Җырчы һәм композитор, БАССРның иң беренче халык артисты Газиз Әлмөхәммәтовның тууына — 125 ел.
Хәзерге Куергазы районына керүче Мораптал авылы крестьяны Салих Әлмөхәммәтов белән аның хатыны Галимәнең барлыгы егерме баласы туа. Ул заманнарга еш кына хас булганча, күбесе сабый чакта ук үлә. Алты малай үсә: Габдулла, Габдрахман, Газиз, Фатыйх, Хәйбрахман, Галирахман. Гаилә башлыгы, иген игүдән тыш, күрше-тирә авыл байларына мал суеп йөри. Малайлар да бик бәләкәйдән үк кул арасына керә: байларга ялланып көтү көтәләр, кышларын Каргалы мәдрәсәсендә укырлык акчаны үзләре эшләп алалар. Әти-әниләренә охшап, моңлы булып үсә малайлар, Юшатыр буйларын яңгыратып җырлап җибәрәләр.
Унөч яшьлек Газиз, Габдрахман абыйсына ияреп, Ташкент якларына бәхет эзләп чыгып китә. Үзбәк бакчачыларында һәм сәүдәгәрләрендә ялчылыкта йөри, кышларын мәдрәсәдә уку форсаты да тия аңа. Шундагы татар яшьләренең “Чишмә” клубы кичәләрендә катнаша башлый. Унтугызынчы яше киткәндә инде үзе аерым концертлар оештырып, Ташкентта, якын-тирә шәһәрләрдә, кышлакларда татарча, башкортча, үзбәкчә, кыргызча, казахча өздереп җырлый. Репертуарының төп өлешен “Коңгыр бога”, “Колый кантон”, “Урал”, “Сибай”, “Сакмар”, “Шәүрә”, “Уел”, “Тәфтиләү”, “Кара урман”, “Хафи-зәләм иркәм” кебек башкорт һәм татар җырлары алып тора. Аңа нинди дә булса махсус уку йортында белем алу бәхете тими, гомер буе үзлегеннән өйрәнә. “Мин җырларга үз халкымнан өйрәндем”, — дип әйтергә ярата ул кайда укуы белән кызыксынучыларга.
Урта Азия, Казахстан, Татарстан тамашачылары аны үз күрә. Башкортстанга еш кайтып әйләнә. Мәскәү, Петербург, Кавказ якларына барып чыга. Аның концерт эшчәнлеге белән кызыксынган бөек урыс җырчысы Леонид Собинов тәкъдиме белән Газиз үзенең репертуарына урыс һәм чит ил операларыннан арияләр кертә.
1921 елда Ташкентта татарның Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчурин, Фәттах Латыйпов кебек күренекле сәнгать әһелләре берничә концерт куя, Газиз дә алар белән бергә сәхнәгә чыга, бергәләшеп Бакуга гастрольгә китәләр. Шунда Гозәер Хаҗибәковның “Аршин мал алан” музыкаль спектаклендә катнашып, уңыш казана, үзендә дә милли опера иҗат итү хыялы бөреләнә. “Сания” дигән тәүге операсының музыкасын да, либреттосын да үзе яза. Әсәр Ташкентта беренче тапкыр 1922 елда башкарыла, төп Зыя партиясен автор үзе җырлый.
Билгеле, моны әле чын опера дип әйтеп тә булмаганлыгын Әлмөхәммәтов үзе дә аңлый һәм, дусларының киңәшен тотып, Казанга күчеп китә. Татарстан Академүзәге рәисе, якташыбыз Галимҗан Ибраһимов “Сания”не камилләштереп, яңадан эшләргә тәкъдим итә, музыкантлар Солтан Габәши, Василий Виноградов һәм язучы Фатыйх Әмирханның Газизгә ярдәмләшүен сорый. Яңа вариант 1925 елда сәхнәгә куела. Авторлар белән бергә Ибраһимов та куана һәм аларга Мәҗит Гафуринең “Эшче” поэмасына игътибар итәргә киңәш бирә. Шагыйрь, Казанга килеп, үз поэмасы нигезендә опера либреттосы яза. Музыканы Әлмөхәммәтов, Габәши һәм Виноградов иҗат итәләр.
1929 ел Газиз Салих улы өчен аеруча истәлекле. “Эшче” операсы язылып бетә. Татар академия драма театры каршында оештырылган опера төркеменең тәүге спектакльләре дә “Сания” белән “Эшче” була. Иң шатлыклы вакыйга — шул елда Газиз Салих улы Әлмөхәммәтовка иң беренче булып “БАССРның халык артисты” дигән мәртәбәле исем бирелә. Республикабыз җитәкчелеге чакыруы буенча ул Уфага яшәргә, иҗат итәргә кайта. Аның тирәсенә көчле сәнгать әһелләре туплана. Өйләрендә Солтан Габәшине, Александр Ключаревны (бу ике композитор да шул ук чорда Казаннан күченеп киләләр), Хәбибулла Ибраһимовны, ул чактагы яшь җырчы Зәйтүнә Илбаеваны (Муса Җәлил нәкъ аны яратып һәм аңа багышлап “Дим буена кайтсаң” шигырен иҗат итә, соңыннан Рамил Галин аны көйгә сала), яшь композитор Камил Рәхимовны күрергә була. Якында гына яшәгән Мәҗит Гафури буш вакытларында әледән-әле килеп чыга... Шагыйрь капкадан күренүгә үк композиторның самавырга тотынуын күреп: “Чәең кирәкми миңа, Газиз туган, синең җырлаганыңны тыңларга килдем”, — ди торган була.
1930 елда гаилә Коммунистик урамындагы 17нче ике катлы агач йортка күченә. Гафури урамына кадәр сузылган бер үк типтагы 12 йорт барысы да 17нче санлы була: 1нче корпус, 2нче корпус, 3нче корпус... дип кенә аерылалар. Алар “Хөкүмәт йортлары” дип йөртелә.
Матбугат йортына терәлеп торган Краснодон дигән кечкенә урамдагы ике катлы кирпеч йортта Газиз Әлмөхәммәтовның кызы Роза Латыйпова озын гомер кичерде. Әтисенә бәйле хатирәләрне — йөрәк түрендә, ә аңардан калган документларны, фоторәсемнәрне, архив материалларын, матбугатта чыккан язмаларны, хәтта кайбер йорт җиһазларын фатирында саклаган бу фидакарь апаның өендә мин берничә тапкыр булдым, әтисе турындагы истәлекләрен язып алдым.
***
— Мин Казанда дөньяга килгәнмен, — дигән иде ул. — Миннән соң Казанда һәм Уфада туган ике сеңлем сабый чакта ук үлделәр. Халидә исемле бер яшьлек сеңлем үлгән көнне әтинең театрга “Галиябану” спектакленә Хәлил ролен башкарырга чыгып киткәнен хәтерлим. “Бармыйча калырга, спектакльне өзәргә ярамый, дублерым юк, минем шәхси кайгымда тамашачы гаепле түгел бит”, — дип чыгып китте. Мин гаиләдә ялгыз бала булып үстем.
Әнием Мәстүрә Гыйльман кызы Фәйзуллина-Әлмөхәммәтова чыгышы белән Казаннан, 1917 елдан большевиклар партиясе әгъзасы, Гражданнар сугышында катнашучы иде. Сәламәтлек саклау халык комиссариатында бүлек мөдире булып эшләде, һәрвакыт диярлек командировкаларга йөри иде, шунлыктан мине карап үстерү әти җилкәсенә төште, аңа Әшрәф нәнәем (әнинең әнисе) ярдәмләште. Мәҗит Гафури-ләр гаилә дусларыбыз иде. Шагыйрьнең хәләл җефете Зөһрә апа минем урамда пычранып йөргәнемне күрсә: “Нигә шул сабыйны калдырып китә икән?” — дип, әнине тирги-тирги мине үзләренә алып кереп, чәчемне-башымны юып чыгара иде. Шулай ук күренекле композитор Нариман Сабитовның әти-әниләре Гыйләҗ абый белән Рәйханә апа да мине тәрбияләштеләр.
1933 елда әти “Башкорт совет музыкасын тудыру өчен көрәш юлында” дигән башкорт телендә беренче брошюра (латин графикасында) язып бастыра. Ул анда халык җырларының башкорт профессиональ музыкасына нигез булырга тиешлеген дәлилли, башкорт халкының социаль көрәш дәверендә туган тарихи җырларның югары идея һәм художество көчен сурәтли. Башкорт халык җырларының Татарстанда да үз күреп җырлануын искә төшерә. Биредә үк Татарстан, Казахстан, Урта Азия республикаларында милли музыка торышын да анализлый.
Башкортстан җитәкчелеге әтигә Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында башкорт студиясе оештыру бурычын йөкләтә. Һәм Солтан Габәши белән алар, җырга сәләтле үс-мерләрне эзләп, бөтен Башкортстанны йөреп чыга. Бер-ике шәһәр баласыныкыннан башкаларының киемнәре шулкадәр фәкыйрь була, аларны Мәскәүгә алып барып күрсәтү дә уңайсыз. Шулай да алып бара аларны. Консерватория ишеге төбенә туктатып, болай ди: “Балалар, ә миңа бу бусаганы атлап керү насыйп булмады. Сез бәхетле, чөнки сез, гади крестьян балалары, кайчандыр Чайковский үзе укыткан, Рахманинов, Собинов, Неждановалар белем алган югары музыка мәдәнияте йортына килдегез. Шуны онытмагыз һәм кадерен белеп укыгыз!”
Балаларның музыкаль сәләтен бәһаләгәннән соң, вокал кафедрасы деканы Ксения Дорлиакның: “Балаларыгызның бөтенесе дә музыкага укымаган һәм урта белем ягыннан әзерлексез. Нишләп сез аларны Уфа музыка техникумына бирмичә, туры Мәскәүгә, югары музыка мәдәнияте йортына алып килдегез?” — дигән соравына әти болай дип җавап бир-гән: “Безнең өчен балаларның җитез ритмлы Мәскәү тормышында кайнавы, зур театрларда барган соклангыч спектакльләрне, үрнәк концертларны каравы кыйммәт”.
Әти ул егетләрне-кызларны укырга урнаштыру белән генә чикләнми, алар турында һәрдаим хәстәрлек күрүен дәвам итә. Тулай торак тормышын аңлап, иң сәләтлеләрен фатирга урнаштыра, анда пианино куярга ярдәм итә, бераз акча эшләп, кием-салым алырсыз, дип, каникул вакытларында үзенең концертларында катнаштыра. Уфада инде барысын да үзебезнең өйдә кунак итә. Әти белән бергәләп аларның шау-гөр килеп өебезгә кайтып тулуларын яхшы хәтерлим әле. Аларның укып бетереп кайтуларын ничек зарыгып көтә иде ул! Әйе, кайттылар, 1938 елның 14 декабрендә Башкорт дәүләт опера театрын оештырып җибәрделәр. Тик ул бәхетле мизгелне әти генә күрә алмады. Ул өмет баглаган яшьләр арасыннан Бану Вәлиева, Габдрахман Хәбибуллин, Хәбир Галимов, Зәйтүнә Илбаева, Әсма Шәйморатова, Диана Нурмөхәммәтова, Мәгафүр Хисмәтуллин, Салих Хөснияров, Рәүф Мортазин кебек сәнгать осталары үсеп чыкты. Ул апалар, абыйлар мине бертуган сеңелләре, кызлары сыман якын күреп яшәде.
Әти эшләгән оешма “Госконцерт” дип атала, полуторка машиналары бар иде. 1936 елның җәендә шуның әрҗәсенә брезент ябып, бер төркем иптәшләре белән ике ай буе Дүр-төйле, Илеш, Калтасы, Бакалы, Чакмагыш, Бүздәк районнары буйлап гастроль оештырдылар. 55 концерт куйганнар. Шул ук җәйне әтинең Авыргазы елгасы буендагы Кешәнне авылында бер атна кымыз эчеп дәваланып ятуы, шунда Бәхти Гайсин дигән 6 яшьлек ятим малайның гармунда оста уйнаганын исе китеп тыңлавы, малайга үзенең хәер-фатихасын бирүе турында “Кызыл таң” гәзитендә 2001 ел башында шул авыл кешесе Гайса Хәбибуллинның истәлекләре басылып, минем хатирәләремне яңартып җибәрде.
Менә әтинең төсе булып калган бердәнбер өй җиһазы — бамбуктан эшләнгән язу өстәле. Әти аны әни мине бала тудыру йортыннан алып кайтуга сатып алган. Ничә еллар буе, кулга алынган төнгә кадәр, шушы өстәл артына утырып эшләде ул...
— Әтиегезнең туган авылы белән элемтәсе ничегрәк булды?
— Морапталга без җәй саен кайтып әйләнә идек. Ул бит еракларда яшәгәндә һәрчак Башкортстанга кайтырга хыял итә. Морапталны оҗмах түре сыман күрә. Коры даладагы авыл бит инде, югыйсә. Әти өйгә кереп тә өлгерми, бала-чага шунда ук күреп калып: “Газиз абый кайтты!” — дип сөрәнләп, авыл өстенә чыгып сибелә. Бу халыкка да, әтигә дә билгеле сигнал инде. Олысы-кечесе Карабай тавы итәгенә җыр тыңларга җыела. Әти ашап та тормастан шул тауга менеп китә. Авыл халкы өчен иң зур бәйрәмгә әйләнә иде бу кич. Әти бәләкәй чагында шул тау буйларында җырлый-җырлый көтү көткән, тавышым шунда ачылды, ди иде.
— Әтиегезнең җырлавы күп пластинкаларга язылган, дигәнне ишеткән бар. Алар сездә сакланып калганмы?
— 1930 елга караган бер документта 12 пластинка турында укыган идем. Аннан соң да байтак чыктылар. Алар бит илнең төрки халыклар яшәгән бөтен төбәкләренә таралган иде. Бездә берәү генә сакланган. Аның тарихы да гыйбрәтле. 1947 елда аны Ташкентта икетуган энем — Габдрахман абыйның улы Тәүрат базарда очратып сатып алган. “Газиз Әлмөхәммәтов” дигән язу кырып җуелган булган. Тәүрат андагы җыр, арияләр исемлеге буенча кем пластинкасы икәнлеген таныган.
— Әтиегезнең соңгы елын, айларын, нинди шартларда кулга алынганын ничегрәк хәтерлисез?
— 1937 елның августында пароход белән Мәскәүгә сәфәргә чыктык. Ялындырып тормыйча, пассажирлар өчен һәркөнне җырлый иде. Әти, тәкъдирен алдан сизенгән кебек, туган-тумачалары, иптәшләре, гомумән, тарихка кагылышлы күп нәрсәләр турында сөйләде миңа. Кемнәрнеңдер Төркиягә, башка илләргә качканлыгын да сөйләде. Гадәттә, ул дипломат Кәрим Хәкимовларга фатирга төшә иде. Бу юлы ишекләре бикле иде. Әле бер, әле икенче танышларына бардык — кулга алынган булып чыктылар. Кунакханәгә киттек. Шунда партиянең Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре Яков Быков әтине күрде дә, акрын гына янына килеп: “Сезгә һичкичекмәстән кайтып китәргә кирәк, пароходны көтмәгез, поездга утырыгыз!” — диде. Әтинең кәефе төште. Кайттык. Бик күңелсез генә эшләп йөрде. Кышка кердек. Әтинең танышларын берәмләп кулга ала башладылар. Безнең “Хөкүмәт йортлары” алдына да һәр төн саен кара машина килеп туктый торган булып китте.
13 декабрьдә илебез халкы беренче тапкыр СССР Югары Советына сайлауларга әзерләнде. Әти бер көн алдан сайлау урнасын карап кайтты. Иртүк тавыш биреп, республика җи-тәкчелеге белән килешенгәнчә, шунда ук Ташкентка гастрольләргә китәргә тиеш иде. Гастроль чемоданы тутырып куелган. Тегендә билетлар сатылып беткән, афишалар эленгән.
Мин йоклый идем. Төн уртасында өч кеше килеп кергән. Әти мине урынымнан күтәреп алды. “Кайгырма, кызым, куркырлык бернәрсә дә юк”, — дип, мине юатып маташты. Өйдә таңга кадәр тентү барды. Бөтен пластинкаларны идәнгә бәреп ваттылар, китап-журналлар, ноталар өстеннән пычрак итекләре белән таптап йөрделәр. Хәтта “Сәнәк” журналларын (ул татарча чыга иде әле) ертып-ертып карадылар, мин яткан матрасны ярып җибәреп эзләнделәр. Күп кенә әйберләрне капчыкларга тутырдылар. Ул әйберләр арасыннан соңыннан әти язган брошюра гына кайтарып бирелде. Миндә ул бер генә данәдер инде.
Тагын ике көннән соң өч бүлмәле фатирыбызның бер бүлмәсен генә калдырып, өйдәш гаилә керттеләр. Ә бит күпләрне, шул исәптән язучы-мөхәррир Булат Ишемгулов гаилә-сен, урамга куып чыгардылар. Без-нең өйдәш Гафаровлар бик әйбәт кешеләр булып чыкты. Бертуганнар кебек яшәдек.
Бер елдан әнине алып киттеләр. Аның “гаебе” икәү булган. Беренчедән, “халык дошманы” хатыны, икенчедән, ул мөдир булып эшләгән комиссариат җитәкчеләрен дә утырттылар. Ярты елдан, 42 килограммга калып, төрмәдән чыкты. “Барыбер яшәмәс”, — дигәннәр. Аллаһка шөкер, яшәде, 76 яшькә җитеп дөнья куйды.
Әйтер хәл юк, мине алай “халык дошманы кызы” дип җәберләмәделәр, мәктәптәге завуч абый хәтта: “Башың-ны югары күтәреп йөре!” — ди торган иде. Комсомолга, аннары партиягә алдылар. Китапханә техникумын тәмамладым. Китапханәче эшеннән зур төзелеш оешмасының партком секретаре итеп сайладылар. Тормыш юлымда һәрчак яхшы кешеләр очрау репрессия давылларын җиңәргә ярдәм иткәндер. Рәхмәт инде Гафуриләргә, Сабитовларга! Җырчы Габдрахман Хәбибуллинның хатыны Мәрьям апа төннәрен безгә ашарга китерә (көндез килергә куркыныч), ә бит үзләренең 4 баласы бар иде. Бәдәр Йосыпова, Таңсылу Рәшитова, Сара Садыйкова, Зәйтүнә Илбаева хәлебезне белешеп тордылар. Композитор Камил Рәхимов әтинең әйберләрен үзләрендә саклады.
— Әтиегезне нәрсәдә гаепләгәннәр? Аны соңгы тапкыр кайда күрдегез?
— Без гомер буе әтинең язмышын белмичә яшәдек. Аның кайчан атылганын 1993 елда гына белдем. Шул елда Федераль иминлек хезмәтендә аның документларын күрсәттеләр. 5-6 битлек кенә “Эш”. Бирелгән сораулар 5-6 гына. Өстеннән язылган донос-мазар юк. Шәкерт чагында Шәехзадә Бабич белән бергә сәхнәләрдә чыгыш ясауны, Әхмәтзәки Вәлиди кешеләре алдында ике тапкыр концерт куюны гаеп итеп китергәннәр. “Нинди башкорт халык җырларын җырладыгыз?” — дигән сорау биргәннәр. Әти санаган. Җырларыгыз белән милләтчелек рухы чәчкәнсез, дигәннәр. Җәзалауларга түзә алмагандыр инде, әти үз өстенә ташланган гаепләүләрне раслап кул куйган.
