СССРда танылган колхоз рәисе, РСФСР Югары Советы депутаты, БАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, өч орден кавалеры Әмир Зәйнетдиновның тууына 90 ел тулды.
1959 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Чакмагыш районында 120дән артык кеше колхоз рәисе булып эшләде. Алар арасында бер-ике ел гына шушы вазыйфада торганнары да, җитәкченең авыр арбасын егермешәр ел тартып барганнары да булды. Бик күпләрен мактап йөрттек. Депутатлар итеп сайладык, гәзит-журналларга яздык, орденнар, югары исемнәр бирелгәндә ихлас күңелдән котладык.
Әмир Зәкәрия улы Чакмагыш туфрагында үскән менә шул колхоз рәисләренең иң талантлыларының берсе иде. “Иң көчле колхоз җитәкчеләре” дигән темага рейтинг үткәргәндә, мөгаен, ул беренчеләр рәтендә булыр иде.
Беренчедән, ул чын җир хуҗасы, җир сулышын тоя белгән игенче иде. Ленин исемендәге колхозда баш агроном булып эшләгән 1962-64 елларда мул итеп тирес чыгарып, ашлама да кертә, 5-6 центнер уңыш бирә торган басуларда 15-20 центнер төшем ала башладылар. 1965-68 елларда “Авангард” колхозын җитәкләгән вакытта гектар көче 25 центнерны уза башлады. 1966 елда колхозга РСФСР Министрлар Советы һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл Байрагы тапшырылды. 1969-84 елларда “Победа” колхозында һәр гектардан 25-30 центнер ашлык җыеп алдылар.
Гадәттә, язгы чәчүне бригадирлар, агрономнар оештыра, сыйфат өчен дә алар җавап бирә. Әмир абый бу эштә дилбегәне һәрчак үз кулында тотты. “Авангард”та чагында аның чәчү вакытында эш сыйфатын тикшереп йөргәнен үз күзләребез белән күрергә туры килде. Көндез бер мәртәбә барлык агрегатлар янында да була. Караңгы төшкәч, өстенә калынрак киенеп, туфлиләрен итеккә алыштырып, янә басуларга чыгып китә. Кайчагында, аеруча чәчү чоры 1-9 майларга туры килгәндә, бәлеш пешертеп, механизаторларны сыйлап йөри.
Район тарихында аңардан да уңган, һәр эшне шулай үзе ихлас рәвештә оештырып, тикшереп йөрүче колхоз рәисләре сирәк булгандыр. Шулай булганга да уңыш яуланды. “Авангард”, “Победа” колхозлары күп мәртәбәләр Башкортстан, Русия, СССР җитәкчелегенең Кызыл Байракларын яулады. Дипломнар, бүләкләр, мактаулы исемнәр алды.
Уңышлы эшләү өчен өстәл сугып, кычкыру гына җитми. Җитәкче кеше һәр эшне белеп оештырырга, кирәкле сәгатьтә кирәкле командасын бирә белергә тиеш. Оештыру сәләте булган кеше генә моны булдыра ала.
…1969 елның җәе иде. “Победа”га күчкән елы. Август җитте. “Эшнең бугазга җиткән” чагы. Уңыш җыялар, дәүләткә озаталар, салам өяләр, җир сөрәләр, арыш чәчәләр. Кукуруз урырга да төштеләр, тик бу эш бер дә ырамый. Колхоз буенча көнгә 20 гектар җыялар. Ә бөтен мәйдан мең гектарлап. Мондый темп белән барганда бер айга сузылачак. Ә кырау сине көтеп тормый. Үткән елны да саргаеп каткан кукуруз таякларын Октябрь бәйрәменә кадәр җыйганнар. Колхозда биш бригада, биш урында эш бара. Бүген берсенең комбайны ватыла, ташучылар тик ята, ә икенче көнне – киресенчә.
