Башкортстанның беренче халык шагыйре, “Кызыл таң”ның элекке хезмәткәре Мәҗит Гафуринең тууына — 140 ел.
Мәҗит Гафури – барыннан да элек, шагыйрь, прозаик, драматург. Гыйльми хезмәтләрнең күпчелеге шушы өч жанрга багышлана. Бу шәхес, болардан тыш, балалар әдәбиятын үстерүгә зур көч сала, мәсәл жанрын бездә ул башлап җибәрә, башкорт фольклорын җыюда һәм өйрәнүдә, М. Горький әсәрләрен тәрҗемә итүдә актив катнаша. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә даими эшләп килә. Совет властеның тәүге көннәрендә үк татар һәм башкорт мәктәпләре өчен “Азат мәктәп” дигән дәреслек аның җитәкчелегендә басылып чыга.
Журналистика да Гафури тормышының һәм иҗатының аерылгысыз өлеше булып тора. Һәртөрле истәлек-ләрдә, мемуар әсәрләрдә халык шагыйренең гәзитләр редакцияләрендә эшләве турында язмалар, “Гафури мине журналист ясады”, “матбугатта минем беренче остазым булды”, “матбугатка җитәкләп алып керде”, “гомеренең соңгы көннәренә кадәр гәзит редакцияләре белән элемтәне өзмәде” кебек сүзләр очраштырып торса да, аның журналистлык хезмәте, публицистикадагы үзенчәлеге тиешенчә өйрәнелгән, дип әйтмәс идем.
Мәҗит Гафуринең биографиясе безгә мәктәп елларыннан ук билгеле. Шуны да әйтим: ул — биография — заман идеологиясенә яраклаштырылып үзгәртелә, “төзәтелә” килә. Хәер, бүген сүз ул хакта түгел. Бала чагын һәм яшьлеген күз алдына китерү өчен аның 1930 елның мартында Казандагы “Яңалиф” нәшриятына (илле яше уңаеннан анда сайланма әсәрләрен чыгарырга әзерләгәннәр) үз кулы белән язып җибәргән шактый күләмле тәрҗемәи хәленнән өзекләр генә китерик. Ул анда: “Метрикә дәфтәрем минем 1880 елда туганлыгымны күрсәтә. Бәләкәй чактан әнкәм, син тары урагы вакытында тудың, дип әйтә торган иде, шуңа караганда мин июль числосында туганмын булса кирәк, — дип шаяру катыш башлап китә. — Әнкәй мәрхүмә язу-сызу белмәде, бик йомшак күңелле, матур табигатьле хатын иде. Әткәй яхшы гына төрки таныган (ягъни татарча укый-яза белгән кешене шулай тәгъбир итәләр иде) кеше булып, кайбер елны авылның указлы мулласының рөхсәте яки кушуы буенча авыл мәктәбендә вак балалар укыта иде. Әткәй үзе “укыган” кеше булгач, мине дә надан калдырасы килмәгән, күрәсең, мине дүрт-биш яшькә җитү белән укытырга кереште. 7 яшемдә авыл мәктәбенә сабакка йөри башладым. 8-9 яшьләремдә төрки танып, гарәпчәгә төшкән идем. Шунлыктан әткәйнең миңа бирә торган “гыйлеме” төкәнде. Әткәй нигәдер үзебезнең авылда гына укытасы килми, тирә-якта дан тоткан Үтәш авылы мәдрәсәсенә җибәрде. Бу вакытта 12 яшемдә идем.
Мин Үтәш мәдрәсәсенә барган кышны әткәй белән әнкәй икесе дә вафат булды, мин ятим калдым. Тормышымда чын авырлыклар шуннан башланып китте. Хәзер миңа өйдән китерелә торган азык киселгәнлектән, төрле шәкертләргә хезмәт итеп тамак туйдыра идем.
