+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Шәхес
15 сентябрь 2020, 09:25

“Киләчәгең яхшы булыр!”

Студент Рифхәт Нагаевка 64 ел элек күренекле шагыйрь шулай ди. Аның фаразы дөрескә чыга.

Студент Рифхәт Нагаевка 64 ел элек күренекле шагыйрь шулай ди. Аның фаразы дөрескә чыга.

Аның белән бергә үскәннәр, укыганнар, эшләгәннәр, гомумән, азмы-күпме аралашырга туры килгәннәр Рифхәт Талип улы Нагаевны үз эшенә-һөнәренә фидакарь бирелгән, гаделлекне яклап утка-суга керергә әзер, хакыйкатьнең күзенә туры караучы шәхес, кыскача гына әйткәндә, чын коммунист буларак белә.

Авыргазы районының баш зоотехнигы чагында да, республика күләмен­дә терлекчелек тармагында шактый югары вазыйфалар башкарганда да күпләрдән аерылып торган шушы сыйфатларга ия иде. Мондый сыйфатлар аңа каннан бирелгән һәм балачактан тәрбияләнгән, озын тормыш һәм хезмәт юлын үткәндә ныгыган.
Әйе, барыбызның да чишмә башы гаиләдән, әти-әнидән юл ала шул. Авыргазы районы Исмәгыйль авылының алдынгы карашлы крестьяны Талип Нагаев колхоз оештырышкан, шунда бригадир булган. Колхоз рәисе, гомум эш күрсәткечләрен ялган юл белән күтәрү максатында, бригадирга тырматылмаган җиргә бодай чәчәргә әмер биргән. Тегесе, әлбәттә, тыңлашмаган, шуның өчен “өчлек”нең хөкем карары белән ике ел гомерен “ГУЛаг”та үткәргән. 1940 елда котылып кайткач, аны яңадан үз вазыйфасына куйганнар. Сугыш башланып, ай ярым үткәч, хәрби комиссариатка барып күренергә булган. Һәм шул ук көнне аны — 1903 елгы кешене — Алкино лагерена, тиздән фронтка озатканнар. Ә бит илнең югары органы чыгарган указда 1905 елгы һәм аннан яшьрәк гражданнар сугышка алынырга тиешлеге әйтелгән. Талип Нагаев 1941 елның декабрендә Мәскәүне саклаганда һәлак булган.
“Әни кулында без өчәү калдык: алты яшемне тутырып килүче мин һәм ике энекәш, — дип хәтерли ул чакларны Рифхәт Талип улы. — Бераздан әнинең әнисе безнең дүртебезне, сыерыбызны да ияртеп, үзе янына Иске Тимешкә авылына алып кайтып китте. Әни анда беренче көннән үк колхозда атлы эшкә тотынды. Бер яшьлек энем үземнең кулымда ачтан үлде. 1942 елның мартында әни белән икәү авылыбызга кайттык. (Өч яшьлек энем белән сыер Иске Тимешкәдә җәйгә кадәр тордылар әле). Кайтып керсәк — өебезнең яртысы, ә абзар бөтенләй юк. Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән кешеләрне безнең өйгә урнаштырганнар икән, ә аларга ягарга кирәк. Инде безнең ашарга да, ягарга да юк. Күрше бабайлар бераз бәрәңге бирде, ара-тирә — аерткан сөт һәм катык. Апрельдә инде әни үзе кебек 20-30 хатын-кыз белән бездән 60 чакрым ераклыктагы Карлыман элеваторыннан чәчүлек орлык ташуга керешеп китте. Җилкәләренә капчык асып. Бер урап кайтулары өч көнгә сузыла. Һәр кайтуларын без Үзән елгасы буена төшеп көтеп торабыз. Мескенкәйләр үзләре хәлдән таеп, чабаталары өзгәләнеп беткән була. Ул арада елга котырынып таша башлый. Ир-атлар аның аша тар гына басма сала. Арытабангы елларда да бу шулай кабатлана...”
