+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Шәхес
10 Июля 2020, 15:10

Марат Кабиров: "Гайрәтем чикте!"

Заманында татар дөньясында билгеле шагыйрьләрнең берсе Марат Кәбировның "Күңелле табын" китабын ятлап беткән идек.

Заманында татар дөньясында билгеле шагыйрьләрнең берсе Марат Кәбировның "Күңелле табын" китабын ятлап беткән идек.

Бүген ул социаль челтәрләрдә болай дип язган:

«Берәү тост әйтә. Шигырь белән:

«Туган көнең белән котлап сине

Теләкләрнең телим изгесен…»

Күп тә үтми, икенче кунак сүз ала:

«Туган көнең белән котлап сине…»

Дежур сүзләр. Мең тапкырлар кабатланып, тапталып беткән чиле-пешле шигырьләр… Мин шигырьдән гайрәтем чигеп кайттым.

Менә шушындый мәҗлесләр бүген кешене шигърияттән, әдәбияттан читләштерүгә хезмәт итә кебек тоелды. Белмим, ни өчен шулай?! Бу кешеләрнең наданлыгыннан киләме? Югыйсә, әйбәт шагыйрьләр дә күп бит инде. Хәер, табын артында классика, әйтик, Җәлил шигырьләрен сөйләп тә булмыйдыр инде… Бүгенге тере классикларыбызныкын да…

Менә шундый мәҗлесләрдә укырлык, бер-береңне котлашырлык шигырьләр бик юк икән шул. Заманында минем «Күңелле табын»да әнә шул кытлыкны каплаган өчен коточкыч тизлек белән сатылып бара иде бугай. Хәзер андагы шигырьләр халыкныкына әйләнеп бетте инде. Тагын кирәк.

Безнең язучылар югары темалар, югары әдәбият дип тырыша инде. Мәңгелек әсәрләр иҗат итәләр. Ләкин бүгенге көн кешесе өчен кирәкле гади язмалар турында да онытырга ярамыйдыр. Ихтыяҗ бар икән, эшләргә кирәк. Югыйсә, эшләр хөрти… Әйбәт әсәрләрең киләчәккә барып җитәр ул җитүен, укучыларың барып җитәлмәс. Шуңа күрә, бу өлкәләрне дә күздән ычкындырырга ярамый.

Бетте. Бүгеннән башлап котлау шигырьләре яза башлыйм», — дигән ул.

Фото: matbugat.ru


Читайте нас