+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Шәхес
30 октябрь 2020, 11:00

Республика Әмир Ишемгулов белән хушлашты

Бүген республика халкы Әмир Ишемгулов белән хушлашты.

Бүген республика халкы Әмир Ишемгулов белән хушлашты.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Умартачылык һәм апитерапия буенча фәнни-тикшеренү үзәге директоры, биология фәннәре докторы, профессор Әмир Ишемгулов белән хушлашырга якыннары, дуслары, хезмәттәшләре килде. Матәм церемониясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Әмир Миңнеәхмәт улы Ишемгулов 1960 елның 22 маенда Йомагуҗа (хәзерге Күгәрчен) районының Әлимгол авылында туа. Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Күгәрчен районының «Кызыл байрак" колхозында төрле эшче, "Уфа» колхозында өлкән зоотехник-селекционер, Башкортстан Терлекчелек фәнни-тикшеренү проект-технология институтының терлекчелек бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре булып эшли.
«Элита» фәнни-җитештерү предприятиесе директоры, аннары фәнни институтта умартачылык лабораториясе мөдире була. 1998 елдан башлап «Умартачылык һәм апитерапия буенча Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәге»н җитәкләде.
2015-18 елларда Әмир Ишемгулов Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе булып торды. Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән. Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Фото: Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте
Читайте нас