+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Шәхес
7 август 2020, 14:30

Йөрәкләрдә мәңге сакланыр!

4 августта 67нче яшендә озакка сузылган авырудан соң күренекле педагог, җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан чувашлары Канашының (съезды) элекке җитәкчесе, Уфа районы Советы секретаре Валерий Александрович Сидоров вафат булды.

4 августта 67нче яшендә озакка сузылган авырудан соң күренекле педагог, җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан чувашлары Канашының (съезды) элекке җитәкчесе, Уфа районы Советы секретаре Валерий Александрович Сидоров вафат булды.

Валерий Сидоров 1954 елның 5 маенда Башкорт АССРның Бәләбәй районы Ермолкино авылында туган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Миякә районының Качаган мәктәбендә эшли. Уфа районының Дмитриевка урта мәктәбенә гомеренең ике дистә елын багышлый, унбер ел шушы уку йортына уңышлы җитәкчелек итә.

1999 елның апреленнән В. А. Сидоровның хезмәт биографиясе Уфа районы хакимияте һәм Советы белән бәйле. Ул урындагы үзидарә органнарына гражданлык башлангычларын үстерүгә, сайлау кампанияләрен оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итүгә, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән проектларның киң даирәсен җитәкләде.

1999 елда оешканнан бирле, Башкортстан Республикасы чувашларының Канаш (съезд) башкарма комитетын җитәкли. Валерий Александрович чуваш мәдәниятен саклау һәм үстерү, чувашларның республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен бу вазыйфада күп эш башкарды.

Валерий Сидоровның педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлеге дәүләт тарафыннан югары бәяләнде. Ул «Русия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы», «Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы» исемнәренә, Башкортстан Республикасының Почет грамотасына, ведомство бүләкләренә лаек булды.

Талантлы педагог, җәмәгать эшлеклесе, искиткеч кеше Валерий Александрович Сидоровның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак.

Р. Ф. Хәбиров, К. Б. Толкачев, А. Г. Сидякин, А. Г. Назаров, И. А. Таҗетдинов, Ф. М. Ягафәров, Л. Х. Иванова, В. П. Угаров, А. А. Сәхәбиев, З. Я. Рәхмәтуллина.
Читайте нас