Уфада танылган музыкант, баянчы Айнур Фатыйхов фаҗигале рәвештә вафат булган. Аңа нибары 37 яшь иде.
"Ул 10 октябрьдә чыгыш ясады, сәхнә артында шаярды-көлде. Ә ул авырган, күрәсең. Мин әле дә бу хәбәр дөрес түгелдер дип өметләнәм. Бәлки иртәгә без үз постларыбыз өчен аннан гафу үтенербез", - ди Башкортстанның халык артисткасы Рушанна Бабич.
Фатыйхов Айнур Халит улы 1983 елның 22 февралендә Уфада танылган виртуоз баянчы, Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйхов гаиләсендә туа. 2001 елда баян классы буенча З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты каршындагы урта һөнәри белем бирү мәктәбен тәмамлый.
Уку елларында ук аны Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Габделфәт Сафин кебек Башкортстан һәм Татарстанның популяр җырчылары чакыра башлый. 2007 елда аның соло альбомы чыга, анда ул үзен җырчы буларак сынап карый. Баяннан тыш, Айнур курайда, төрле гармуннарда, аккордеонда, тальянкада, кубызда уйнады.