+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
20 октябрь 2020, 12:35

Халык артисты Ирина Скобцева вафат

Аңа 93 яшь иде. РСФСРның халык артисты Ирина Скобцева 94нче яшендә вафат булды. Бу хакта Instagram да бастырылган Art Pictures кинокомпаниясе хәбәрендә әйтелә. "Совет һәм Русия актрисасы, РСФСРның халык артисты Ирина Константиновна Скобцева бүген 93 яшендә безнең арадан китте", - диелә хәбәрдә. Актриса берничә дистә фильмдагы рольләре буенча киң билгеле, алар арасында «Я шагаю по Москве», «Война и мир», «Они сражались за Родину», «Тихий Дон» һәм башка бик күп картиналар. Скобцева СССРның халык артисты, Сталин, Ленин һәм СССР дәүләт премияләре лауреаты, АКШ киноакадемиясенең “Оскар” бүләге иясе кинорежиссер Сергей Бондарчукның хатыны иде. Аларның уллары - актер һәм режиссер Федор Бондарчук, кызлары - актриса Алена Бондарчук. Фото: ТАСС.

Аңа 93 яшь иде.

РСФСРның халык артисты Ирина Скобцева 94нче яшендә вафат булды.



Бу хакта Instagram да бастырылган Art Pictures кинокомпаниясе хәбәрендә әйтелә.



"Совет һәм Русия актрисасы, РСФСРның халык артисты Ирина Константиновна Скобцева бүген 93 яшендә безнең арадан китте", - диелә хәбәрдә.



Актриса берничә дистә фильмдагы рольләре буенча киң билгеле, алар арасында «Я шагаю по Москве», «Война и мир», «Они сражались за Родину», «Тихий Дон» һәм башка бик күп картиналар.



Скобцева СССРның халык артисты, Сталин, Ленин һәм СССР дәүләт премияләре лауреаты, АКШ киноакадемиясенең “Оскар” бүләге иясе кинорежиссер Сергей Бондарчукның хатыны иде.



Аларның уллары - актер һәм режиссер Федор Бондарчук, кызлары - актриса Алена Бондарчук.



Фото: ТАСС.
Читайте нас