпләр күтәрде.
Тәлгать Лотфулла улының төп хезмәте, бәлки, шунда да булгандыр. Ул җир эшкәртүчеләрдә агрономия фәненә ихтирам тәрбия-ләде, игенче хезмәте, аныңча, югары сәясәт иде.
— Агрономия — үзсүзле фән, — дип кабатларга ярата иде Рахманов. — Менә, мәсәлән, трактор көйсезләнде икән, аны сүтеп, тузган детален алмаштырасың да, техника янә кузгала. Агротехника белән исә болай гына барып чыкмый. Анда бер генә хатаны да ел үтми төзәтә алмыйсың.
Республиканың авыл хуҗалыгы эшчәннәренең теленә бер мәл “Илеш комплексы”, “Илеш сабаны”, “тигезләнгән агрофон” сыман сүзбәйләнешләр кереп китте.
Әйткәндәй, тигезләнгән агрофон нәрсәне аңлата соң? Димәк, райондагы очраклы, кайчак басуларны кичеп үтү юллары бетерелә. Юл читләре, ялгыз агач, телеграф баганалары тирәсе һ.б. сөрелә. Бердәй агрофон яланнарның төсен үзгәртте, аларны эшкәртүне җиңелләштерде, чүп үләннәреннән котылырга ярдәм итте. Киңрәк мәгъ-нәдә тигезләнгән агрофон район колхозларын икътисад, басучылык мәдәнияте һәм башка күрсәткеч-ләр буенча бер үк дәрәҗәдә күтәрүне аңлатты.
Иген өчен көрәш райондагы һәр кешенең тормыш максатына әйләнгән. “Бездә бер гадәт бар, — дип хәтерли торган иде Тәлгать абый. – Сабан мәлендә дә, урак вакытында да колхозчылар гаиләләренә рәхмәт хатлары җибәрәбез. Бу хатларның тәрбияви әһәмияте ифрат зур булды. Алар гаиләдә әти, ир, ул, сеңел өчен горурлык тойгысы уята, гаиләдә балаларда игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияли. Хатларда без еш кына “җылы сүз — җан азыгы” дигән сүзләрне кабатлар булдык.
Ә мин: “Шушы яхшы гадәтне нигә хәзер яңартмаска икән? Кешегә игътибар һичкайчан да артык булмый бит”, — дип уйладым.
...Тәлгать Лотфулла улы Рахманов турында шушы кечкенә генә язмаларымны тәмамлауга барганда аның җитмеш биш яшьлек юбилеена Илешкә барганыбызны хәтерләде. Каенлык арасындагы табын тирәсенә М. З. Шакиров, И. Ә. Габитов, Р. С. Бакыев һәм башка байтак кеше җыелдык. Тантанада тапталган котлаулар белән абзыйны йөдәтмәдек. Йөрәкләребезнең ни дип типкәнен ул болай да сиз-гәндер дә, шуңа ышангандыр да. Мин исә, әкрен генә, Мостай абый-ның 1983 елның июлендә язган шигырь юлларын кабатладым.
Мин хәйран җирең яменә,
Күгеңнең төсләренә,
Сине өндә бер кат күргәч,
Мең кердең төшләремә.
Марсель Котлыгалләмов.
Тормыш Укытучысы
Чын остаз булуы һәр сүзендә, һәр эшендә чагыла иде
Тәлгать Лотфулла улы Рахманов күпләр өчен ышанычлы киңәшче һәм ярдәмче, үз-үзен тотышы белән үрнәк, алга өндәүче һәм әйдәүче көрәшче, җиңүгә рухландыручы һәм алып баручы, ата кебек, итагатьле акыллы җитәкче булды. Үз-үзен аямыйча, кызганмыйча халык мәнфәгатен алга куеп эшләде һәм яшәде. Район халкын рәхәт яшәтер өчен бар көчен, сәләтен, белемен һәм булмышын бирде. Шуңа күрә барлык кешеләр дә аның тырышлыгын аңлап, бер-дәм булып эшләде һәм гүзәл уңышларга иреште. Район республикада гына түгел, ил буенча һәр яклап та үрнәк булды. Ил буенча Башкортстанда беренчеләрдән булып Илеш “Югары культуралы район” исемен яулады. Беренче эксперименталь районга әверелде. Илнең барлык почмакларыннан, чит илләрдән тәҗрибә уртаклашырга деле-гацияләр агылды. Илебезнең, Русиянең, республиканың Кызыл Байраклары һәр елны район күгендә җилфердәде.
Миңа Тәлгать Лотфулла улы кул астында эшләргә туры килде. Яшьләрне һәрвакыт игътибар үзәгендә тотты ул. Агроном, колхозның комсомол секретаре, профком рәисе, колхоз рәисе, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булып эшләргә туры килде. Кайда гына эшләсәм дә, аның игътибарын, ярдәмен тойдым. Ул һәрчак яшь кешедә яшәү, эшләү дәртен, киләчәккә өмет утын ялкынландырды, илһам бирде. Эшләү вакытында төрле вакыйгалар булды. Аларны санап китсәң, берничә калын китап язарлык. Көндәлекләр, кесә блокнотлары белән ике чемодан тулы. Тәлгать Лотфулла улы уй-фикерләрне, киңәш-тәкъдимнәрне, алдынгы тәҗрибәне язып барырга куша иде. Җыелыш, семинар вакытларында блокнот-ручка бирүе дә хәтеремдә. “Урал” колхозының баш агрономы булып эшләгәндә Куйбышев шәһәрендә үткән Русиянең агрохимиклары конференциясенә барып, тәҗрибә белән уртаклашуга рөхсәт биргәне бүгенгедәй хәтердә.
Чын укытучы булуы аның һәр адымында, сүзендә чагыла иде. Күп очракта тирән мәгънәле, фәлсәфи-нотык сөйләмнәр. Коръән сүзләре әйтер иде. Аптырап уйлап куясың, әллә атасы яисә картәтисе мулла затыннан булдымы икән дип... Ә чынында исә бер гади авыл баласы бит. Әтисе патша армиясендә хезмәт иткән, Гражданнар сугышында катнашкан, күмәк хуҗалык төзү чорында активист булган. Тәлгать Лотфулла улы Гремучий Ключ авылында ШКМда белем алган, педучилище тәмамлаган. Сугыштан соң пропагандист, актив хәбәрче, райком хезмәткәре, секретаре, район советы башкарма комитеты рәисе, аннан соң пенсиягә чыкканчы, 22 ел КПССның Илеш районы комитетының беренче секретаре булып эшли. Кыскасы, бөтен гомерен районга багышлаган. Ташып торган энергиясе, активлыгы, тынгысыз, хезмәт сөючәнлеге, үз-үзенә һәм кул астында эшләүчеләргә таләпчәнлеге, игътибарлылыгы белән һәркемне җәлеп итте. Халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, салам түбәле йортларны бетерү, яңа йортлар, клуб, мәктәп, балалар бакчалары, дәваханәләр, ФАПлар, яңа юллар төзү, асфальтлау, авылларны төзекләндерү, электр үткәрү, йортларга су, газ кертү — болар барысы да аның тынгысыз, тырыш хезмәте нәтиҗәләре булып тора. Район үзәге Яркәйне шәһәрчә төзү үзе ни тора... Үзе турында уйламыйча, район мәнфәгәтьләрен кайгыртып, хәстәрләп яшәде. Авыл халкының да тормыш-көнкүреш шартлары күзгә күренеп яхшырды. Хезмәт тармаклары да югары рентабельле булды. Аның шәкертләре дә күп. Чөнки Тәлгать Лотфулла улы кадрлар тәрбияләүгә зур игътибар бирде. Шуларның сигезе республика районнарын җитәкләде, күбесе депутат, җитәкче, фән, мәгариф, мәдәният эшлеклеләре булып ил киңлекләрендә танылу алды. Бик күпләре районда эшләп хуҗалыкларны, оешмаларны алдынгы сафларга бастырды. Без барыбыз да Тәлгать Лотфулла улын онытмыйбыз, ихтирам итәбез, аңа рәхмәтлебез!
Тырыш, тынгысыз җаны аны канатлы итте. Илебез һәм район халкы хөрмәт итте. Зур хезмәт казанышлары өчен Тәлгать Рахманов Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды. Өч Ленин ордены, бик күп башка орден-медальләр, билгеләр, Мактау грамоталары, Грамоталар белән бүләкләнде, атказанган, мактаулы исемнәр бирелде. Партиянең биш съездына делегат, 15 ел РСФСРның, 20 ел БАССРның Югары Советы депутаты итеп сайланды һәм халыкка хезмәт итте.
Пенсиягә чыккач та туган җирне ташлап китмәде, янгын сүндерү часте музеенда эшләде, кечкенә иске йортында яшәде, бакчачылык белән шөгыльләнде.
Раиса Григорьевна белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Римма, Светлана — фән эшлеклеләре. Оныгы Элина 4 бала бүләк итте. Мәскәүдә прокуратурада эшли. Яна, Григорий, Злата, Петр — яхшы укучылар. Алар Тәлгать Лотфулла улының йорт-курасын тәрбиядә тота.
Фәйләс Муллагалиев,
Башкортстанның атказанган агрономы, Кушнаренко районының шәрәфле шәхесе, 1980-90 елларда КПССның Кушнаренко райкомының беренче секретаре.