Яңа колхоз рәисенең фәрманы буенча кукурузга тәгаенләнгән барлык техниканы бергә җыйдылар. Аны “мехотряд” дип атап, командирын, комиссарын, ярыш шартларын билгеләделәр, ашатуны көнгә ике мәртәбә оештырдылар. Һәм эшләр китте алга…
Берничә ел үткәч, өстән эшне комплекслы оештырырга, Ипатов ысулын кертергә дигән язу килде. Бу яңалык ничек кертелә дип тикшерергә партия өлкә комитетыннан тикшерүче дә җибәрәләр. “Без ул методны берничә ел элек керткән идек инде”, — диде Әмир Зәкәрия улы, елмаеп.
Ул колхоз активы җыелганда еш кына: “Кешегә яшәргә фатирың, мал кертергә абзарың, ашлык салырга амбарың, техника куярга җылы гаражың, күңел ачарга клубың, балаларыңны укытырга мәктәбең, бәләкәчләргә ясле-бакчаң булмаса, мин шәп председатель дип йөрүеңнән ни файда?” дип сөйләргә ярата иде.
Шушы фикерен тормышка ашыру өчен ул җиң сызганып эшкә тотынды. “Авангард”ка килгән җәйне үк тау башында карьер ачып, таш чыгарттылар, шуңардан ремонт мастерское өйделәр. Төзелеш темпы буенча Әмир Зәкәрия улы рекорд куйды дияргә була. Үрнәк мәдәният йортын бер җәйдә өлгерттеләр. Каразирек урта мәктәбе, Югары Аташта социаль-мәдәни бина да шундый ук тизлектә күтәрелде. Биш авылда да төзелеш кайнап торды. Машина-трактор мастерскойлары, келәтләр, Имәнлекулда 800 баш сыерга сөтчелек комплексы, Җәмәй авылында сыер малы симертү өчен өр-яңа ферма, Каргалыда — сарыкларга һәм кошларга, Югары Аташта дуңгызлар өчен абзарлар, тагын да эреле-ваклы әллә күпме биналар сафка басты. Ул чагында Чакмагыш районына фонд буенча өч мең данә кирпеч бүләләр иде. Шушындый дефицит шартларында төзелеш материаллары табу өчен колхоз рәисенә күпме көч салырга кирәк булганын аңлавы авыр түгел. Иртән Октябрьскийда, көндез Уфада, кич Нефтекамада, диләр иде аның турында.
Озын-озын юллар үтеп кайтса да, ул кичләрен өенә кайтып ятарга ашыкмады. Кышларын үзешчән сәнгать түгәрәкләренең эше аның “шәхси шефлыгында” иде. Смотрлар вакыты җитсә, кайбер колхоз рәисләре кебек: “Әнә партком секретаре, әнә авыл Советы рәисе, профком, комсомол вожаклары карасын, концертлар минем эш түгел”, — дими иде. Репетицияләргә үзе, җәмәгате Ира, кызлары Рәйсә, уллары Руслан һәм Рөстәм – барысы бергәләп баралар. Әмир абый концертларның эчтәлеге буенча акыллы киңәшләрен бирә, авыл үзешчәннәренә ярдәмгә сәхнә белгечләрен китерү хәстәрен күрә, концерт булган көннәрдә сәхнәгә менеп утыргычларны тезеп йөри торган кеше иде. Әнә шуңа да “Авангард”, “Победа” үзешчәннәре һәрчак беренче булды. Колхоз рәисенә үзешчән сәнгатьнең Бөтенсоюз фестивале лауреаты исеме бирелде.
Колхозның спорт командасы, сабантуйларда ярыш атлары да һәр елны диярлек җиңү яулады.
Аның холык-фигылендә үзеннән бигрәк кешеләр турында уйлау, алар турында хәстәрлек күрү дигән алтын сыйфат өстенлек итә иде. “Авангард” колхозына килгәч тә берчак активлар җыелышында шундый сүз башлады: “Район пионер лагеренда Үрнәк-Киндеркүлдән күп булса 10-15 бала ял итә. Ә башкаларның моңа хокукы юкмыни? Әйдәгез, колхозның үз пионер лагерен ачыйк!” Һәм шулай эшләделәр дә. “Авангард” мисалында районның башка колхозлары да пионер лагере оештыра башлады.
