+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
14 октябрь 2020, 19:47

Айнурның гармуннары, ә аның уйнаулары...

Их, җибәрәсе килми сине сәхнәдән, бер дә хушлашасы килми мәңгегә... Сәхнәдәш дусларыңның да фикерләре чабуыңнан тартадыр...

Их, җибәрәсе килми сине сәхнәдән, бер дә хушлашасы килми мәңгегә... Сәхнәдәш дусларыңның да фикерләре чабуыңнан тартадыр...

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов:
- Виртуоз, гениаль, космик киңлекләрне айкаган, дисәк, Айнур сыйфатлары булыр. Мин сәхнәгә яңа гына килгән кеше түгел инде, чын профессионалны калай кагучыдан аерам кебек. "Тормыш арбасы", " Яшәсен безнең калхуз", "Йөрәк яшь" кебек җырларны сәхнәгә чыгаруга Айнур да ярдәмгә килгәч, мин моны тагын да яхшырак аңладым. Ул берүзе дә сәхнәне тутырырдай музыкант һәм артист иде. Нәрсә диим... Әлбәттә, бу - бик зур югалту. Ә Халит абый белән Лилия апа өчен - гомерлек хәсрәт. Сабырлык сорыйм аларга Ходайдан. Их, Айнур-малай, күпме җырланмаган җыр калды бит ә?!

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев:

- Айнур үлгән? Ышанмыйм! Менә чираттагы күмәк концертка баянын, тагын әллә нинди тавыш чыгаручы "әкәм-төкәм"нәрен тагып килеп керәчәктер ул. Аның артыннан - авызы колагына җиткән Халит абый, тагын Лилия апа, Илшат... Үләмени Айнур кебек егетләр?! Әлегә ничек икәнен төгәл белмим, "Кызыл таң"чылар белән, бәлки, уйлашырбыз, әмма аның иҗатын мөмкин кадәр озын гомерле итү юлларын уйларга кирәк.

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков:

- Айнурга мин һәрвакыт: "Синең урының - дөнья сәхнәләрендә!" - дия идем. Шул ук вакытта, аның гап-гади авыл клубының сап-сарыга буялган идәнендә биеп-биеп уйнаганын күргәнем булды. Сез дә күрми калмагансыздыр аның мондый уйнау алымын. Бии-бии, уйный-уйный тормыш чоңгылына кереп югалдымыни инде ул? Иҗади мирасын югалтмасак иде.



Фото: гаилә архивыннан.



Читайте нас