Рифхәт исемле бу малай үз сыерлары белән басуларны тырмата, ат җигеп җир сөрүдә, комбайннан ашлык ташуда алдынгы булып таныла. Ике ел бригадир ярдәмчесе эшен алып барырга да туры килә.
Ундүрт яшендә чактагы бер вакыйганы онытмый ул. Аңа Кораллы Көчләргә җибәреләсе өч атны 70 чакрымдагы Стәрлетамакка кадәр озатып баруны йөкләтәләр. Юлда ул сөрлегеп егыла, корсагына ат баса, өстеннән арба үтә. Өенә кайтып, дүрт айга якын изаланып ята, авыл фельдшерыннан башка берәү дә аның исәнлеге белән кызыксынмый. Сукыр эчәгенә зыян килгәнлеген 45 ел үткәч кенә хатыны — зур тәҗрибәле табибә ачыклый. Ә моңарчы ул дистәләрчә тапкыр медицина комиссиясе үткән була.
Рифхәт Талип улының озак елларга сузылган фидакарь хезмәте, дөреслек өчен кыю көрәшүе, актив тормыш позициясендә торуы турында аның хезмәттәш-якташлары, Авыргазы районында туып-үскән шәхесләр — Башкортстанның атказанган икътисадчысы, доцент, 90нчы елларда республика Госпланы (Дәүләт план комитеты) рәисе урынбасары булып эшләгән Роберт Борһанов, КПСС өлкә комите­тының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате бүлеге мөдире урынбасары вазыйфасын башкарган Фәнис Диваев “Кызыл таң”да төрле елларда язып та чыктылар. Ул үзе дә, җаваплы эшләр башкарганда, гәзитебездә кискен проблемалар күтәргән мәкаләләр бастырды. Ә соңгы елларда инде, хатирәләргә бирелеп, үзенең язмышына ниндидер дәрәҗәдә йогынты ясаган өлкән буын кешеләре хакында язды. Мәсәлән, Авыргазы районына 18 ел җитәкчелек иткән Мәрһәм Сабитов, авылдашы, фронтовик шагыйрь, Татарстан дәүләт гимны тексты авторы Рамазан Байтимеров турында.
Рамазан абзыйга килгәндә, аның — авыл укытучысының — колхоздагы хуҗасызлык күренешләрен тәнкыйть­ләп район гәзитенә мәкаләләр язуына, шуның өчен җитәкчеләрнең кысымына, бирешмәвенә соклана мәктәп укучысы Рифхәт. “Бу абый әтием кебек гадел, кыю икән”, — дип күңеленә салып куя. Ә инде соңрак, шагыйрь Татарстанда яшәгәндә, Рифхәт авыл хуҗалыгы институтының беренче курсында укыганда язмыш аларны — ике җәяүлене — кышкы ачы буранда Уфа — Исмә­гыйль юлында очраштыра. Арада мондый сөйләшү була:
“— Рифхәт, син берүзең булсаң, төнлә юлга чыгар идеңме?
—Таш яуса да кайтыр идем.
— Бүредән курыкмыйсыңмы соң?
— Кешеләрне бүре ашаганын ишеткәнем юк әле”.
Таң әтәчләре кычкырганда болар авылга килеп керә.
— Рифхәт, син батыр егет икәнсең! — ди Рамазан абзый хушлашканда. — Киләчәгең яхшы булыр, институтта тырышып укы.
1960 елда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Рифхәт Нагаев туган авылында эшләргә җиң сызганып кайта. Ләкин җитәкчелек аны Авыргазы районы авыл хуҗалыгы идарәсенең токымчылык эше буенча зоотехнигы итеп тәгаенли. Ул чакта район терлекчелек буенча республикада иң арттагылардан санала. Өч сыердан ...бер бозау алына. Һәр сыердан елына 800-1000 килограмм сөт савыла, һәр баш малның тапшыру авырлыгы 170-180 килограммнан артмый. Менә шундый шартларда беренче көннәрдән үк чәмләнеп эшкә тотынудан башка чара калмый. Күпчелек колхозларда сыер, сарык, дуңгызларны ясалма орлыкландыруны шәхсән үзе оештыра. Бу алдынгы алымның уңай нәтиҗәләре озак көттерми.
