Язучы, мәгърифәтче, публицист Заһир Бигиевның тууына — 150 ел.
“Шура” журналының баш мөхәррире Ризаэтдин Фәхретдин 1908 елда: “Заһир әфәнде яшьли үлсә дә, бәхтиярдер”, — дип язып үтә. Бу якты дөньядан бик иртә китеп барса да (32 яшь — бу бит әле кеше гомеренең уртасы гына), Заһир Бигиев әдип буларак чыннан да бәхтияр, ягъни бәхетле: аңа Аллаһы Тәгалә әдәби талантны мул итеп биргән, шуңа да ул 16-19 яшьләрендә үк төрле заман милләттәшләребез яратып укырлык романнар иҗат итүгә ирешкән. Аның әсәрләре үзе исән чакта да, аннан соң да даими басылып тора, мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнелә, галимнәрнең, әдипләрнең игътибарын җәлеп итә.
Үз заманында аның иҗатына Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Фатыйх Әмирхан, Гаяз Исхакый, үткән гасыр урталарында Мөхәммәт Гайнуллин, соңгы чорда Хатыйп Миңнегулов югары бәя бирә. Бу мәкалә дә аларның хезмәтләренә таянып язылды.
Заһир Бигиев 1870 елда Дондагы Ростов шәһәрендә мулла гаиләсендә туган. Урыс мәктәбендә башлангыч белем ала: яшьтән урысча укырга-язарга өйрәнә, шунда ук матур әдәбият белән таныша башлый. Әтисе үлеп, әнисе тәрбиясендә калгач, кечкенә Заһирны урыс мәктәбеннән алып мәдрәсәгә бирәләр. Анда ул, дин сабаклары рәтеннән, гарәп, фарсы телләрен дә өйрәнә, атаклы урыс язучылары әсәрләрен укуын дәвам итә, урысча тәрҗемәләр аша О. Бальзак, В. Гюго, Э. Золя кебек француз язучылары иҗатлары белән таныша. Шушы чорда аның үзендә дә язып карау дәрте уяна һәм ул 16-17 яшьләрендә үк язучылык эшенә керешә. “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” романын иҗат итеп, бастырып чыгару теләге белән 1886 елда Казанга килә. Бер уңайдан укуын дәвам иттерергә ниятләп, “Күл буе” мәдрә-сәсенә керә. Казан тормышы белән таныша, бигрәк тә мәдрәсәләрнең хәлен якыннан торып өйрәнә. Схоластикага корылган иске тәртипле мәдрәсәләр һәм аларның идарәчеләре булган мөдәррисләр За-һирда авыр тәэсир калдыра. Ул андагы тәрбия эшләренең гадәт-тән тыш начар куелуы, мөдәррисләрнең укучыларга игътибарсызлыгы белән килешә алмый. Һәм ул 1890 елда мәдрәсәләр тормышын тәнкыйтьләп һәм Казан байлары арасында булган җи-наятьләрне фашлап, “Зур гөнаһлар” романын бастырып чыгара.
“Тәрҗеман” гәзитенең 1890 елгы 10 август санында басылган “Яңа китаплар” дигән мәкаләдә бу романга: “Бигиевның шушы көннәрдә генә Казаннан алынган бу китабы теле һәм эчтәлеге ягыннан әдәбияттагы яңа агымның иң күренекле әсәрләреннән саналырга хаклы”, — дигән уңай бәя бирелә.
Казан мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң 21 яшьлек язучы 1891 елда Дондагы Ростовка кайтып мулла була. Ләкин ул үзенең муллалык вазифаларын үтәү һәм матди хәлен яхшырту турында кайгыртмый (әнисе ярдәмендә яши), күпчелек вакытын шәһәр китапханәсендә урыс, француз әдәбиятын һәм фәнни-популяр әсәрләр укып уздыра.
1891-92 елларда Заһир Бигиев тагын ике роман яза. Аның “Мөртәт” дигәне “Зур гөнаһлар” романының дәвамы итеп уйланган була. “Катыйлә” дигән икенчесе татар хатын-кызла-рының авыр тормышын күрсәтүгә багышлана.