Үтәш мәдрәсәсе мине туйдырды, авылда тору да авырлашты, шунлыктан тоттым да Уфага киттем. Ләкин ярлы шәкертләр өчен анда да тормыш авыр икән, шуңа күрә Кыешкы авылына Мирсаяф хәзрәт мәдрәсәсенә кайттым. Анда ярты кыш чамасы торгач, тагын да авылыбызга кайтып, укып вә балалар укытып, “хәлфә” булып тора башладым. Шушы елның җәендә үзебезнең авылдашлар белән Урал тауларының эчендә яңа салына башлаган Лапашты дигән заводка киттем. Анда ат белән балчык ташу, кирпеч сугу эшләрендә булдым. 1898 елга кадәр җәй көннәрен Лапашты, Зигазы, Француз заводларында эшләп, кыш көннәрен үзебезнең авыл мәдрәсәсендә укып-укытып тордым да, авыл мулласы белән килешә алмыйча, Троицкийга киттем һәм шул заманда Эчке Русиядә иң мәшһүр саналган, Зәйнулла ишан карамагында булуы белән дан тоткан “Мәдрәсәи Рәсүлия”гә кердем. Анда өч ел кышын иркен тормышлы шәкертләргә хезмәт итеп укып, җәен тирә-якка эшкә чыгып үткәрдем. Күңелдә иң нык тәэсир калдырганы Рәмиевларның алтын приискысыдыр.
“Ишан шәкертләре” дигән ике-өч битле көйле нәрсә яздым. Бу хәлфәләргә дә, шәкертләргә дә бер дә ошамады, мине тукмадылар. Мәдрәсәне ташлап, фатирга чыктым (1902 ел). Казах-кыргыз арасында өч ел мүлдәкә, ягъни укытучы булып йөр-дем. Гореф-гадәтләрен өйрәнеп алдым. “Фәкыйрьлек белән үткән тереклек” хикәясе, “Себер тимер юлы” шигырь мәҗмугасы яздым.
Троицкийның суфилык белән сугарылган, искелек учагы булган мәд-рәсәсе мине туйдырды, 1905 елның августында Буби мәдрәсәсенә киттем, ләкин аның данлы исеме коры төтен икәнлеген күреп, анда өч көн тордым да Казанга карап юлга чыктым. Кайнап торган Казан күңелгә дәрт бирде. Андагы байтак мәдрәсәләрне күреп, аларның хәлләре белән танышканнан соң, “Мәдрәсәи Мөхәммәдия”гә кердем. Ару тоелса да, Троицк мәдрәсә-сеннән алга китеше юк иде. Бишенче елгы революция тәэсирендә яңалыкка омтылган байтак шәкертләр мәдрәсә-не ташлап чыктылар. Революция бастырылганнан соң мәдрәсә тагын иске юлына кайтты.
Казанда мин ул елда чыга башлаган “Казан мөхбире” һәм “Йолдыз” гәзитләренә байтак нәрсәләр яздым. “Яшь гомерем” дигән шигырь мәҗмугасын тәртипкә салып, басарга бирдем.
Күңел эзләнә. Шул эзләнү нәтиҗә-сендә Уфаның 1906 елның көзендә генә ачылган “Галия” мәдрәсәсенә барып кереп, бер ел укыганнан соң, рәсми шәкерт булуны ташлап, калган ике елны ирекле тыңлаучы булып үткәрдем. 1907-1909 елларда язу эшенә бирелеп, байтак нәрсәләр тәмам иттем. Җәй көннәрен казах арасына барып йөрдем. 1909 елның көзендә гаилә корып, Уфада бөтенләй торып калдым”.