Фәнис Диваев хәтерләүләреннән: “1961 ел. Безнең икебезгә дә 26шар яшь. Мине ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре итеп сайладылар, Рифхәтне план бүлегенә күчерделәр. Аңа тоташ район һәм колхозлар буенча бухгалтерлар белән берлектә планнар һәм отчетлар төзеп, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшыру йөкләтелде. Бу бурычларны ул яхшы үтәде. Өстәвенә, җәмәгать эшләрен дә җигелеп тартты.
Без икәү район мәдәният йортында беренче тапкыр яшьләр хоры оештырдык. Ярдәмгә Уфадан бер хормейстер да җибәрделәр. Соңыннан үзебездә генә түгел, Уфаның мәдәният сарайларында һәм паркларында да чыгыш ясадык.
Рифхәт эшкә кайткан дәвердә бездә югары вольтлы подстанция төзелә башлаган иде. Рифхәт шуңа биш ай буе шимбә саен тирән багана төбе (барлыгы 23) казыды. Соңрак район үзәгендә нигез салынган “Җиңү” паркын төзек­ләндерүдә актив катнашты. Мондый эшләр өчен, әлбәттә, бер тиен дә акча түләнми иде”.
1962 елда Стәрлетамак һәм Авыр­газы районнары кушылгач, Р. Нагаевка Стәрлетамак токымчылык станциясе директоры вазифасын тәкъдим итә­ләр, ләкин ул туган районында колхоз зоотехнигы булып калуны хуп күрә. Ике елдан районнар яңадан тергезелә, Рифхәт Талип улы Авыргазы райо­нының баш зоотехнигы итеп тәгаенләнә һәм шушы вазифада 10 ел эшли. Терлекчелек тармагы буенча район республикада алдынгылар исәбенә чыга. Продукция җитештерү 3,5-4 тапкыр арта. Фермалаларның 90 проценты Нагаевның шушы 10 еллыгы дәверендә төзелә. Шул исәптән 5 терлекчелек комплексы аның тәкъдиме белән һәм турыдан-туры җитәкчелегендә төзелеп сафка баса. Толбазы катнашазык заводы салырга ниятләгәч, аның сызым һәм эскизларын Пензадан үзе барып ала, эшне даими контролендә тота.
Рифхәт Талип улының казанышларын республика җитәкчелеге дә күрә, бәяли. Аңа “Почет билгесе” ордены тапшырыла. 1974 елның сентябрендә аны КПСС өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы итеп үрләтәләр. Хәзер инде ул үзенең эш колачын республика буенча җәелдерә. Җаваплы һәм тынгысыз вазифаны 11 ел башкару чорында ул 100 терлекчелек комплексы төзелешенең файдалануга тапшырылуын һәм проект куәтенә чыгарылуын ныклы контрольдә тота. Тармакта җитешсезлекләр аеруча күп булган теге яки бу районда аңа айлар буе командировкада булырга, эшләрне җайга салырга туры килә. Фидакарь хезмәте өчен ул икенче “Почет билгесе” ордены, БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. (Инструкторларга орден бирү сирәк күренеш иде).
1985 елда республика Дәүләт агросәнәгать комитеты оештырылгач, аның рәисенең терлекчелек һәм эшкәртү сәнәгате буенча урынбасары итеп Рифхәт Нагаев тәгаенләнә. Бу вазифаны ике елдан артыграк башкарган вакыт эчендә ул шушы яңа структурадагы эшне көйләп җибәрүгә гаять зур өлеш кертә. Тәүге көннәреннән үк районнар һәм аларның агропром җитәк­челәре белән эшлекле элемтә урнаштыра.
