+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
15 Июля 2020, 17:20

Мөхәммәтулла Хафизов вафат

13 июльдә 70нче яшендә Башкортстан Республикасының Чиләбе өлкәсендәге беренче вәкиле Хафизов Мөхәммәтулла Исмәгыйль улы вафат булды.

13 июльдә 70нче яшендә Башкортстан Республикасының Чиләбе өлкәсендәге беренче вәкиле Хафизов Мөхәммәтулла Исмәгыйль улы вафат булды.

Мөхәммәтулла Хафизов 1951 елның 27 февралендә Чиләбе өлкәсе Конашак районының Борисово авылында туа. Бөтенсоюз финанс-икътисад институтының икътисад факультетын тәмамлый.

1971 елда «Восход» совхозының өлкән бухгалтеры булып эшли башлый. 1973 елдан 1984 елга кадәр ВЛКСМ комитеты секретаре, СССР Эчке гаскәрләренең финанс хезмәте башлыгы ярдәмчесе булып эшли. 1984-86 елларда Ырынбур өлкәсе башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсенең контроль-ревизия бүлеге башлыгы, 1986-88 елларда - АПК һөнәри берлегенең өлкә комитеты инструктор-ревизоры, Чиләбе өлкәсендәге бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлеге башлыгы урынбасары,
1988-93 елларда - берничә предприятие һәм оешманың баш хисапчысы.

1993-97 елларда «Замоскворецкий» комбинатының Чиләбе филиалы директоры, «Галантус» җәмгыяте финанс директоры, «Чиләбе агрегат заводы»ның финанслар буенча директоры булып эшли. 1997-98 елларда - Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе.


1998 елдан 2012 елга кадәр Башкортстан Республикасының Чиләбе өлкәсендә даими вәкиле булып торды.
«СССР Кораллы Көчләрендә фидакарь хезмәт өчен» 3нче дәрәҗә медале (1979 ел), Чиләбе өлкәсе хакимиятенең Мактау грамотасы (2001 ел), Башкортстан Республикасы Мактау грамотасы (2012 ел) белән бүләкләнгән.

Искиткеч кеше һәм талантлы җитәкче Мөхәммәтулла Исмәгыйль улы Хафизов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Р. Ф. Хәбиров, К. Б. Толкачев, А. Г. Сидякин, А. Г. Назаров,
И. А. Таҗетдинов, Ө. М. Мостафин, А. Г. Хәбибуллин.

Фото: главарб сайты


Читайте нас