+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
4 август 2020, 06:43

Рөстәм Нәбиев Эльбрус тавын яуларга җыена

Ә бу - 5642 метр! Ике аяксыз бер кешенең дә мондый биеклекне моңа кадәр яулаганы булмаган.

Ә бу - 5642 метр! Ике аяксыз бер кешенең дә мондый биеклекне моңа кадәр яулаганы булмаган.

Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

"Мин беркайчан да инвалид арбасына калырга теләмәгән идем. Бу хакта беркайчан да уйламадым да. Мондый тормыш - ул сынау. Ә сынаулар беркайчан да җиңел булмый.

Менә инде 4 ел буена мин инвалидлык алган кешеләрнең башкалардан күбрәк булдыруын исбатларга тырышам, чөнки без - көчле һәм бәйсез кешеләр.

Шуңа күрә мин үземә яңа чакыру ташлыйм: 1-10 сентябрь көннәрендә илебезнең иң югары үрләренең берсен — Эльбрусны (5642) яуларга ниятлим.

Мин куркаммы? Әлбәттә. Тик мин үз-үземә ышанам, Ходай кушса, 1,5 айдан соң яңалык тасмаларында сез мондый язмаларны күрәчәксез: "Рөстәм Нәбиев Эльбрусны үзенә буйсындырды!"

Дуслар, мин беләм, сезнең күбегез минем тормыш сөючәнлегемне белә.
Шуңа күрә мин болай уйладым әле: бәлки, сез дә минем белән бу сынауны үтәрсез? Әйдәгез, бергәләп бу биеклекне яулыйк!" - дип язган ул.

Булдырыр да! Ул бит үзебезнең Чакматаш!

Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас