+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
26 октябрь 2020, 19:52

"Бигрәк күп эшләрем калган әле монда, ди..."

Яраткан җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиева бер генә кешенең төшенә керә икән.

Яраткан җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиева бер генә кешенең төшенә керә икән.

Җырчы Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваның төшенә һәрвакыт керүен әйтә:

— Үзем уйлаганга шулай микән. Елмая, сәхнәдә аның белән җырлап йөрибез икән. «Хәмдүнә апа, син үлдең түгелме соң, нишләп йөрисең?» — дип сорыйм, «Апаем, бигрәк күп эшләрем калган әле монда, тегендә иртәрәк әле миңа», — дип әйтә. Тугрылыгы, кыюлыгы, булдыклылыгы белән торып калды хәтердә. Булмаса да булдыра торган кеше булды гомер буе.

25 ел без бергә булдык. Халыкчанлыгы белән халык күңеленә керде, халыктан өстен булмады, халыкка якын булды. 70 яшендә тере тавыш белән 22шәр җыр җырлады, беркем дә алай булдыра алмый. Ашны уздыру башлангычы белән мин чыктым. Өчесен, җидесен кафеда үткәрдем, кырыгын филармония белән зурлап үткәрергә булдык. Рәхмәт аларга! — дигән ул Татарстан һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына 40 көн тулган көнне Казанның Ш. Мәрҗани мәчетендә аны искә алу Коръән ашында.

Илһам Шәриф әйтүенчә, мәрхүмә каберенә һәйкәл рәвешендә таш куйдыру васыятен дә әйтеп калдырган булган. Моны киләсе елның маенда туган көненә куйдырмакчы булалар. «Апаем, син артыннан йөреп булдырасың аны, эшләт инде», дигән иде», — дип сөйләгән җырчы «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Хәмдүнә Тимергалиеваның кырыгы: «Бигрәк күп эшләрем калган әле монда, дип төшкә керә»
Чыганак: https://intertat.tatar/news/society/24-10-2020/h-md-n-timergalievany-kyrygy-bigr-k-k-p-eshl-rem-kalgan-le-monda-dip-t-shk-ker-5780938
Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас