+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
23 октябрь 2020, 08:30

Сайрый былбыл, сайрый былбыл, сайрый былбыл... сәхнәдә

Якташыбыз, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына — 40 көн.

Якташыбыз, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына — 40 көн.

Сәнгать дөньясы соңгы елларда олы югалтулар кичерде. Әлфия апа Афзалова, Илһам Шакиров, Хәния Фәрхи, Вәсилә Фәттахова, Роберт Миңнуллин... Менә әле тагы бер легендабыз — Хәмдүнә Тимергалиева да китеп барды. Аның китүе дә “Хәмдүнәчә” булды: бер зарланып ятмады, артист турында “чирли”, “хәле авыр” дигән сүзләр булмады. Гөрләтеп яшәде, соңгы көнгә кадәр сәхнәдән төшмәде һәм, шартлап сынган агач сыман, бөтенебезне утка салып, китте дә барды.
Хәмдүнә апа үзе бер легенда иде. Аны белмәгән, тыңламаган, яратмаган татар юктыр да. Чөнки һәр тамашачы өчен үз иде ул. Ясалмалылыкны, купшылыкны җене сөймәде. Һәрвакыт гади, ачык, ихлас, чын иде. Шуңа күрә тартыла да иде аңа тамашачы, шушы сыйфатлары өчен ярата, зурлый иде. Шуңа күрә ике республика да аны “безнеке” дип санады. Хәер, татарлар яшәгән һәр төбәктә үз иде. Халык арасында да ул рәсми булып, исем-фамилия белән йөрмәде, тамашачы аны яратып, тиң күреп, үзенеке санап Хәмдүнә генә дип йөртте. “Хәмдүнә килә икән, барасыңмы?” — Аның концертлары алдыннан шалтыраткан һәркем, якын туганы килгән сыман, шулай дәшәр иде. Халык зал тутырып барды Хәмдүнәсенә. Яратып тыңлады. Аның популярлыгы беркайчан да югалмады, яшь чагында да тулы заллар җыйды Хәмдүнә Сәетгали кызы, олыгайгач та. Башка артистлардан аермалы итеп, гади генә атлап сәхнәгә чыгып басулары, ирен чите белән генә тыйнак итеп елмаюлары, шаян сүзләре белән якын иде ул тамашачыга, хәтта микрофонны да үзенчә, Хәмдүнәчә итеп тота иде. Ә күзләре... Карашында төпле акыл, үткерлек, чаялык, көчле характеры гына түгел, һәрвакыт тирән сагыш укыла иде... Җор сүзле, нечкә күңелле, җитди, тирән уйлый торган зур шәхес иде ул.
Хәмдүнә турындагы истәлекләре белән аның бертуган абыйсы — 81 яшьлек Фәнәви Тимергалиев һәм аның тормыш иптәше Лүдә апа уртаклаша.

Без — Борайдан. Котлыяр дигән авылда туганбыз. Әткәйне кулак дип раскулачивать иткәннәр. Аның шаукымы хәтта безгә дә тиде әле, “кулак балалары” дип карарга тырышучылар булды. Әткәй заманына күрә бик укымышлы кеше иде, гарәпчә дә, латинча да белә, кириллицаны да укый, урысча да ярыйсы гына сукалый. Бик матур җырлый иде! Сугышта булды. Томск шәһәрендә госпитальдә бул­ганнан соң, бик бетеренеп кайтты ул, чыкмаган җаны гына бар иде бичараның. Кайткач колхозда төрле вазыйфаларда эшләде, бик зиһенле кеше иде.

Әнкәебез әткәй сугышка киткәндә берсеннән-берсе бәләкәй балалар белән торып калган. Ул замана хатын-кызлары ни генә күрмәде! Образлап әйтсәк, Җиңүгә китергән басмага такта булып ятты алар — бөтен авырлыкны күтәрде, күпме җәфа чикте! Шөкер, әнкәебез безне саклап калды, аның тырышлыгы белән исән калдык. Туры сүзле, җор сүзле, көчле кеше иде безнең әнкәй. Саниябыз 1935 елгы, сугыш вакытында эш аңа да бик төште. Мин сугыш алды баласы. Хәмдүнә 1949 елда туды. Биш кыз арасында үстем мин. Эшләп үстек. Хезмәт һәм гадел булу — безнең гаиләнең төп кагыйдәсе иде. Эштән курыкмаганлык безгә тормышта бик нык ярдәм итте, беркайда да, беркайчан да югалып калмадык. Моның өчен мин әткәйгә, әнкәйгә бик рәхмәтлемен. Бер-беребез белән аралашып, матур яшәдек, гаилә җебебез нык булды.

Хәмдүнә бәләкәйдән бик шук иде. Сүзгә беркайчан да кесәгә кермәде. Кирәк икән — усал булды. Әмма аның усаллыгы начар усаллык булмады, эчтән бик чиста, бик хисле, саф күңелле иде. Өйдәге көзге алдында иң күп бөтерелгәне ул булгандыр, буш вакыты булдымы — каршына басып, җырлый иде. Татар халык җырларын суза иде, әткәй яратып җырлаган “Сайрый былбыл”, “Хафизәләм, иркәм”не өздерә иде.

Элек бит халык җырлы иде. Ничек кенә авыр булмасын — җырлап яшәде. Авылларда, гомумән, кешедә начарлык юк иде — бөтен авыл белән бертуган кебек яшисең. Клубка чыксаң — биеп-җырлап күңел ачу.

Дүрт ел авылда укыдык, аннары Йомакайга йөреп өч ел белем алдым. Арытаба укырга дип Борайга барган идем, бер елдан колхозга комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә чыктым. Кызлар да укуга, белемгә бик хирыс иде.

Мине армиягә алдылар, дүрт ел Төньяк флотта хезмәт иттем. Бер заман сәламәтлек какшап, госпитальдә яттым, Валя исемле яшь кенә шәфкать туташы укол куеп йөрде. Танышып киттек, сөйләшеп, аралашып йөри идек. Соңрак ул Юрий Гагаринга кияүгә чыкты.

Хәмдүнәгә мин армиягә киткәндә, тугыз гына яшь иде әле, хезмәт итеп кайтуга, бик матур булып үсеп торган.

Хезмәттән соң Уфада урман хуҗалыгы белгечлегенә укыдым. Тәтешле районына эшкә җибәрделәр. Хәмдүнә ул вакытта Стәрлетамакта училище тәмамлап кайткан иде, минем янга Тәтешлегә килде. Гомумән, мин кайда булсам, шунда булды ул. Гаиләдә бердәнбер ир-ат бул­ганлыктан, кыз туганнарым өчен һәрчак җаваплылык тоеп яшәдем.

Авылдагы иң акыллы, иң чибәр кызга — Лүдә апагызга өйләндем. Хәмдүнә белән алар бик татулар иде. Тәтешледә урман хуҗалы­гында өлкән инженер булып эшлим, берничә чакрым йөреп эшләргә кирәк. Районда яңа гына музыка мәктәбе ачылды, сеңлем шунда эшли, мәдәният йортында түгәрәкләр алып бара. Яратып, күңел биреп эшләде, сәхнәдә атлап түгел, очып йөри иде!

Балалар тугач, без шәһәр җиренә төпләнү турында уйлана башладык. Нефтекамадан ерак булмаган Николо-Березовканы ошатып, 1975 елда шунда күчендек. Хәмдүнә дә безнең арттан калмыйча, бирегә килде. Николо-Березовка мәдәният йортына эшкә керде. Гомумән, мин кайда булсам, сеңлем шунда булды. Араларыбыз бик җылы иде.

Мин командировкага кит­кәч, үзен Казанга чакырганнар. Ул вакытта телефоннар юк чак, җиңгәсе белән кат-кат уйлашканнар да, Хәмдүнә Казанга юл алган. Аның өчен биш сөенсәм, ун көендем — начарлыкны, хәйләне бел­мәгән, беркатлы, самими авыл баласы иде бит ул. Әллә ни үзгәрмәде дә инде, олыгайгач та шундый булып калды. Авыл кызы булуы белән гомергә горурланды.