Замандашлары күрсәтеп үтүенчә, “Катыйлә” романы оста каләм белән язылган була һәм ул авторның әдәби эшләнеше ягыннан иң көчле әсәрләреннән санала. Белгечләр Виктор Гюгоның “Хокуксызлар” әсәре белән “Катыйлә” арасында күп кенә охшаш яклар табалар һәм бу роман Заһир Бигиевка һәркайда уңыш китерәчәк, диләр.
1892 елның декабрендә Бохара әмире Габделәхәт Петербургка барышлый Дондагы Ростовта туктала. Вокзалда каршылаучылар арасында З. Бигиев та була. Ул әмиргә китап булып басылып чыккан “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә”, “Зур гөнаһлар” романнарын һәм “Мөртәт”, “Катыйлә”нең кулъязмаларын тапшыра. Ләкин, автор никадәр генә тырышмасын, бу романнар басылмый кала. 1908 елда язылган бер фельетонында Г. Тукай Заһирның бертуган энесе, күренекле дин эшлеклесе Муса Бигиевны атна саен дини китаплар бастырып чыгарып та, мәрхүм абыйсының “Мөртәт” һәм “Катыйлә” әсәрләрен дөньяга күрсәтмәве өчен битәрләп: “Аһ, әдәбият язларыбызның иң беренче чәчәкләре! Ник алай кояш төшмәгән җирдә яталар икән?” — дип яза.
Бу тәнкыйть эзсез калмый, әлбәттә, Муса Бигиев шул ук елны ике романның да кулъязмаларын китап нәшриятына тапшыра. Әйтергә кирәк, китап нәшрияты 1908 елда бастырып чыгарган “Урта Азиягә сәяхәт” дигән китапның (авторы Заһир Бигиев) ахырында әлеге китапларның да озакламый дөнья күрәчәге турында белдерү урнаштыра. Шулай итеп, кулъязмаларның нәшриятка килеп эләгүенә шикләнмәскә мөмкин, ул цензура тарафыннан тоткарланып калынган булса кирәк. Ничек кенә булмасын, кулъязмаларның әлегә кадәр табылганнары юк.
Заһир Бигиев 1892 елда, шушы дүрт романны язып бетергәннән соң, гәзит чыгару теләге белән янып яши. Ул Дондагы Ростовта очрашкан вакытта ук, шушы теләген тормышка ашыру өчен, Бохара әмиренә мөрәҗә-гать итә. Петербургтан хәбәр итәргә вәгъдә биргән булса да, әмир дәшми.
1893 елның җәендә Бигиев сәяхәткә чыгып китә. Каспий диңгезен кичеп, берничә көннән Төркестанга килеп җитә. Сәяхәт вакытында юлда очраган бөтен күренешләргә — пристань һәм станцияләргә, елга һәм диңгезләргә, авыл һәм шәһәрләргә, шулай ук ул төбәкләрдә яшәүчеләр тормышына игътибар итә, аларның тарихи һәм икътисади хәлләре белән кызыксынып, тикшеренеп бара. Соңыннан үзенең сәяхәтнамәсендә шулар турында нигезле генә тарихи, географик белеш-мәләр бирә. Без аның бу әсәрендә Идел белән Донны кушу планының ХVI гасырда ук башлануы, Петр Беренче заманында конкрет эшкә дә керешелүе турында тарихи белешмәләр күрәбез. Кыскасы, автор үзе булган җирләрнең, урыннарның тарихы, икътисади сәяси яктан тоткан әһәмияте турында яза. Үзе күргән Бохара мәдрәсәләрендәге тәртипсезлекләрне, схоластикага ябышып ятучы укытучылар “тәрбиясендә” булган меңләгән шәкертләрнең гомерләрен бушка уздыруларын кызгана. Бохараның әмирләр кулында булгандагы идарә тәртибе аңа ошамый, аны нәфрәтләндерә.
