Бүген Уфада Русия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе башлыгы Алексей Чириков белән хушлаштылар.
Ул 31 августта вафат булды.
Матәм чарасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты.
Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Алексей Чириков еллар дәвамында барлык вазыйфаларда үзен чын офицер итеп танытты, яраткан эше өчен җан атты, дип билгеләп үтте.
- Без бу хезмәтнең никадәр түземлелек таләп итүен беләбез. Алексей Львович һәрвакыт үзенең иң яхшы һөнәри һәм кешелек сыйфатларын, намуслылыгын, хезмәт бурычына тугры булуын, югары профессионализмын күрсәтергә тырышты. Аны үз эшенә бирелгәнлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм принципиальлеге, таләпчәнлеге өчен бәяләделәр. Шул ук вакытта ул хезмәттәшләре белән аралашканда һәрвакыт гадел булды, кул астындагыларның ихтыяҗларына һәм үтенечләренә игътибар белән карады. Ул кыска, ләкин якты гомер юлы үтте. Бик яхшы гаилә башлыгы иде. Аның турында якты истәлек хезмәттәшләре, туганнары һәм дуслары йөрәгендә мәңге сакланачак, - диде республика парламенты спикеры.
Чириков Алексей Львович 1975 елның 26 маенда туган. Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа югары мәктәбен, Русия ФСИН Хокук һәм идарә академиясен тәмамлый. Җинаять-җәзаны үтәтү системасының төрле вазыйфаларында хезмәт итте. ФСИНның Башкортстан Республикасы буенча башлыгы вазыйфасына 2019 елның ноябрендә билгеләнгән иде.
Фото: bashinform.ru