Остазыбыз Хәния Вәлиева без — укучылары өчен тормышта һәр җәһәттән юл күрсәтүче маяк булды.
Табигатебез быел мулдан биргән ямьле матур көннәрнең берсендә мин, якты хатирәләремне барлап, яраткан укытучымны күрергә ашыгам. Капканы ачып, әйтерсең лә җәй җылысын гына түгел, һәрчак матурлыкка омтылып яшәүче хуҗабикәнең күңел җылысын да тойган аллы-гөлле чәчкәгә күмелгән ишек алдына үтеп керәм, ә анда чәчәкләре генә түгел, күбәләкләр, бал кортлары, шунда җыелган бар тереклек, кояш нурларында коенып, шатланып, хөрмәтле укытучым Хәния Әхмәдислам кызы Вәлиеваны якынлашып килгән бәйрәм — Укытучылар көне белән тәбрикли сыман. Ирексездән, җанны ниндидер җылылык биләп ала.
Укытучым... Бар гомерен изге хезмәткә — балаларга белем ачкычлары бирүгә, алардан чын кеше тәрбияләүгә багышлаган кеше ул. Чын укытучы исемен йөртү — бик зур җаваплылык. Аның өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, акыл тирәнлеге, иман ныклыгы кирәк.
Хөрмәтле укытучым Туймазы райо-нының Югары Троицкий авыл Советына караган Кармалка авылында тырыш, тату гаиләләрнең берсендә — Әхмәдислам абый белән Мәликә апаның җиде балалы гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Заманында гөрләп торган бу авыл таби-гатьнең иң матур төбәгендә урнашкан. Тирә-якта урман-акланнар, күзнең явын алырлык табигать гүзәллеге. Авылның буеннан-буена челтерәп чишмә ага. Янәшәдә шомырт агачлары үсә, һәр яз саен алар, тирә-якка хуш ис бөркеп, ап-ак чәчәккә төренә, берсеннән-берсен уздырып кошлар сайрый.
Шушындый хозур табигать кочагында яшәгән бу кечкенә генә авыл. Халкы да бик тырыш, эшчән һәм тату булган аның. “Стахановец” исемен йөрткән бу колхоз Бөек Ватан сугышы чорында — Җиңүне якынайтуга, сугыштан соңгы елларда илне тергезүгә зур көч сала. Халкы билен биштән буып басуларда иген үстерә, фермаларда мал карый, хәерчеләнгән-йончыган авылга яңадан җан өрә.
Әтисе Әхмәдислам, Курск дугасы, Сталинград янындагы дәһшәтле алышларны үтеп, берничә мәртәбә каты яраланып, орден-медальләре белән исән-имин туган якларына кайта. Мәликә апа ул киткәндә дүрт бала белән калган була. Әхмәдислам белән Мәликә йорт-кураны яңадан тергезеп, яшәп китәләр. Икесе дә җырга оста, авылда үткән аш-су, бәйрәмнәрдә урыннары гел түрдә була.
Сугыштан соңгы елларның авырлыгын Хәния апа үз җилкәсендә татый. Уңган, тырыш, тәртипле гаиләдә ул бер эштән дә курыкмый үсә. Әтисе белән бергә печән чаба, өч чатлы сәнәк белән эскерт коя, урманнан агач, утын ташый, бәләкәйдән үк хезмәт белән тәрбияләнә. Яланнарда кошлар сайравына кушылып, моңлы җырлар җырлап үсә ул. Аны бәләкәйдән мәҗлесләрдә урындыкка бастырып җырлаталар. Үсә төшкәч, кыр-болыннарга чыгып моңнарын яңгырата. Сәхнәләр-дә, сабантуйларда җырлый. Ходай аннан моңны гына түгел, чибәрлекне дә кызганмаган.
Авылда җидееллык мәктәпне тә-мамлагач, укытучы булырга хыялланган кыз Бәләбәй педучилищесына укырга керә. Аннары читтән торып Башкорт дәүләт педагогия институты-ның урыс теле һәм әдәбияты факультетын уңышлы тәмамлап, кулына диплом ала.
Зифа буй-сынына килешле костюмын киеп, озын толым чәчләрен өскә җыеп, дәрес үткәргән мөлаем йөзле апаны сыйныфыбыз белән түземсезләнеп көтеп ала идек, күзебезне алмый йотлыгып аны тыңлый идек. Ул җылы карашы, ихлас йөрәге белән безне үзенә җәлеп итте, һәркемнең күңеленә ачкыч таба белде. Һәр укучыны шәхес итеп күрә, дәресләрне йөрәкләргә үтеп керердәй итеп аңлата иде. Безне чын күңеле белән яратты, гадел һәм гади, шул ук вакытта абруйлы һәм таләпчән укытучы булды. Һәм гомер юлыбызда безне изге эшләргә рухландыручы һәм көч бирүче маяк ул.