Гафуринең журналистлык эшчәнлеге беренче Урыс революциясе йогынтысында туган милли азатлык хәрәкәте нигезендә барлыкка килә. Үзенең тәүге мәкаләләрендә үк халыкны укыту, агарту, авылларда мәктәпләр ачу мәсьәләләрен күтәреп чыга. Иң тәүдә караңгы авылларда яшәгән хезмәтчән халыкны укытырга кирәк, дигән фикерне алга сөрә. Язучының мәгъри-фәтчелек эшчәнлеген чагылдыручы бу тема аның бөтен мәкаләләрендә дә дип әйтерлек кызыл җеп булып сузылып китә. Һәм аның революциягә кадәрге публицистикасын билгеләүче төп тема булып тора. Халык мәнфәгатен күзәтүче, халык тормышы һәм бәхете өчен янучы шагыйрь алдынгы җәмәгать эшлеклесе булып күз алдына баса. Гафури бу чорда “Казан мөхбире”, “Әлгаләме Ислам”, “Бәянелхак”, “Вакыт”, “Йолдыз”, “Ил” гәзитләре белән актив хезмәттәшлек итә.
Мәҗит Гафури аз сүзле, әмма ачы, төртмә телле булган, диләр. Аның язмалары да юморга, сарказмга бай. Язу стилен күз алдына китерү өчен бер генә мәкаләсенә тукталыйк. Ул 1908 елда “Бәянелхак”та басылган “Бер мосафирның сәяхәте”. “Барасы килмәгән кеше кебек, поезд акрын гына кузгалып китте”, дип башлый ул. Автор тәрәзәдән юлның ике ягында булган табигать күренешләренә, завод-фабрикаларга карап бара. Уфа янында Агыйдел аша салынган күпер аеруча исен китәрә. Кем белән булса да үз телебездә иркенләп сөйләшәсе килә аның. “Юкмы икән соң берәр татарча белүче кеше? Яисә юкмы икән берәр мөселман — бу җирләрне сорашып барырга да яхшы булыр иде. Вагон буенча йөри торгач, йоклап яткан бер мөселманны таптым”. Озак кына йоклаган теге кеше, ниһаять, уяна, ул бик телдәр булып чыга — автордан энәсеннән җебенә кадәр белешә. “Имтиханга барган идем, өч төн йокламаган идем”, — ди. “Ни өчен йокламадыгыз, әллә Уфада йокларга рөхсәт юкмы?” “Дин сабаклары укылмаган иде, өч көн шуларны укып яттым”. “Сез кайда укыган идегез?” “Фәлән авыл мәдрәсәсендә унике ел укыган идем”. “Соң, унике ел ятып белмәгән сабакларны өч көндә ничек белдегез?” Автор артыграк ычкындырып ташлаганын сизеп, шөрләп тә кала, теге кеше йә кыйнап ташлар...
Гафури халыкны көрәшкә, бергәләшеп үз хокукын яклау өчен күтәрелергә чакыра. Моңа аның “Халык теләге” мәкаләсе дә мисал булып тора. “Халык теләге белән югалган хокукларны кайтарып алырга мөмкин була. Әлхасыйл халык теләге көчле вә куәтледер... Аны һичбер нәрсә җиңә алмый”. Русиядә беренче Урыс революциясенең җиңелүеннән соң урнашкан каты реакция елларында әйтелгән бу сүзләр халыкны үз хокукын яклау өчен чын көрәшкә чакыру булып яңгырады.
1911-12 елларда Мәҗит Гафури, земство турында берничә мәкалә язып, аларны “Йолдыз” гәзитендә бастыра. Мәкаләләрендә автор земствоны халыкка якын торган бердәнбер оешма дип таный һәм аңа зур өметләр баглый. Тора-бара шагыйрь-журналист бу оешмаларның халыктан читләшә, изүче алпавыт һәм дворяннар кулына күчә баруын да фашлый. Бу максатта ул хәтта 1912 елда Уфада “Земство нәрсә?” дигән аерым китап та бастырып чыгара.
Гафуринең бу чордагы “Авылларда вак бурыч җәмгыятьләре”, “Авылларда мәктәп вә школалар” (“Вакыт” гәзите), “Габдулла Тукай Уфада” (“Ил” гәзите) кебек мәкаләләре мөһим әһәмияткә ия.