Эшен белеп һәм яратып эшләде. Әле Тәтешлегә кайтып эшли башлаганда, аңа 22 генә яшь иде. Шулай булуга карамастан, үзе җитәкләгән ансамбль белән Мәскәүгә кадәр барып җитте! 1972 елда бал биюләре ансамбле белән Кремль Сараенда чыгыш ясады ул. Тәтешленең Хәмдүнәне җибәрәсе килмәде, район җитәкчелеге хәтта фатир да вәгъдә итте, әмма Хәмдүнә бездән калмады, бирегә күченеп килде.

Минем тормыш иптәшем Лүдә белән сердәшләр иде. Беркемгә сөйләмәгән сер­ләрен аңа сөйләде Хәмдүнә, киңәш сорап, кайчак елап шалтыратты. “Җиңгәй минем әнкәй урынына калган кешем инде, минем өчен икенче әнкәй ул!” — ди иде. Хатын-кызның сөйләшер сүзе бетә-мени, сәхнә күлмәкләреннән башлап, гаилә мөнәсәбәт­ләренә кадәр гәп куерталар иде.

Хәмдүнә сеңлем белән икебез тиргәшеп киткән чаклар да еш була иде инде — чөнки икебезнең дә холык бер. Бәхәсләшәбез дә китәбез! “Әй, абый! Үзеңне сагынып кайтам да, тиргәшәбез дә китәбез”, дип көлә иде үзе.

Ялагайлыкны, икейөзле­лекне, ялкаулыкны, кеше сөйләүне, хәйләкәрлекне, кешегә аяк чалганны яратмады. Үзе дә бик нык кыйналды. Сәләтеннән көнләшүчеләр, зыян итүчеләр, гайбәт таратучылар табылып торды юлында. Хәмдүнәне бик көчле димен мин. Таш бәрәләр дип, кешегә җавапка таш атмады — акыл белән эш итте, сабыр була белде.

Аңа гел үзе кебек кагыл­ганнар, кайдандыр гаепсезгә куылганнар сыенды. Шундыйларга терәк була белде ул. Өе дә, күңеле дә һәрчак ачык иде.

Хәтердә, бервакыт өендә ремонт эшли башлады. Игълан биргән дә, бер штукатур хатын килгән моңа эшкә. Билен тотып, чак йөри, ди. Хәмдүнә эшнең нидә икәнен сораштырган инде, теге бичара биле белән бик интегә, дәваланырга, операциягә акчасы юк икән. Сеңлем тиз генә моңа эшләгән өчен күпме акча бирергә тиешлеген исәпләгән дә, “менә акчаны алдан бирәм, башта кайтып дәвалан, аннары килерсең, мин сине көтәрмен”, — дип кулына акча тоттырган. Күпмедер вакыт узгач, теге хатын, булды, әйбәтләндем, кайчан килим, дип шалтырата икән. Хәмдүнә аны көтеп утырамы соң инде — әллә кайчан икенче кеше яллап, эшләткән ремонтын. Шундый кешеләрне кызгана, тизрәк ярдәм кулы сузарга тырыша иде ул. Артист­лар да бит акчага туенып яшәмәде элек, командировкада, суык клубларда, барлы-юклы кием белән чыгыш ясый иде бичаралар, салкын машиналарда йөри иде.

Соңрак бик күп җирләрдә, бик күп илләрдә булды ул. Аллаһка шөкер, анда инде барлык уңайлыклары булган кунак­ханәләрдә “адәмчә” яши­ләр иде. Бервакыт Хәмдүнәне Кытайга ниндидер бер бәй­рәмдә чыгыш ясарга җи­бәрделәр. Тик аны каршы аласы якка хәбәр итәргә онытканнар, килеп төшкән бу Кытай-га — берәү дә көтеп тормый икән. Инде нишләргә? Тегеңә эндәшеп карый, моңа эндәшеп карый — аңлаучы юк. Шулай кайда барып сугылырга белми торганда бер ят ханым килеп, “Сез җырчымы?” — дип сораган. Шул адәм Хәмдүнәне тиешле җиренә илтеп куйган, бик гафу үтенгәннәр үзеннән. Шулай итеп Кытайда да таныганнар үзен! Без моңа бик аптыраган идек! Ходай Тәгалә юлына шундый бәндәләрне чыгарып куйгандыр инде.