1988 елдан ул — “Башмясо” бер­ләшмәсе генеральный директоры урынбасары. 1991 елның июненнән — генеральный директор. Ул колхоз-совхоз­ларның ит комбинатларына мал тапшыруның анык графикларын һәм килешүләрен төзи, аларның төгәл үтәлүен таләп итә.
Берләшмәнең яңа үрләр яулый башлавы, кызганычка каршы, СССРның таркалу чорына туры килә. Көйле барган эшләргә аяк чалу башлана, эшлекле элемтәләр өзелә. Ит комбинатлары мал тапшырган хуҗалыкларга акча түли алмый. Мондый хәлдән ничек чыгарга? Саратов өлкәсендә ит комбинатлары фирма кибетләре, кафелары ачканлыгын ишетеп, Нагаев шунда юл тота. Аннан кайтып, бездә дә шулай эшләргә кирәк, дигән тәкъдим белән дистәләрчә чиновникның бусагасын таптый, радио, телевидениедә, матбугатта чыгыш ясый. Башкортстан Югары Советы Рәисе Мортаза Рәхимовка кадәр барып җитә. Республика җитәкчесенең: “Бу безгә нәрсә бирәчәк?” — дигән соравына болай дип җавап кайтара: “Кибет киштәләрендә һәрвакыт яхшы сыйфатлы ризык булачак, әлегәчә чүплеккә ташлана торган баш-тояк, эчәк-бавыр да сатылачак, мал тапшыручылар акчаны шул көнне үк алачак”.
Мортаза Гобәйдулла улы бу тәкъдимне күтәреп ала, Уфа һәм Сибай ит комбинатлары бер ай эчендә өчәр кибет ача, мондый сәүдә нокталары тиз арада барлык шәһәрләрдә эшли башлый. Нагаев алдан күргәннәр, вәгъдә иткәннәр, чынлап та, гамәлгә аша.
Рифхәт Талип улы 1992-97 елларда Авыл хуҗалыгы министрлыгында баш белгеч булып эшләп, 62 яшьтә пенсиягә чыгып, гаиләсе белән туган авылы Исмәгыйльгә кайта. Аның хәләл җефете Гөлҗиһан Миңнияр кызы — Авыргазы район дәваханәсендә 14 ел, Куватов исемендәге Республика клиник дәва­ханәсендә 25 елдан артык эшләгән күренекле табибә. Күп тапкырлар ул Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Илгә, халыкка гомер буе фидакарь хезмәт иткән Нагаевлар балалары һәм оныклары белән дә хаклы горурлана. Кызлары — әнисе кебек үк югары категорияле табибә. Уллары инде чирек гасыр Башкортстан Башлыгы Хаки­миятендә консультант булып эшли. Оныклары шулай ук хезмәттә дә, укуда да, спортта да уңышлары белән сөендәрә.
Моннан 23 ел элек туган авылга яшәргә кайту белән үк Нагаевлар шәхси хуҗалыкларында күпләп мал, кош-корт асрый, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә башлый. Ит өчен тоташ көтү тәшкил итәрлек сыер малы үстереп симертәләр. Азык-төлек белән 3-4 гаиләне тәэмин итеп тора. Ә бер елны авыл Советының махсус комиссиясе аларның ихатасын үрнәкле дип таба һәм икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкли.
“Шәхси хуҗалыкта хәзер эш күләмен киметә төштек”, — ди Рифхәт Талип улы. Ә менә аның иҗтимагый активлыгына әле дә сокланырлык. Ул озак еллар КПРФның Авыргазы район комитеты секретаре вазыйфасын үтәде. Аның эшендә бүген дә актив катнаша. Көнүзәк һәм тарихи темаларга район гәзитендә мәкаләләр бастыра, төрле чараларда халык алдында чыгышлар ясый.

Фәрит Фаткуллин.
Авыргазы районы.


Читайте нас