Бөек Октябрь революциясен ялкынлы шигырьләр белән сәламләп каршы алган Гафури шундый ук мәкаләләр белән дә чыгыш ясый. Совет властеның тәүге елларында ул, “Кызыл юл” гәзите хезмәткәре буларак, республикабызда яңа җәмгыятьнең матбугатын җайга салу эшендә актив катнаша. “Шәрык ярлылары” һәм аның дәвамы булган “Урал” гәзитләрендә үткен каләмле публицист булып таныла.
1922 елдан “Башкортстан” гәзитендә хезмәт сала. Биредә эшләгәндә республика җәмәгатьчелеге аның иҗат эшчәнлегенең 20 еллыгын билгели, аңа “Башкортстанның халык шагыйре” дигән исем бирелә. Гәзитнең 1923 елның 3 июнендә чыккан саны шушы күренекле вакыйгага багышлана. Галимҗан Ибраһимов, Гыйбадулла Алпаров, Сәйфи Кудаш, Гариф Гомәр һәм башка язучылар, журналистлар Гафуринең иҗат казанышлары турында язалар. “Юбилей вакытында мин үземдә бик зур авырлык сизеп, аны соң дәрәҗәдә уңайсызлык белән үткәрдем, — дип хәтерләде ул соңыннан. — “Әгәр дә әдәби эшләр белән халыкка зуррак хезмәт күрсәткән булсам икән!” дигән уй йөрәгемне тырнады”.
1924 елның августында “Башкортстан” башкортча һәм татарча ике аерым гәзиткә бүленгәч, Мәҗит Гафури, Муса Йосыпов, Гариф Гомәр “Яңа авыл”га күчеп, гәзит эшен төпкә җигелеп тарталар. Гәзитнең идея-әдәби ягын күтәрүдә, аны халык арасында популярлаштыруда Гафуринең хезмәте аеруча ихтирамга лаек. Өметле һәм актив авыл хәбәрчеләрен редакциягә эшкә җәлеп итә.
М. Гафуринең милли матбугатның тарихына һәм аның яңа җәмгыять шартларындагы бурычларына багышланган язмалары да байтак. Аларның “Башкортстан” гәзитендә басылган икесен генә мисалга китерәм. “Борынгы матбугат” мәкаләсендә ул түбәндәгеләрне яза: “Революциягә кадәр бөтен нәрсә байлар һәм аларның ялчылары кулында булган кебек, матбугат та баштанаяк алар кулында, аларның сыйнфый мәнфәгатьләрен күзәтү юлында хезмәт итә иде. 1905 елгы революциядән соң чыга башлаган татар гәзитләренә күз салсак, без югарыдагы сүзләрнең дөрес икәнен күрербез. “Казан мөхбире” – зур алпавыт Алкин, “Кояш” гәзите – миллионер Кәримовлар, “Вакыт” гәзите – мәгълүм алтынчы Рәмиевлар, “Тормыш” гәзите зур сәүдәгәр Госмановлар, “Ил” гәзите Мәскәү байлары һәм көчле миллионерлар тарафыннан нәшер ителеп килде. Эшче, крестьян мәнфәгатен турыдан-туры күзәтү максаты белән чыгарыла башлаган гәзитләр акчасызлыктан, хөкүмәтнең кара сәясәтеннән бер-ике сан чыгу белән туктарга мәҗбүр була торган иде.
Матбугат хәзер эшчеләрнең үз кулына күчте. Эшчеләр – үзенең фабрика, заводыннан, крестьян үзенең караңгы төбәгеннән торып матбугатка кулын сузды, шуны укырга, шунда язарга кереште”.
“Уфада басмаханә эшләре” мәкаләсе көнүзәк проблема күтәрә: “Хәзер Уфада бер гәзит, берничә журнал чыга. Басмаханәнең соң дәрәҗәдә җитешсез булуы нәтиҗәсендә аларны үз вакытында бастырып булмый, халыкка мәгълүмат, хәбәрләр соң барып ирешә.