Хәния апа — безгә генә түгел, үзенә карата да бик таләпчән кеше. Чөнки белемен камилләштерү өстендә бертуктаусыз эшләгән, иҗади эзләнүдә булган, гел яңалыкка омтылган, заманга ияреп атлаган, эшендә новаторлык алымнары кулланган, эш тәҗрибәсе белән уртаклашкан укытучы ул. 47 ел гомерен укытучылык эшенә багышлаган, күп еллар дәва-мында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булган Хәния апа үз эшенә гел тугры була белде, эшен җиренә җиткереп, намус белән башкарды. Балаларга укытучы гына түгел, киңәшче, икенче әни дә була алды ул. Дәресләрне тормыш белән бәйләп алып барып, киләчәккә ышаныч белән карап, алда үтеләчәк сынауларга әзерләүче, авыр чакта ярдәм сорап килгәннәргә һәрвакыт булышучы да ул. Көчле методист буларак та районыбызда аны яхшы беләләр. Аның тынгысыз тырыш хезмәте, мәктәпне, балаларны яратып, бөтен күңелен биреп башкаруы лаеклы бәяләнде. Ул — “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы”. Русия Мәгариф министрлыгының, район мәгариф булегенең Мактау грамоталары белән бүләклән-гән шәхес.
Балаларга әхлак нигезләрен төшендерү, патриотик тәрбия бирү, туган-үскән җиргә мәхәббәт тәрбияләү, илебез белән горурлану һәрвакыт аның хезмәт юлында кызыл җеп булып үтте. Сугыш һәм тыл ветераннарын зурлау, батырлыклары алдында баш ию Хәния апаның тәрбия эшендә гел алгы планда булды. Шул уңайдан аның башлангычы белән бик күп сыйныфтан тыш тәрбия чаралары: ветераннарга багышланган фотостендлар, төрле викториналар, китап укучылар конфе-ренцияләре, сыйныф сәгатьләре, өлкән яшьтәгеләргә ярдәм акцияләре, хәрби-патриотик җырлар бәйгесе, строй җырларына ярышлар, ветераннар белән очрашулар, “Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмады” темасына әдәби-музыкаль монтаж, Бөек Җиңү көн-нәрендә балалар белән зур концертлар оештырылды. “Җиңү көне”, “Изге сугыш”, “Солдатлар”, “Батырлар җыры”, “Катюша”, “Шайморатов генерал” җырлары яңгырады. Хәния апаның үзе башкарган җырлары да гүзәл туган-үскән җиргә мәхәббәт белән сугарылган.
Минем әтием Мөҗәет белән әнием Фатыйма укытучылар иде. Хәния апа Тукай авылына килен булып төшкәч, алар әтием белән бергә эшләделәр. Әтием, сугыш ветераны, хаклы ялга чыккач та, Хәния апаны еш искә алды. “Бөтен авыл халкы Хәния апаңның эчтәлекле чыгышларын, җырларын тыңларга җыела иде. Без, сугыш ветераннары, кулга винтовка алып атакага кергән чакларыбызны искә төшерә идек”, — дип сөйләгән әтиемнең күзләреннән яшьләр тама иде.
Хәния апа гомергә җыр-моңнан өзелмәде. Әле дә, өлкән яшьтә булуына карамастан, сәхнә йолдызы булып балкый. “Менә кайда ул моң чишмәсе”, диләр аның турында. Ул район конкурсларында катнаша, хәтта 74 яшендә шагыйрь һәм композитор Әкрам Даутовның 105 еллык юбилеена багышланган район конкурсында “Әниемә хат” җырын башкарып, 1нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Хәния апа бүген дә һәрдаим мәктәп тормышы белән кызыксынып яши. Укучылары бүген дә яныннан өзелми, зур ихтирам, хөрмәт күрсәтәләр. Чәчәк гөлләмәләре, күчтәнәчләр белән киләләр. Хәния апа күз яшьләре аша: “Озак еллар мәктәп тормышында кайнап, укытучы дигән олы исемгә тап төшермичә, сайлаган һөнәремә тугры калу, хезмәтемнән ямь табып яшәү, укучыларымның күңелендә нур булып балку – бу бәхетле язмышым, яшәвемнең бар мәгънәсе шунда”, — ди.
Тормыш иптәше Рәшит абый да авылда җәмәгать эшләрендә актив катнашып яши. Шушы авылда туып-үскән, бәләкәйдән ата-бабалардан авылның тарихы белән кызыксынган һәм аны яхшы белә. Бөек Ватан сугышы ветераннарын соңгы юлга озатуны оештыру, мәрхүмнәрнең тормыш юлын искә алып, җылы сүзләр әйтеп, якыннарының, туганнарының кайгысын уртаклашу һәм җиңеләйтү һәрчак Рәшит абый катнашлыгында үтте. Заманында ул алты авыл буенча комсомол секретаре, аннары авыл Советы рәисе, балык үрчетү һәм үстерү хуҗалыгы җитәкчесе вазыйфасында эшләп, хаклы ялга чыкты. Әле дә һәр сайлау кампаниясендә катнаша. Яратып укыган “Кызыл таң” гәзитенең актив хәбәрчесе дә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бик күп мәкаләләре “Кызыл таң” битләрендә басылып чыкты.
Рәшит абый белән Хәния апа тулы, матур тормышта яшиләр. Күптән түгел күркәм гомер бәйрәмнәрен — 75 яшь-ләрен үткәрделәр. Укытучылар көне белән котлап, бәйрәмнәре уңаеннан да ихлас тәбрикләп, күңелемдәге иң изге теләкләремне җиткерәм: сәламәт булыгыз, балаларыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз хәстәрлеген, кадер-хөрмәтен тоеп, дөньяга яктылык, матурлык өстәп, озын бәхетле гомер кичерүегезне телим.
Асия САФИУЛЛИНА,
табибә.