Бу чорда Заһир Бигиев урыс матбугатында да танылып өлгергән була. Мәсәлән, “Казанский телеграф” гәзите 1894 елның 5 маенда: “Заһир Бигиев Казанның югары дини мәктәбендә белем алган яшь кеше, урыс телен чын урыслар кебек үк әйбәт белә, укымышлы һәм полемика-бәхәс алымнарыннан да хәбәрдар”, — дип язып чыга. Шуның өстәвенә француз телен дә яхшы белгән. Бу җәһәттән “Урта Азиягә сәяхәт” китабында искә алынган бер вакыйга аеруча кызыклы. Пароходта барганда З. Бигиев бер урыс алпавыты белән очраша. Тегесе Казан артында имениесе булуы, татарларны яхшы белүе хакында әйтә. Сөйләшә торгач, татарларга карата хаксыз гаепләү ташлый. “Сезнең татарлар... бик түбән табигатьле булып, соң дәрәҗәдә көнчелләр”, —ди. Моңа дәлил итеп Субаш-Аты авылында берәүнең мулла йортына ут төртүен китерә. З. Бигиев җавабында аңа болай ди:
— Владимир әфәнде, урысларның һәм безнең татарның бер мәкале бар: “Гаилә гарипсез булмый”. Сез телгә алган андый кызганыч хәлләр бездә гомуми түгел ул. Безнең арабызда булган кебек, урыслар арасында да кешелектән, туганлыктан ерак киткән кешеләр бар. Берничә кешегә карап кына бөтен милләт турында фикер йөртү дөрес түгел, — ди.
Заһир Бигиевның Төркестан тарафларына баруында ике төп сәбәп була. Исмәгыйль Гаспралы кебек, ул татарча гәзит чыгарырга хыяллана. Әмма бу ният гамәлгә ашмый. Аның Бохарада укырга калырга да теләге була. Ләкин андагы уку йортларында белем бирүнең түбән дәрәҗәдә икәнлеген күргәч, бу ниятеннән баш тарта.
Заһир Бигиев Төркестаннан күңел төшенкелеге белән кайта. “Урта Азиягә сәя-хәт” язмасының ахырында ул болай ди: “Гаять көчле, авырулы бер хәлгә төштем. Башлануы кайгыдан юану өчен бер кәеф-сафа сымаграк булып күренсә дә, ахыры соң дәрәҗәдә һәлакәтле булды. Кулыма каләм алмас бер хәлгә килдем. Тормыш ләззәтлә-реннән өмет өздем. Моннан соң яшә-вемдә файда булмас, дидем дә, әҗәл сәгатен, Газраилнең визитын көтә башладым...” Шушындый төшенке халәт арытаба да дәвам итә. Муса Бигиев та абыйсының гаять бер зур бәлагә дучар булуы хакында яза. 1902 елда әдипнең йөрәге тибүдән туктый.
Мәкалә башында телгә алынган галимнәр Бигиевның кайчан кемгә өйләнүе турында мәгълүматлар булмавы хакында язалар. Гомере өзе-лүнең төп сәбәбен эчкечелектән күреп, шулай ук төрле фаразлар да китерә-ләр. Мәсәлән, үз-үзенә кул салуы; үз өендә хатыны агулавы; туган шәһә-рендә стачкалар вакытында карагруһчылар тарафыннан кыйнап үтерелүе, эзне җую өчен бу җинаятьне аны хатынына япсарулары һәм башкалар.
Габдулла Тукай “Урта Азиягә сәяхәт”не кулъязма хәлендә үк укып чыга һәм, шуннан илһамланып, үзенең мәшһүр “Мәрхүм Мөхәммәтзаһир әфәндегә” дигән мәрсиясен яза. Бу әсәр “Урта Азиягә сәяхәт”нең тәүге басмасында (1908 ел) иң алда ук урнаштырыла.
Тәнкыйди рухлы Тукайның мактавына, хөрмәтенә бик сирәк затлар гына ирешкән. Заһир Бигиев — шуларның берсе.
Фәрит Фаткуллин.