Галим, дәүләт эшлеклесе Миңнерәис Ишморатовка – 80 яшь.
Табигатьнең үз кануннары. Язгы җырлы иртәдә агачлар чәчәккә бөреләнә, ә инде алтын көздә мул итеп җимешләрен өләшә. Кеше гомере дә шулай. Яшьлегеңдә белем аласың, халкыңа хезмәт итәсең, ә гомер көзендә шуның уңышларын җыясың. Нинди алар? Баллымы, әчеме? Монысы инде фәкать синең нинди булуыңа, тормыш юлыңда нинди эшләр кылуыңа, халкыңның сиңа булган мөнәсәбәтенә бәйле. Миңнерәис Миңнегали улы Ишморатов та бу көннәрдә тормыш юлына байкау ясау белән мәшгуль. Бу матур гомер бәйрәме якынлашканга гына түгел. Форсаты да, вакыты да әле генә туды. Сиксән яшь үрен каршылаган аксакалның дәүләт эшеннән туктавына ярты ел гына әле. Башкортстан Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясендә 20 ел белем бирде ул.
Ә аңа кадәр? Никадәр юл үтелгән, күпме эш башкарылган! Стәрлетамак районының данлыклы Талач авылында туып, сугыш чоры һәм аннан соңгы барлык авырлыкларны күреп үскән Миңнерәис Ишморатов үзенең камил шәхес булып өлгерүенә әти-әнисенә рәхмәтле. “Безнең гаиләдә педагоглар, нефтьчеләр, механиклар һәм авыл хуҗалыгын механикалаштыру буенча инженерлар, икътисадчылар да бар. Ләкин гаиләбез өчен бер уртак нәрсә — җаның белән авылга якын булу. Һәм, мөгаен, яшьлектә Куергазы зооветтехникумы да авылга якын булу өчен сайлангандыр. Дөресен әйтергә кирәк, алынган белгечлек миңа ошады һәм мин шунда ук 18 яшемдә җаваплы эшкә чумдым”, — ди ул үзе.
Аннары авыл хуҗалыгы институты һәм 24 ел туган Стәрлетамак районында хезмәт салу: район хуҗалыклары, КПСС райкомы, район Советы башкарма комитеты...
Тәүге тапкыр Миңнерәис Ишморатов вәкиллекле органга депутат итеп 1966 елда, әле Ленин исемендәге колхоз зоотехнигы буларак, Стәрлетамак районының Казадаевка авыл Советына сайлана.
— Депутат итеп сайлану — зур сәясәт юлында җитди мәктәп. Бу чыннан да — кешеләр белән аралашу һәм үз ниятләреңне тормышка ашыру, үз-үзеңә тәнкыйди мөнәсәбәт тәрбияләү өчен трибуна. Совет сайлау системасын оппонентлар ничек кенә тәнкыйтьләмәсен, район Советларында, нигездә, эштә дә, җәмгыять тормышында да ниндидер уңышларга ирешкән кешеләр булды. Район Советы сессияләре яхшы әзерлек белән узды, — ди Миңнерәис Ишморатов.
Парламентта депутатлык, һичшиксез, аңа үз вәкаләтләрен үтәүдә ярдәм итә, чөнки парламентның аерым статусы мәсьәләләрне тагы да нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә. 1985 елда Башкортстанның XI чакырылыш Югары Советына сайлауларда Миңнерәис Миңнегали улы КПССның Авыргазы райкомының беренче секретаре булып эшләп, Толбазы сайлау округы буенча сайлана. Сайлаулар беренче тапкыр альтернатив нигездә уза. Аның нәтиҗәләре, күпчелекнең ышанычы, сайлаучыларның наказлары район үсешенә зур этәргеч бирә.
1990 елның мартында узган XII чакырылыш Югары Советка сайлаулар сайлаучыларның, депутатлыкка кандидатларның активлыгы үсү, агитация эшенең төрле ысулларын куллану белән аерылып торды. Республиканың яңа парламентының беренче чакырылыш депутатларын сайлау 1995 елның 5 мартында узды. Альтернатив нигездә Миңнерәис Миңнегали улы республика законнар чыгару властеның иң югары органына — Дәүләт җыелышы-Корылтайның Вәкиллекләр палатасына депутат итеп сайланды. Ә Палата депутатлары аны рәис итеп үрләтте.
1999 елның 14 мартында Дәүләт җыелышы-Корылтайның 2нче чакырылыш сайлауларында законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә Миңнерәис Ишморатов Вәкилләр палатасы рәисе урынбасары итеп сайланды.
— Депутат булу өчен асылда кешеләрне тыңларга һәм ишетергә өйрәнергә кирәк, иң элек сине сайлаган һәм, икенчедән, үз вәкаләтләреңне башкарган вәкиллекле органда. Бары тик шулай гына сайлаучыларның тануын алырга мөмкин, — ди ул үзе.
— Ике палаталы система нәтиҗәле булдымы? Дәүләт җыелышының бүгенге корылышы белән чагыштырганда, аның нинди уңай һәм тискәре яклары бар? — дип кызыксынам.
— Әйе, нәтиҗәле дип саныйм. 1990 еллар башында законнар чыгару белән бәйле хәл шундый иде: республикада үткәрелүче чараларны хокукый тәэмин итүдә инициативаны үз өстенә алырга кирәк булды. Бу — милек, бюджет, үзәк белән үзара мөнәсәбәтләр, ресурслар һәм башка мәсьәләләр. Икенчедән, республикада беренче тапкыр властьларның законнар чыгару, башкарма һәм судларга бүленүе булды. Гамәлдә моңа һәрвакытта да ирешелмәсә дә, кешеләр аңында без акрынлап идарәнең команда-административ алымнарыннан читкә китәбез, дигән өмет барлыкка килде. Башлангыч чорда ул шулай булды да, әмма яшь демократия шартларында икътисадтагы кризис күренешләре идарәнең административ ысулларына кире кайтырга мәҗбүр итте. Акрынлап алар өстенлек итә башлады, күп кенә сәясәтчеләр хакимият вертикале ныгырга тиеш, дип белдерде. Шуңа бәйле рәвештә, бүген бер палаталы парламент нәтиҗәлерәк, — ди ул.
Миңнерәис Миңнегали улы яхшы әңгәмәдәш һәм искиткеч тирән белемле кеше. Гомер юлында авылдан аерылмаган, аграр сектор, дәүләт идарәсе, юриспруденция белән бәйле белгечлекләр алган, фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе агросәнәгать комплексы икътисадын үстерүгә багышланган шәхеснең бүгенге аграр тармак турында фикерләре дә кызыклы. Авыл турында ул бик озак һәм тәмләп сөйли ала.
— Статистика мәгълүматларына караганда, 2010 елдан 2019 елга кадәр Башкортстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 2,4 тапкырга, шул ук вакытта әлеге чорда терлекчелек продукциясе күләме икеләтә, ә үсемлекчелек продукциясе күләме өч тапкыр диярлек арткан. 2019 ел нәтиҗәләре буенча, барлык категория хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 167,1 миллиард сум тәшкил итте (Башкортстанстат мәгълүматлары буенча), бу — Русиянең 85 субъекты арасында 7нче урын, ә 2020 елның беренче кварталында сөт җитештерү буенча 10нчы урын.
Соңгы елларда хуҗалык итүче субъектларның структурасы актив үзгәрә, бу, минемчә, үзен һәрвакыт акламый, җаваплылыклары чикләнгән эре җәм-гыятьләрне оештыру дәвам итә, эре терлекчелек комплексларын төзү программасы гамәлгә ашырыла. Әйдәгез, бу тармакта бераз тарихка кайтыйк. 90нчы еллардан без авыл хуҗалыгында реформаның берничә этабын уздык. Аның беренчесе зур колхоз-совхоз производствосын күпләп вак фермер хуҗалыклары белән алыштыру омтылышы белән билгеләнде. Бу нәрсәгә китерде? Авыл хуҗалыгы, шулай ук сәнәгать продукциясе җитештерүнең кимүенә.
Русиянең аграр секторын үзгәртүнең икенче этабы реформаның барышын тамырдан үзгәртү һәм аның төп нигезләмәләренә төзәтмәләр кертү кирәклеген аңлаудан башланды. Күчмә процессларны дәүләт дәрәҗәсендә көйләү һәм аграр секторга ярдәм итү зарурлыгы ап-ачык иде. Бу законнар базасын әзерләүне һәм аграр реформаны дәүләт тарафыннан “базар уены” кагыйдәләрен үтәүне нәтиҗәле контрольдә тотып үткәрүне, аграр реформаларның социаль юнәлешен көчәйтүне, кооперацияне үстерүне, горизонталь һәм вертикаль интеграцияләү юлы белән агросәнәгать комплексында тармакара мөнәсәбәтләрне оптимальләштерүне, шулай ук дәүләтнең фәнни нигезләнгән бәяләр сәясәтен үткәрүне таләп итте.
Мәсьәләнең социаль ягына игътибар итәргә теләр идем. Авыл җирендә республика халкының 38 проценты яши. Шуңа күрә авылга бары тик җитештерүче итеп кенә карарга ярамый, анда безнең ата-бабалардан калган гореф-гадәтләребез саклана. Безнең социаль программалар ничек тормышка ашырыла? 2019 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан авыл халкының тормыш сыйфаты буенча төбәкләр рейтингында унбишенче урынны алды. Шуңа карамастан, республикада авыл җирлегендә тормыш дәрәҗәсе, белем бирү сыйфаты, яшәү һәм эшләү өчен мөмкинлекләр шәһәрдәгедән бик нык калыша.
Шунысы өмет уята, республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сүзләренә караганда, авыл территорияләрен үстерүгә 4 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк. Шуларның 1,6 миллиард сумы – найм килешүе буенча бирелә торган торак төзелешенә, 1,3 миллиард сумы — республиканың 7 районында комплекслы төзелеш проектына, 751 миллион сумы авыл биләмәләрен комплекслы үстерү проектларын гамәлгә ашыруга тотынылачак.
Авылда проблемалар бүген генә пәйда булмады, алар еллар буе тупланган. Ләкин бер тырмага ике тапкыр басарга кирәкми. Дәүләт тарафыннан бүлеп бирелә торган акчалар, узган еллар тәҗрибәсенең уңай һәм тискәре якларын да исәпкә алып, нәтиҗәле рәвештә үзләштерелергә тиеш. Муниципалитет территориясендә авыл хуҗалыгында эре ОООлар булдырганда властьлар һәм милекчеләр үзгәртеп корылырга тиешле фермаларда, басуларда эшләүче кешеләрнең нәрсә белән шөгыльләнәчәге, тармакның үзенчәлеген, крестьянның көнкүрешен мотлак исәпкә алырга тиеш, — ди аксакал.
... Ул гомер буе авылны, җирне яратты һәм беркайчан да аннан аерылмады. Бүген хәләле, терәк-таянычы, искиткеч сөйкемле, ягымлы, уңган Вәзимә Кәлимулла кызы белән Толбазы авылының иң матур җирендә гомер кичерәләр. Мин килгәндә чәчәкләргә күмелгән җәннәт почмагына тиң бакчаларында алма җыя иде алар. Көзге алмаларның нәкъ балланган чагы...
Резеда ГАЛИКӘЕВА.