“Победа”га килгәч, Имәнлекулдан ике чакрымдагы урман эчендә икешәр катлы ике бина төзелде. Кышларын биредә колхозчылар, Җиңү бәйрәмендә сугыш ветераннары, җәйләрен укучылар ял итә иде.
Әлбәттә, бу кадәр зур эшләрне, аның ышанычлы ярдәмчеләре булмаса, ерып чыга алмас иде. Ул үзенә бик яхшы команда туплый алды. “Авангард”та бригадирлар Фәнил Гәрәев, Баттал Якупов, зоотехник Заһит Кашапов, ветврач Заһит Галиев, инженер Җәмил Ишморатов, агроном Рабис Гәрәев, партком секретаре Мансур Шәймөхәммәтов һәм башкалар белән кулга-кул тотынышып эшләде.
“Победа”ның җитәкче кадрлары, белгечләре турында бер мәкаләдә генә язып бетерерлек түгел. Бригадирлар Зөфәр Големов, Мазһар Әюпов, Рифгать Исламов, Рәис Казыйханов, Хәниф Юнысов, Рамил Хәбиров, Рәзиф Тимерханов, ферма мөдирләре Назыйф Басыйров, Хәдит Фәттахов, Мәгънәви Хәмәтдинов, бригадир ярдәмчеләре Әдип Исаев, Җәмил Мосабиров һәм башкалар үзләренә тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкарды.
“Победа”ның белгечләре Әбүзәр Мортазин, Әнвәр Насыйбуллин, Финал Юнысов, Тәлгать Котлыев һәм башкалар колхоз рәисенең ныклы таянычы булдылар. Шунысын да әйтик: ул урта буын җитәкчеләренә, белгечләренә үзаллы эшләргә мөмкинлек бирде. Вак-төяк мәсьәләләр белән аларның эшенә кысылмады, аны соңгы нәтиҗә генә кызыксындыра иде. Белгечләрне, урта буын кадрларын еш алыштырмады, аларны эшкә өйрәтергә тырышты. Шул ук вакытта ялкауларны, эшсезләрне, буш сүз сөйләп йөрүчеләрне җене сөйми иде. Район, өлкә оешмаларыннан килеп, белер-белмәс көйләренә акыл өйрәтеп йөрүчеләрне дә яратмады. Туры сүзле иде, кемнең кем булуына карамастан, үз фикерен әйтүдән баш тартмады. КПСС Өлкә комитетының беренче
секретаре, башка зур түрәләр каршында да бервакытта да каушап төшмәде. Алар белән бәхәсләшә, үз фикерен дәлилли белә иде.
Аның “партизанлык” гадәте барлык кешегә дә, аеруча үзеннән югары вазыйфа биләүчеләргә ошап бетми иде. Аңардан көнләшеп, аңа карата теш кайрап, ул башкарган эшләрне юкка чыгарырга теләп, моментын көтеп йөрүчеләр дә булды. Һәм аның ягына усал җилләр исә башлады. 1984 елның 22 октябрендә аңа, 1975-80 еллардагы РСФСР Югары Советы депутаты булган, “халык мәгарифе отличнигы” дигән исемне йөрткән, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, бер “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнгән кешегә карата җинаять эше кузгаттылар. РСФСР Җинаять кодексының алты статьясы буенча гаеп тактылар: өстәп язу, урлашу, документларны алдап язу, хезмәт вазыйфасыннан усал максатларда файдалану, урланганны сатып алу һәм ваемсызлык (халатность).