Исән чагында гел әйтә килде: “Мин үлгәч, йортымны музей ясарсыз!” Әмма аның китүе бу кадәр тиз булырын кем белгән?! Ул көнне без җиңгәң белән балчык бушатып йөрибез. Улыбыз килгән. Сүзен әйтәлми: “Әни, ни..., Хәмдүнә апа...” — дип тик тора. Бик авыр хәбәр булды. Бик авыр югалту. Балалар бигрәк ярата иде аны! Үзе балалар өчен җан атып тора иде!

Рәхмәт инде, Башкортстаннан бик күп артистлар килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, беренче Президент Миңтимер Шәй­миев та бар иде. Хөрмәтләп озаттык Хәмдүнә сеңелкәем­не.

Концертларына Казанга да, Уфага да бик күп йөрдек. Хәмдүнә җырларга чыкса, зал торып басып кул чаба иде. Сәхнәдән озак җибәрми торалар иде. Үзе дә халыкны яратты. 51 ел сәхнәдән төшмәде бит — халкына хезмәт итте. Чирләсә дә, күңеленә авыр чакта да, программасын чигермәде. Быел шушы вирус белән концерт­ларның булмый торуын бик авыр кичерде. Тик яту аның канында түгел иде. Ничә ел эчендә беренче тапкыр шулай эшсез торды бит ул. Әле чаралар кабаттан үткәрелә башлагач, шатланып, күңел­ләре үсеп киткән иде.

Артист халкы арасында төрле хәлләр була. Кеше өчен сөенә белү, гомумән, сирәк сыйфат ул. Ә Хәмдүнә сөенә иде. Башкортстаннан килгән һәр артист өчен сөенде, һәрберсенә ярдәм итәргә тырышты. “Дуслык җыры”нда жюрида иде, талантлы яшьләргә үсәргә, зур сәхнәгә чыгарга кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша иде.

Яңарак кына улыбыз Азамат оныгыбызны Казанга илтеп, фатирга урнаштырып кайтты. Аның артыннан Хәмдүнә безгә бик матур чәй сервизы җибәргән. Артыннан шалтырата: “Җиңгәчәй, теге берәр-берәр йөргән чәшке­ләреңне ташлап, шушы бер төрледән генә чәй эчегез, яме!” — ди. Без көләбез, савыт-саба күп бит ул, тик һәркемнең үзенең “ияләшкән” кружкасы бар, шуннан эчеп йөрибез.

Менә песиен дә алып кайттык әле. Кая куясың инде аны, мәхлукны? Бакчада югалачак бит инде ул. Хайван булса да, барысын да аңлый сыман — күзләре бик боек. Ишектән кеше кергән саен карап тора — хуҗасын көтә инде, аның кайтмый торган җиргә киткәнен аңламый...

Узган ел 80 яшемне билгеләдек. Хәмдүнә нык әзерләнеп кайтты, бик матур итеп үткәрдек. Мин гармунда уйнадым, сеңлем җырлады. Җырлау, гармун — затта безнең. Туганнарым арасында матур тавышлылар бик күп. Сеңлем Әлфия дә бик матур җырлый. Гармунны мин бик кечкенә чагымнан уйнатам. Беренче гармунны әткәй ат хакына сатып алып кайткан иде. Аннары үзем алдым, җиңгәгез әле дә тирги, өйгә күчкәч, ятып йокларга карават юк иде, син гармун күтәреп кайттың, ди. Яратып уйныйм.

Хәмдүнә үзенең 70 яшенә багышланган иҗат кичәсен бик матур итеп, югары дәрәҗәдә үткәрде. 75е насыйп булмады менә...



Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА язып алды.
Читайте нас