Матбага эшчеләре өстенә әллә ничаклы эш өелә. Алар көненә 12-15әр сәгатькә якын эшләргә мәҗбүр булганга, арып, хәлдән таеп, авырып, эш сафыннан чыга баралар. Эш болай барса, тиздән аларның эш сафыннан чыгып бетүләрендә һичбер шик юк. Матбага тузаны астында көненә 12-15 сәгать эшләүгә кемнең җаны чыдасын? Алар эшне изге бер нәрсә дип белгәнгә, егылганчы эшләүләрен дәвам итәләр.
Бу көннән башлап 15-20 кешене өйрәтә торган басмаханәчелек мәктәбе ачып, яшьләрне өйрәтә башларга, матбага эшчеләре сафына яңа кешеләр җәлеп итү чаралары күрергә кирәк. Өйрәтүчеләр борынгы тәҗрибәле эшчеләрдән куелыр. Моның бер мисалы Уфада булып үткән иде. Госманов хәреф тезүчеләрне арттыру уңае белән мәктәп ачып, ярты ел эчендә 15-20 хәреф тезүче чыгарды.
Шушы чаралар күрелмәсә, башкорт, татар матбугаты тиздән тәмам тукталачак. Эшче, крестьян халкы бөтенләй матбугатсыз калачак”.
Мәҗит Гафури төрле темаларга тәнкыйть мәкаләләре яза, аларның исемнәре үк “кычкырып тора”, һөҗүмчәнлекләре белән аерыла.
Мәҗит Гафуринең редакцияләрдә бергә көнне-төнгә ялгап зур тырышлык салган хезмәттәшләре аны талантлы шагыйрь, үткен каләмле журналист кына түгел, матбугатка килүче яшьләргә, эшче һәм авыл хәбәрчеләренә ихлас ярдәм иткән кечелекле кеше итеп тә хәтерлиләр. Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудаш Мәҗит Гафури белән бергә эшләгән чакларын түбәндәгечә искә ала иде:
“... Мәҗит ага үзе теләп хатлар бүлеген җитәкли. Бу эшне ул бик яратып башкара, төрле алымнар белән җанландырырга тырыша. Хәбәрчеләр белән тыгыз бәйләнеш тота. Үзенә генә хас булган эш алымы безнең өчен һәрвакыт үрнәк, журналистиканы өйрәнүдә, үзләштерүдә зур мәктәп иде. Аның эшләп утыруын күзәтү — безнең өчен бәхет. Мәҗит ага эшкә барыбыздан да иртәрәк килә. Килү белән хатлар-хәбәрләр белән таныша башлый. Бер хатны кат-кат укый, икенчесенә күз генә йөгертеп чыга, шул ук вакытта үз-үзе беләнме, әллә автор беләнме сөйләшкән кебек, башын чайкап куя, елмая... Шуннан хәбәрләрне төзәтергә керешә. Юк, ул эчтәлеген үзгәртми, бераз кыскарта гына, тик җөмләләрне генә шомарта, тап килмәгән сүзләрне алмаштыра. Шуннан соң хәбәрне үз кулы белән чистага күчерә, аннары авторга киңәшләр биреп хат яза, күчерелгән хәбәрләрне дә җибәрә.
Бөтен нәрсә кулдан эшләнә, машинкалар ул чакта безнең редакциядә юк иде әле. Гадәттә, Мәҗит ага үзенең хатында: “Иптәш! Сезнең хатыгызны алдык, хәбәрегез белән таныштык, аны бераз төзәттек, шомарттык. Әһәмиятне без хәбәрнең эчтәлеген тыгызлауга юнәлттек. Безнең төзәтү белән риза булсагыз, үзегезнең дә тәкъдимнәрегезне язып, кире җибәрегез. Киләчәктә хәбәр язганда безнең күрсәтмәләрне истә тотыгыз, хәбәр һәрвакыт конкрет булырга, исемнәр күрсәтелергә, ә эчтәлеге тыгыз язылырга тиеш, исем-фамилиягезне, эш урыныгызны, яшегезне дә куярга онытмагыз”, дип яза һәм азактан үзенең исемен, фамилиясен куя. Менә шул юл белән эшләнгән хәбәрләр бервакытта да басылмый калмыйлар. Үзенең эшенең нәтиҗәсен күреп, Мәҗит ага шатлана. Эшне иренмичә, яратып башкару аңа зур канәгатьләнү бирә. Ә безнең кебек яшь журналистларга үрнәкле эш мәктәбе иде бу”.