Берничә ел буе Әмир Зәкәрия улын хокук саклау органнары тинтерәтә торгач, үз максатларына ирештеләр. Рәис вазыйфасыннан бушатылды, райком бюросы аны КПСС сафларыннан чыгарды, район Советы сессиясе депутатлык вәкаләтләрен туктатты. Колхоз байлыгын әрәм-шәрәм иткәне өчен 3457 сум акча түләттеләр. Ярый әле төрмәгә үк утыртып куймадылар. Өч орденлы гражданин, элекке Югары Совет депутаты буларак амнистиягә эләкте.
Әмма дөреслек барыбер өскә чыкты, 1989 елның 6 мартында СССР Прокуратурасының Баш тикшерү идарәлеге аның җинаять эше юк дип тапты. Республика гәзитләрендә Әмир Зәкәрия улыннан гафу үтенү турында мәкаләләр басылды. Ул яңадан КПСС сафларына басты. Күрелгән матди зыян кайтарылды.
Утсыз төтен булмый, гаебе булмаса, җинаять эше кузгатмаслар иде, дип тә уйларга мөмкин. Әйдәгез, алты гаепләүнең берсенә – өстәп язу (приписка) дигәненә тукталыйк. 1981 елның декабрендә “Победа” колхозы дәүләткә ит сату планын үтәү өчен үзендәге малларны ул чактагы мал симертү совхозына илтергә тиеш иде. Әмма барысы да план тутырырга кирәк дип малларын илткәч, совхозның барлык амбарлары, хәтта утарлары мал белән тула.
Әмир Зәкәрия улы шундый тәкъдим кертә: “Сезгә барасы мал берничә атна безнең абзарларда торсын. Сездә азайгач, илтербез. Ә документларда илттек дип күрсәтик. Тик сез ул малларны тәрбияләгән, ашаткан өчен тиешлесен түләрсез. Ә хәзер бу турыда килешү төзик”.
Һәм шулай эшлиләр дә. Ничәдер атнадан барлык маллар да совхоз абзарларына күчерелә. Бүгенге аек акыл белән уйлаганда монда нинди җинаять булырга мөмкин инде?! Ләкин хокук саклау органнары бу мисалны үзләренчә бәяли. Чөнки аларга шулай кушылган, аларга эш күрсәтергә кирәк бит.
Колхоздан киткәч, Әмир Зәкәрия улы Бәләбәй совхозында баш агроном булып эшли. Аннары Имәнлекул ремонт предприятиесендә газ кертү инженеры вазыйфасында булып, ундүрт чакрымдагы Югары Манчар авылыннан Имәнлекулга газ торбасы сузу мәшәкатьләре белән йөри. Районда беренчеләрдән булып Имәнлекул авылы өйләрендә газ яна башлый. Аннары “Гидравлика” берләшмәсенең Рәсмәкәй авылы янындагы ярдәмче хуҗалыгы директоры итеп тәгаенләнә. Соңгы елларда район крестьян-фермер хуҗалыкларының башкаручы директоры йөген тартты. Кайда да ул Әмир булып калды, үз эшен җиренә җиткереп башкарды, кешеләргә игелек өләште. Ул кешеләрне чиксез яратты. Чөнки Әмир Зәкәрия улы түрә була алмады. Кем нинди йомыш белән мөрәҗәгать итмәсен, һәркем уңай киңәш, ярдәм алды. Кешеләр дә аны тирән ихтирам итә иде. Үрнәктә бәбәйгә чирләгән колхозчыны “Волга”сында Чакмагышка үзе алып китте һәм берничә көннән бәбәе белән бергә үзе алып кайтты.
Имәнлекулдагы яшь дусты Азат болай дип сөйләгән иде: “Әмир абыйны Чакмагышка баргач, базарга кертмәскә тырышам. Анда керсә, чыга алмый. Аны дистәләгән танышлары, дуслары сырып ала. Әмир абыйны танымаган кеше сирәктер районда. Һәркемгә әллә ничә метрдан кулын сузып күрешергә килә бит ул!”
