Хезмәт батыры Рәгыйб Бәдертдиновка — 75 яшь.
Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, намус белән хезмәт иткән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган кешеләр зур хөрмәткә лаек. Тамган тире, тырышлыгы үзенә рәхмәт, хөрмәт китергән кешеләрне “хезмәт батырлары” дип атыйбыз.
Әйе, намус белән яшәгән һәм эшләгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Авыл хуҗалыгында югары уңышларга ирешкән Илеш районының 34 хезмәтчәне Ленин ордены белән бүләкләнде, аларның иң танылганнары — Тәлгать Рахманов, Хәләф Гыйльданов, Тимерхан Нәҗмиев, Рифкать Зиннәтуллин, Фәйзелгаян Яхин, Ләйлә Мәрдамшина Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булдылар. Күпьеллык фидакарь хезмәте олы бүләкләр белән бәяләнгән — Хезмәт даны орденының тулы кавалеры Рәгыйб Бәдертдинов бүгенге көндә Исәнбай авылында яши. Тынгысыз, мәгънәле тормыш юлы үткән Рәгыйб Бәдертдинов туган авылында, районда гына түгел, республика тарихында да тирән эз калдырган шәхес. Ул, үз-үзен аямыйча, бар көчен, тырышлыгын куеп, туган авылына хезмәт иткән кеше.
17 яшеннән комбайнга утырып, дистәләрчә еллар берөзлексез, туган төбәгенең басу-кырларын иңли, ил табынын баетуга үз өлешен кертә Рәгыйб Мәрвәретдин улы. Җир эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенеп хезмәт итте ул. Рәгыйб Бәдертдинов 1945 елның августында Илеш районының Исәнбай авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1963 елда “Октябрь” колхозында комбайнчы булып башлый. 1964-67 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән соң, 1967 елда туган авылына әйләнеп кайта, колхозда комбайнчы булып эшен дәвам итә. Ул эшләгән механикалаштырылган звено ел саен ашлык җитештерү һәм сату буенча дәүләт планнарын һәм йөкләмәләрен арттырып үти. 1974 елдан ел саен “Социалистик ярыш җиңүчесе”, “Коммунистик хезмәт ударнигы” билгеләре белән бүләкләнә. СССР Югары Советы Президиумының 1975 елның 14 февралендәге һәм 1979 елның 12 апрелендәге указлары белән III һәм II дәрәҗә Хезмәт даны орденына лаек була.
Батыр игенче дәүләт планын һәм унынчы бишьеллык йөкләмәләрен 120 процентка, унберенче бишьеллыкныкын 150 процентка үтәүгә иреште. Ел саен югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкәне, ягулык-майлау материалларын һәм запас частьларны янга калдырганы, Бөтенсоюз социалистик ярышындагы зур казанышлары, бер хуҗалыкта озак еллар намуслы хезмәте өчен 1983 елның 7 гыйнварында I дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнде. Шулай итеп Рәгыйб Бәдертдинов Хезмәт даны орденының тулы кавалеры булды. Ул шулай ук СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнде.
1986-90 елларда ул Илеш районы Жданов исемендәге колхозның партком секретаре булып хезмәт итте. БАССР Югары Советы депутаты, КПССның Башкортстан өлкә комитеты әгъзасы һәм бюро әгъзалыгына кандидат итеп сайланды. Төп вазыйфасына җәмәгать эшләре дә өстәлгәч, аның буш вакыты бөтенләй булмады. Әйтик, 1987 елда, кызы туганда да ул Уфада бюро утырышында иде. Хатынының бәби көтүе турында өлкә комитетының идеология буенча секретаре Таһир Ахунҗановка әйткәч, тегесе аны үз бүлмәсенә алып керә дә, Илеш районы дәваханәсенә шалтыраталар. Инде шактый еллар үтсә дә, хатыны Нурлыһөдәнең исән-имин бәбидән котылуы, кызы дөньяга килүе турында сөйләгәндә Рәгыйбнең ачык йөзе тагын да яктырып китә...
Туксанынчы елларда Рәгыйб Бәдертдинов совхоз директоры урынбасары, ындыр табагы машинисты булып эшләде. Ун елга якын Федераль почта элемтәсе идарәсенең Исәнбай бүлекчәсе почтальоны булды. 2005 елдан – пенсиядә. Туган авылында шәхси хуҗалыгында мал-туар, кош-корт асрап көн итәләр.
Тормыш иптәше Нурлыһөдә ханым белән алар биш бала: Илдар, Азат, Азамат, Алмаз һәм Алияне тәрбияләп үстерделәр, барысына дә белем алырга ярдәм итеп, тормышта үз юлларын табарга булыштылар.
Бәйрәмнәрдә Бәдертдиновлар бергә җыела. Гадәти көннәрдә дә аларның өе гөрләп тора, балалары кайта, кеше өзелми бу кунакчыл йорттан. Ныклы, затлы нәсел алар. Рәгыйбнең әтисе Мәрвәретдин һәм әнисе Сания дә тырыш, намуслы хезмәт кешеләре иде. Мәрвәретдин абзый, мәсәлән, үз вакытында фидакарьлеге өчен ВДНХның көмеш медаленә һәм “Почет билгесе” орденына лаек булган данлыклы терлекче иде. Рәгыйбнең җиденче буынгача Бәдертдин, Дәүләтша, Мөхәммәтша, Бикбалта, Ильяс исемле бабалары да шушы җирдә тир тамызып икмәк үстергән мактаулы затлар!
Чын игенчеләр династиясен дәвам иткән, балаларын эшсөяр итеп тәрбияләгән, Илеш игенчесенең данын арттырган хезмәт батырын юбилее белән ихлас тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тигез парлы тормыш, кайгы-хәсрәтсез көннәр, олы бәхетләр, якыннарыгызның игелеген күреп, озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез – җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын!
Анатолий РОМАНОВ,
Илеш районы Ветераннар
советы рәисе.