Дүртөйле районының Иванай модельле китапханәсендә Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаевка багышланган хәтер кичәсе үтте.
Авыл китапханәчеләре Гөлназ Ханова һәм Регина Хәйруллина шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыргач, аның китапларыннан, шагыйрь турында иҗатташларының хатирәләре һәм аның гыйльми эшләрен яктырткан китап-журналлардан торган “Тирән тамырлы иҗат” дигән бай китап күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.
Дүртөйле шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы, шагыйрь Рафаил Хафизов Равил Бикбаев белән аралашу хатирәләрен сөйләп ишеттерде. “Дулкын” әдәби берләшмәсе әгъзалары Тәслия Әхмәтова, Тәнзилә Фәтхетдинова, шулай ук әдәбият, шигърият сөючеләр Рәзилә Солтанова, Роза Вәлиева Равил Бикбаевның әсәрләрен сәнгатьле укыды. Ә менә Тәслия Әхмәтова, Равил Бикбай сүзләренә язылган “Әнкәй, мине таңда уят әле” дигән җырны башкарып, кичәбезгә якты бер моң, ямь өстәде.
...Кичәгә әзерләнгәндә Равил Бикбаевның 2018 елда “Агыйдел” журналында басылып чыккан көндәлекләре белән танышкан идем, алар күңелемне биләде, шагыйрьнең уй-хисләре белән танышу дулкынландырды. Көндәлекләр бит алар — шагыйрьнең, иҗат кешесенең шигырьләренә, поэмаларына, гомумән, әсәрләренә сыймый калган уйлары, иң нечкә хис-тойгылары теркәлә торган үзгә бер иҗат җимеше.
“...2 май, 2010 ел. Якшәмбе.
Төнлә Роберт Баемов үлгән. Һәр үлем хәбәрен ишетү авыр... Безнең халыкның рухи үсешендә шундый үзенчәлек бар: без күп түгелбез, шуңа төрле эшләрне берьюлы тартырга туры килә. Язучыларыбыз — галим, галимнәребез — әдип яисә шагыйрь. Роберт Баемов та галимлек һәм язучылык эшен бердәй җаваплылык белән алып барды. Иҗатында иң зур хезмәте — Зәки Вәлиди турында “Чуар шоңкар” романы.
8 май, 2010 ел. Шимбә.
Кеше гомере чикләнгән. Кайчан китәрен алдан белмәсәң дә, йөзгә җиткәннәр сирәк. Ә чын иҗатның, талантлы китапларның яшәү чикләрен билгеләве кыен.
Пушкин 200 елдан артык яши. Гомер, Фирдәүисиләр меңәр ел яши. Кешелек яшәгәндә алар да яшәячәк. Кеше бу дөньядан киткәч, исеме телгә күчә. Исеме халык телендә, ил хәтерендә күпме яшәсә, ул шул вакытта һаман тере...
26 май, 2010 ел. Шимбә.
“Онытырлык булдымыни?” дигән китабымны караштырып утырам. Үз-үзеңне укып алу да кирәк ул. Үзеңнән дә өйрәнә белергә кирәк.
Кайсы чакта кызык булып китә
Укулары хәтта үзеңне:
Аптырыйсың кайчак кылганыңа,
Тапмаганга кайчак түземне
Я булганга артык түземле.
Элек, безнең үзебездә РБлар бар, дип шаяртып була иде: РБ — Раил Байбулатов, РБ — Роберт Баемов. Инде бер РБ — Равил Бикбаев калды. Без китәрбез, әмма изге РБ – Республика Башкортстан гына яшәсен! Башкортстан исән булса, безнең кебек РБлар туар әле ул”, — дип яза шагыйрь көндәлегендә.
Әдәбиятыбызның чагу бер йолдызы иде ул. Аның искиткеч бай мирасын өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле.
Буыннар бәйләнеше дәвам итә. Яшь талантлар туып-үсеп балкыр әле, Башкортстан күгендә яңа йолдызлар кабыныр!
Өлкән буын фатыйхасы моның ныклы нигезе булып тора.
Шагыйрь тере, шагыйрь мәңге
яшь ул,
Шигъриятнең йолдыз күгендә.
Җыр-моң булып яши,
кояш кебек
Балкып яна күңел түрендә.
Флүрә Газизова.
Дүртөйле районы.