Шиһабетдин Мәрҗани – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес, гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты турында утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең татар тарихын чагылдырган иң танылган әсәре. Бөек фикер иясенең мирасын җентекле өйрәнү әле дә дәвам итә, гыйльми язмалар дөнья күрә. Шуларның берсен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
Мәрҗанинең биографиясе төрле яктан өйрәнелсә дә, бу күпкырлы шәхеснең тормыш юлын галимнар әле гизеп чыга алмаганнардыр. Шиһабетдин Мәрҗанинең автобиографиясен алсак, анда кызыклы фактлар очрый, әмма аларга шулкадәр күз өйрәнгән, бу фактларны әллә ни игътибар итмичә генә әйтеп китәләр. Мин бу кечкенә мәкәләдә әнә шундый нәрсәләргә сезнең игътибарны җәлеп итмәкчемен.
...1876 елның июнендә Шиһабетдин хәзрәт данлыклы алман галиме Альфред Эдмунд Брем белән очраша. Бу кеше — “Хайваннар тормышы” дигән фәнни-популяр китапның авторы. Ул Казанда Төркестан якларына китеп барышлый була, һәм шул арада Мәрҗани белән күрешә. Уйлап карасаң, хайваннарга мөкиббән киткән кешегә нигә кирәк мулла белән сөйләшеп утыру? Һәм ул сәяхәтче галим өчен Казанда башка татар мулласы беткәнмени? Әлбәттә, Мәрҗани гади генә татар мулласы түгел, аның фикер йөртү даирәсе бик киң. Ә шулай да, менә “хайваннар тормышы” дигән нәрсә баштан китми...
Бәлки, Мәрҗанинең биографиясеннән икенче бер факт бу нәрсәне ачыклауда ярдәм итәр. 1869 елда Шиһабетдин хәзрәт хайваннарга мәрхәмәтле караш турында нәсыйхәтләр яза. Һәм аның үзенең әйтүенчә, бу хезмәт губернаторның соравына җавап рәвешендә языла һәм урысчага тәрҗемә ителә, “Казанские губернские ведомости” гәзитендә басылып чыга. Бу факт Мәрҗанигә багышланган күп фәнни хезмәтләрдә очрый, ләкин әллә ни сораулар да тудырмый.
Ә Казан губернаторына андый нәсыйхәтләр нигә кирәк булган соң? Реформалар заманында башка эше булмаганмыни? Әгәр губернатор фондында шушы мәсьәлә буенча документ эзли башласак, әлбәттә, бер нәрсә дә таба алмабыз. Чөнки, чынлап та, бу губернатор канцеляриясе эше түгел.
“Нәсыйхәтләр”не Мәрҗани 1869 елда язган. Губернатор сорады, дип әйтүе дә хак. Губернатор эшеннән буш вакытында “Российское общество покровительства животным” дигән җәмгыять эшендә дә катнаша һәм бу оешманың Казан бүлегенең җитәкчесе дә булып сайлана. Нинди оешма соң бу? Күп алдынгы идеяләр ул заманда Европадан килгән һәм бу очракта да шундый оешмалар 1820 елларда Бөек Британия, Франция һәм башка илләрдә барлыкка килә. Аннары инде 1865 елда Русиядә дә оештырыла. Бу оешманы император гаиләсе дә хуплый һәм иганәче итеп өлкән Николай Николаевич (Николай Iнең улы) сайлана. Казан дворяннары һәм зыялылары да, алдынгы идеяләрдән калышмыйбыз, дип, 1868 елның ахырында шул җәмгыятьнең бүлеген оештырып җибәрәләр. Башта 27 кеше әгъза булып торса, бер ел үткәч, монда 67 кеше җыела. Без инде, кызыксынып, татар кешесе булганмы анда, юкмы, дип карыйбыз. Һәм бу чорның билгеле татар байларының берсе – Исмәгыйль Исхак улы Аппаковның да шул дворяннар белән җыелышларга йөрүен күрәбез.
Кызганычка каршы, бу оешманың максатлары, кагыйдәләре әле һаман көн үзәгендә. Ничә еллар һәм, хәтта гасырлар үтсә дә, халык арасында хайваннарга мәрхәмәтле караш әле дә киң таралмаган. Балалар, үсмерләр арасында эт-песиләрне җәзалап видеога төшереп Интернетка кую кебек коточкыч күренешләр бар. Һәм бу әнә шул тәрбия җитмәгәнлектән, мәрхәмәтлелек турында нәсыйхәтләр юклыктандыр. Ә инде XIX гасырга килгәндә, бу чорда иң популяр транспорт атлар булгач, хайваннарны яклау мәсьәләсе бигрәк кискен тора. Һәм “Общество покровительства животным” ассызыклаган иң мөһим идея — “смягчение нравов”, халык арасындагы тупаслыкны, мәрхәмәтсезлекне бетерергә тырышу. Шуңа күрә Казандагы бу оешма бик алдынгы карашларны халык арасында таратуны максат итеп куя.
Ләкин бу оешмага хәтта зыялылар рәтендә йөргән кайбер кешеләр дә “барская забава” дип карый.
Әлбәттә, Шиһабетдин хәзрәт мондый тәрбиясез скептиклар рәтендә булмый һәм 1869 елда бу оешманың соравы буенча нәсыйхәтләр язып бирә. Аңа Казанның иң дәрәҗәле мөселман дин әһеле, ахун буларак мөрәҗәгать итәләр. Шундый ук сорау белән Казан архиепископына һәм башка дин вәкилләре булган руханиларга да мөрәҗәгать итәләр. Әмма Мәрҗани генә бу сорауны җавапсыз калдырмый. Моннан алда Казан һәм Свияжск архиепископның нәсыйхәтләре “Известия по Казанской Епархии” журналында басылып чыккан була. Һәм тагын бер аерым хезмәтне Казан университеты профессоры, бу оешманың әгъзасы Юшкевич әзерләп бирә, аны Казан мәгариф округына кергән уку йортларында тараталар.
