+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
20 октябрь 2020, 13:15

Җырчы Бибисара Азаматова вафат

Уфада үзенең туган көне алдыннан популяр эстрада җырчысы Бибисара Азаматова вафат булды.

Уфада үзенең туган көне алдыннан популяр эстрада җырчысы Бибисара Азаматова вафат булды.

Хезмәттәшләре хәбәр итүенчә, ул ковид-госпитальдә дәваланган.



Бибисара Мостафа кызы Азаматова - гадәти булмаган язмышлы кеше. 1949 елның 21 октябрендә Баймак районында туа. Баймак сыра заводы директорына кадәр хезмәт юлы үткән, «Нур» рестораны директоры булган. Хезмәт ветераны, Башкортстан Республикасының атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре.



Шул ук вакытта аның бөтен тормышы җыр белән бәйле була. 1997-98 елларда Фәридә Кудашева тәкъдиме белән Бибисара Азаматова «Уфа - Казан - Болгар» маршрутындагы теплоходта башкорт-татар концертларында катнаша башлый. Аның беренче концерты туган районында 2006 елда уза, республикада танылган баянчылар Редик Фәсхетдинов, Илшат Яхин, Халит, Илшат һәм Айнур Фатыйховлар аңа аккомпаниаторлар булып чыгыш ясый.



Үзенең иҗади тормышы дәверендә Бибисара Азаматова биш концерт бирде, алты аудиоальбом чыгарды. Шуларның иң соңгысы, 73 җырны үз эченә алганы, быел чыккан. Күп тапкырлар «Йыл йыры», «Юлдаш йыры», «Башҡорт йыры» республика җыр бәйгеләре лауреаты булды.



"Кызыл таң" җырчының туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.



Фото: bashinform.ru


Читайте нас