Ул фермерлар җитәкчесе эшен яшьләргә тапшыргач та Чакмагыш юлын таптаудан туктамады. Үзеннән бигрәк, кеше йомышлары артыннан йөрде. Төрле сәбәпләр аркасында бәлагә тарыган, закон каршында гаепле дип табылган байтак егетләргә акыллы киңәшләр бирде, алар гозере белән югары оешмаларга, хокук органнарына мөрәҗәгать итте.
Ул гомере буена янып, ярсып, һәрчак алга омтылып, кешеләргә игелекле булып яшәде. Аның үлеме дә искиткеч булды. Йокларга яткач, йөрәге тотып, 2003 елның 18 гыйнварында якты дөнья белән хушлашты. Гомер буена ярыш атыдай алга омтылып барулар, гомеренең ахырына җитәрәк җинаять эше кузгатудан туган тетрәнүләр эзсез калмагандыр, әлбәттә. Әле дә түзгән бу йөрәк!
Аусам иде шул чак бәйгеләрдә
Йөрәге ярылып үлгән ат сыман…
Зур шагыйрь бу сүзләрне, гүя, Әмир абыйга атап язган.
Ир кеше җирдә яшәп, өй төзергә, агач утыртырга, балалар үстерергә тиеш, диләр. Әмир абый күтәргән биналар турында югарыда сөйләп үттем. Ул дәвердә колхоз көче белән фатирлар гына да йөздән артык төзелде. Ә колхозчылар, авыл кешеләре үзләре өй салганда колхоздан күпме зур ярдәм алды. Берчак шулай колхоз рәисенең Имәнлекул авылындагы бер механизаторны шелтәләү шаһиты булырга туры килде. Бу иптәш өй салам дип ял көннәре алган, әмма төзелеш башлауны беразга кичектергән. Рәис аңа бик кыска вакытта эшне башларга, колхоз осталарын җибәрергә вәгъдә бирде.
Әмир, Әбүзәр абыйлар утырткан агачлар бүгенге көндә урман булып утыра. Кайда буш урын, чокыр бар, шул тирәләрне коймалап алып, яшь үсентеләр төртеп чыккан иде бит алар. Имәнлекул авыл Советы биләмәләрендә уннан артык капиталь буа төзелде. Матур өйләр, яшеллек, күтәртеп комташ, асфальт түшәлгән урамнар, социаль-мәдәни биналар авылларның йөзен үзгәртте.
Әмир абый белән Ира апа өч бала үстерделәр. Кызлары Рәйсә инженер булды. Руслан — дипломат, Русия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгында Латин Америкасы илләре департаментында беренче секретарь вазыйфасында, хәрби чины генерал дәрәҗәсендә. Төпчекләре Рөстәм Мәскәүдә, нефть сәнәгатендә югары вазыйфада.
Үлем һәрчак үкенечле була. Әмир абыйның тормышы һәм үлеме турында уйлап, күңелгә берничә төрле фикер килә. Шулкадәр тормышны яратучы, җиргә нык басып йөрүче, үз гомерендә алты мәртәбә хирургик операция кичереп тә, барысын да исән-имин үткәргән кеше әле безнең арадан китәргә тиеш түгел, ул әле яшәргә тиеш иде.
Аның турында җитәкче кеше булу ягыннан да үкенечле хисләр туа. 1984 елда ул вазыйфасыннан алынмаган булса, “Победа” колхозында никадәр зур эшләр башкарылган булыр иде?! Әйтик, Имәнлекул авылында Рапаттагы, Сыйрышбаштагы кебек мәһабәт мәдәният сарае балкып торыр иде. Аны төзелеш планнарына керткәннәр иде дә бит.
Әмир абыйны район, республика күләмендә җитәкче итеп куйган булсалар да, зур уңыш белән эшләр иде. Безнеңчә, аның таланты тулысынча файдаланылмады. Ни хәл итәбез, кешеләрне язмыш йөртә. Шунысы шатлыклы: яшәгән вакытында ул җиргә көл түгел, ә гөл чәчеп йөрде.
Хәйдәр Басыйров,
1975-2002 елларда
Чакмагыш районының “Игенче” гәзите мөхәррире,
БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.