Ә хөкем карарында болай язылган: “Алдан суд тикшерүе шуны ачыклады: Әлмөхәммәтов 1918 елда Советка каршы һәм вәлидовчы төркемдә актив катнашучы була, Совет властен җимерү эшләре алып бара, ә арытаба Башкорт АССР биләмәләрендә хәрәкәт иткән һәм Совет властен бәреп төшерүне, кораллы восстание, ВКП (б) һәм Совет хөкүмәте әгъзаларына каршы террор актлары ясау юлы белән пантюркистик дәүләт төзүне максат итеп куйган буржуаз-милләтче баш күтәрүче һәм террористик оешма составына кергән...
РСФСР Җинаять кодексының 58-2, 58-8, 58-11, 58-13 статьялары буенча каралган җинаятьләр ясауда гаепле табып, РСФСР Җинаять-процессуаль кодексының 319 һәм 320 статьяларын кулланма итеп алып, СССР Югары суды хәрби коллегиясенең күчмә сессиясе Әлмөхәммәтов Газиз Салих улын, барлык мөлкәтен конфискацияләп, иң югары җәзага — атарга хөкем итте...”
Әти Уфаның Аксаков урамындагы төрмәсендә утырды. 1938 елның мартында тоткыннарны урамнан алып китеп баралар иде. Белгән кешеләр танымасын диптер инде, әти пальто якасын күтәргән. Тротуардан минем үтеп барганны күрде дә кычкырды: “Кеше бул, кызым!” Соңгы сүзләре шул булды. 1938 елның 10 июлендә берьюлы 32 кешене атканнар — 15 минут саен бер гомер киселгән. Ә нинди шәхесләр! Шул исәптән Вәлиулла Мортазин, Мәкәрим Мәһәдиев, Даут Юлтый, Булат Ишемгулов...
— Һәм Сезгә соңгы сорау, Роза апа. Әтиегезнең тормышы, иҗаты хакында байтак кешеләр эзләнү эшләре алып барып, гыйльми хезмәтләр, әдәби әсәрләр язды. Аларның барысы белән дә Сез таныштыр, аларны саклыйсыздыр?
— Радиожурналист Рәҗәп Хәйруллин (заманында ул “Кызыл таң” мөхәррире урынбасары булды) иң беренче булып бик яхшы тапшыру оештырды. Сәйфи Кудашның, ул заманда филармония һәм академия театры директоры булып эшләгән язучы Нәҗибәк Хафизовның, җырчы Зәйтүнә Илбаеваның төрле басмаларда очерклары дөнья күрде. Соңга табарак музыка белгече Людмила Атанова брошюра чыгарды. Тарих фәннәре кандидаты Сәет Сәйфуллин архивларда күп материаллар тапты. Арытабангы чорда музыка белгече Эльмира Давыдова, язучы Газиф Шәфыйков, Казаннан сәнгать белгече Йолдыз Исәнбәт әтинең иҗади мирасын халыкка кайтаруда зур тырышлык салдылар...
* * *
Роза Газиз кызы Шәриф Латыйпов дигән егет белән гаилә корып, өч бала үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Аларның балалары, оныклары Башкортстан гына түгел, Русия күләмендә билгеле шәхесләр бүлеп танылды.
1968 елдан бирле республикабызда яшь җырчыларның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге призына конкурсы үткәрелеп килә. Республика музыкаль тәрбия бирү гимназиясе 1994 елдан Г. Әлмөхәммәтов исемен йөртә, бинасы алдына аның бюсты куелган. Мораптал авылында музее эшли. Башкортстан телевидениесе аңа багышланган “Җыр булып кайтырмын” дигән хроникаль-документаль фильм төшерде һәм күрсәтте.
Фәрит Фаткуллин.