Мәрҗани үз хезмәтен мәдрәсәләр өчен яза. Нәсыйхәтләрне Ильминский урысчага тәрҗемә итә һәм аны оешманың җыелышында тыңлыйлар һәм, бастырып чыгару кирәк, дигән нәтиҗәгә киләләр. Шуннан соң нәсыйхәтләрне 800 данә тираж белән бастырып чыгаралар һәм ул язма мәдрәсәләрдә таратыла.
Тиражы күләмле булса да, “Нәсыйхәтнамә” әлеге көндә югалган санала. Мәрҗанинең язма мирасын өйрәнүчеләр аның эчтәлеген үзләренчә фаразлап, “шулай булырга тиештер” дип төсмерлиләр. Мәсәлән, Дамир Шагавиев болай дип яза: “можно предположить, что автор привел в нем хадисы, где говорится о вознаграждении за проявление милосердия к животным и наказании за их мучение и небрежность к ним”.
Әйе, Мәрҗани бу нәсыйхәтләрне хәдисләргә таянып язгандыр, әмма без бит аның телгә бик үткер, бөтен нәрсәгә үз карашы, үз фикере булган шәхес дип беләбез һәм бу уй-фикер йөртүдә булган үзенчәлек аның һәр язма мирасында чагылыш тапкан. Шуңа күрә бөтен Идел буена таралган “Нәсыйхәтнамә”не бер заман табылыр дип өметләнәбез.
Шәхеснең фикерләре үзенчәлеге турында сүз йөрткәндә аның холык-фигыле, тормыш үзенчәлекләренә күз салсак та зыян булмас. Әлбәттә, Мәрҗанинең хайваннарга мәрхәмәтле караш тәрбияләгән хезмәте булгач, ул үзе аларга ничек караган дигән сорау туа. Ул заманда үз йортында яшәгән һәр татар баласы, авылда да, шәһәрдә дә, йорт хайваннарын күреп үскән. Уенчыклар урынына йорт тирәсендәге тереклек белән мәш килгәннәр. Мәсәлән, Мәрҗанинең язмаларыннан күренүенчә, песи балалары белән уйнарга яраткан. Хәтта әнисе үлем өстендә булган чакта да биш яшьлек бала шул песи белән уйнап йөргән, аны уеннан өзеп, әнисе белән хушлашырга кертәләр.
Мәрҗанинең балачагы турында аның Садретдин исемле энесенең сүзләре бик кызыклы. Кечкенә Шиһабетдин шаян бала булып үсә, гел төрле-төрле яңа уеннар уйлап чыгара. “Мәрҗани бала вакытында әтәч, каз, күркә, эт, мәче кеби хайваннар белән уйнауны, аларны бер-берсе белән уйнатуны сөя иде, — дип сөйли Садретдин, абыйсының балачагын искә алганда. – Мәсәлән, йорттагы тавыкларны төрле төстә булуларын сөйми, үзе ак төстәген генә яратканга, йорттагы һәммә тавыкларны бөтенләй акка әйләндерү фикеренә төште. Ошбу фикерен тормышка ашыру өчен чебешләрнең вә кайбер тавыкларның ак булмаганнарын акбур белән буяды...” Күп еллар үткәч, Мәрҗани бу балачак уеннары турында “безнең тавыкларны акка алыштыруыбыз җүләрлек булган икән” дип искә ала.
Бәлки, шул балачактагы “җүләрлекләр” дә хайваннарга мәрхәмәтле нәсыйхәтләр язуга бер этәргеч булганнардыр? Гомумән, олыгайгач, Мәрҗани, олы галим иясе булса да, уку-язу эшләре күп булса да, йорт хайваннарын, кош-кортларны карауда үзенең өлешен кертергә тырышкан, гел аларны ашату ягын кайгыртып торган. Мәсәлән, аның гаилә-йорт тормышын күреп үскән ерак туганы Зәйнәп Кәримия Мәрҗанинең кайбер гадәтләре турында бик кызыклы язмалар калдырган. “Калган икмәк, күмәч катылары, күк кавын, карбыз, алма кабыгы, боларның орлыклары кебек нәрсәләрнең барын да җыеп куя. Көтү кайткач, боларны үз кулы илә сыерга биреп ашата, орлыклары илә тавык, чебеш һәм күркәләрне сыйлый иде”, — дип язган бу ханым.
Шулай итеп, бу кечкенә тарихи сюжет Шиһабетдин Мәрҗани шәхесен тагын бер, яңа яктан күрсәтә. Һәм, тәү чиратта, аның кешелекле, мәрхәмәтле булуын, фикер йөртүенең кайсы тармагын алсаң да алдынгылардан булуын исбатлый. Һәм, әлбәттә, шушы уңайдан нигә теге алман галиме Шиһабетдин хәзрәтне эзләп йөрде дә, нәрсә турында сөйләшеп утырдылар икән дигән сорау инде үзеннән-үзе төшеп кала. Һәм шуны да әйтеп үтү кирәк: бу ике шәхеснең аралашулары гарәп телендә булган, чөнки Брем озак кына Мисырда яши һәм бу телне бик яхшы үзләштергән була.
Лилия ГАБДРӘФЫЙКОВА,
тарих фәннәре докторы.