“Коммуна” гәзитенең элекке мөхәррире Мөхәммәт Бикбулатов та 25 яшьтә чагында 1924 елның август ахырында Мәскәүгә укырга китеп барышлый Мәҗит Гафури янына редакциягә кереп сөйләшеп утыруын озак еллар хәтерләде. Ул аңа Бәләбәйдән язышкан. “Болар бара, — диде, мин алып килгән кыска хәбәрләргә күз йөгертеп, — яхшы хәбәрләр. Мондый кыска һәм ачык хәбәрләр килеп чыкса, ял итеп аласың. Беләсеңме, туган, менә бу кәгазьнең ике ягына тыгыз итеп тутырып, бер авыл хәбәрчесе язган. Аны бөтен игътибарыңны биреп, күзләреңне текәп укып чыгасың, ләкин тулысы белән аңлашылмый. Тагын бер кат, ә кайсы чакта ике-өч кат укып чыгасың да, шуннан соң нәкъ каймагын гына сыгып алып, гәзиткә урнаштырасың. Алай итмәс идең, бу хәбәрнең артында тере кеше тора, анда ниндидер бер мөһим факт турында языла, ул, нинди дәрәҗәдә булса да, яңа совет корылышын ныгытуга юнәлтелгән”.
“Яңа авыл” - “Коммуна” үзенең укучыларын илдә барган гигант төзелешләр, эшчеләр сыйныфының героик эше белән таныштырып тора. Мәҗит Гафуринең “Гигантлар тезмәсе” дигән очеркы (1930 елның 1, 6, 9 октябре) бу юнәлештәге тәүге әсәрләрдән була. Очеркта шагыйрь элекке караңгы Себернең индустрияләшү күренешләрен, эшче һәм крестьян бердәмлегенең мәһабәт көчен оста каләм белән сурәтләгән. Гафури Новосибирск шәһәренә колхозчылар слетына һәм “Сибкомбайнстрой”га нигез салу тантанасына “Коммуна” гәзитенең махсус хәбәрчесе булып барган.
“Коммуна”да татар һәм башкорт әдипләре тагын да активрак катнаша башлыйлар. Гомумән, кайсы гына язучыны алма, әдәбиятка, гадәттә, гәзит аша килә. Күпләре өчен гәзиткә язышу гомерлек “икенче һөнәр” булып кала. Гафури бу яклап күпләргә үрнәк була. Авыруы көчәю сәбәпле, 1928 елда редакциядән китәргә мәҗбүр булса да, ул гәзит белән элемтәсен азга гына да йомшартмый. Каләме нәрсә генә иҗат итсә дә, күбрәк “Коммуна”га китерә. Гәзит ветераннары карт шагыйрьнең редакциядә һәрчак зур кадер-хөрмәт белән каршы алынуы турында әсәрләнеп сөйлиләр. Гафури бервакытта да буш кул белән йөрми: я хикәя, я мәкалә, я шигырь тотып килә. Һәм алар һәрчак көннең кадагына суга.
Яшьләргә дә игътибарлылык күрсәтеп, акыллы киңәше һәм ярдәме белән сәләтле күп егет һәм кызларның иҗатына юнәлеш бирә. 1932 елның 24 ноябрь санында Гайнан Әмиринең берничә строфалык “Кимсетелгән Шәмсетдин һәм трудденсез Нуретдин” шигыре басыла. Гафуринең үткен күзе бу кечкенә парчада олы теманы һәм авторында талант чаткыларын тиз күреп ала — шигырьне поэма итеп эшләргә тәкъдим итә. 1935 елда инде әсәр, чыннан да, поэмага әверелеп, аерым китап булып чыга. Ул халык тарафыннан яратып каршы алына һәм аның авторын берьюлы Башкортстанның күренекле язучылары сафына бастыра.
Әстерханда яшәгән Сәгыйть Рәмиевка Габдулла Тукайның язган хатында шундый сүзләр бар: “Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә”. Мәҗит Гафури дә илче дә, сәясәтче дә, җәмәгать эшлеклесе дә булган. Ул заманда “Коммуна” гәзите хәбәрчеләре илнең мөһим төзелешләрендә йөреп кайтып, юл язмалары, очерклар бастыралар. Ул язмаларны уку белән, өендә сырхап ятуына карамастан, Мәҗит Гафури редакциягә автор янына килеп, озаклап сөйләшеп, сораштырып утырырга ярата. Әдәбият, сәнгать, матбугат темаларына мәкаләләр язып китерә. Дөньяда тынычлыкны саклау һәм илдә халыклар дуслыгы, милләтләр дуслыгы турында язганнары бүген дә актуаль.
Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафуринең кешелекле, ярдәм-чел шәхес булуын күрсәтүче мисаллар да күп. Үзенең “Мин кайда?..” шигырендәге “Кайда ярлы, кайда зарлы, кайда моңлы күп була, мин шулар янында булам...” дигән сүзләрен тормышы, гамәлләре белән дә раслый. 1923 елда чыккан “Ачлык тырнагында” китабына гонорарны ачлар фондына тапшыра. Шул ук елда бүләк ителгән сыерны шагыйрь карап-ашатып, сөтен драма театрының фәкыйрь артистларына үзе илтеп бирә торган була. Иҗади эшчәнлегенең 20 еллыгы уңаеннан Уфа сәүдәгәрләре бүләк иткән алтын сәгатьне ятим һәм авыру бала өчен сәдака итә. Аклар-кызыллар сугышында фронтта югалган бертуган абыйсы Мәһәдинең улы Габбасны уллыкка алып үстерә. Габбас соңыннан хәрби медицина хезмәте полковнигы була. Әтисе Гафури яшәгән йорт тирәсендә урам себерүче булган, үги ана кулы астында интеккән Нәгыймә исемле кызны үз гаиләсенә алып үстерә, кыз бала үсеп, алардан киткәч, “Соңгы бүләк” дигән шигырендә аңа “Гомергә балам булып калырсың, йөрәгемдә балам урынын алырсың” дигән юллар багышлый. Якын дусты Газиз Әлмөхәммәтов – еш кына гастрольдә, хатыны, җаваплы вазыйфа башкаручы буларак, командировкаларда йөргәндә бердәнбер балалары Розаны хатыны Зөһрә апа белән үз өйләренә алып кереп, ашатып-эчереп, тәрбияләп торалар. Гомумән, ул Әлмөхәммәтовның җырлавын тыңларга өйләренә еш килә.
Мәҗит Гафури озак кына чирләп, 1934 елның 28 октябрендә нибары 54 яшендә Уфада вафат була. Шигырьләре Уфада, Казанда, Мәскәүдә, Ырынбурда даими басылып килгән шагыйрь олы иҗатына лаек кадер-хөрмәтне исән чагында ук күрә. 1923 елда ук Уфаның зур бер урамына аның исеме бирелә, Тарих, тел һәм әдәбият институты да бераз вакыт аның исеме белән аталып йөри. 1940 елда республикада Гафури районы барлыкка килә. Аның туган авылы Җилем-Каранда һәм Уфада аның йорт-музее ачыла. М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры бинасы алдына аның һәйкәле куелган. Уфаның иң матур мәдәният һәм ял паркы, республикабызда күп кенә күмәк хуҗалыклар (элекке колхозлар) Гафури исемен йөртә. “Мәҗит Гафури — XXI гасыр” иҗтимагый мәдәни фонды М. Гафури исемендәге премия булдырды. Бу бүләк берничә милләтпәрвәр шәхескә бирелде дә инде.
Фәрит Фаткуллин.