+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
3 ноябрь 2020, 06:34

Талант белән уңганлыкны бергә җигеп иҗат итте

Күренекле журналист, шагыйрь, прозаик, драматург Расих Ханнановның вафатына 40 көн.“Кызыл таң”ның кайчандыр башлангычында торган Сәйфи Кудаш, Гариф Гомәр кебек данлы шәхесләрнең киңәш-фатихасын алып, алар белән озак еллар аралашып, аларның эстафетасын дәвам иткән, республикабыз журналистикасын, аеруча аның очерк һәм публицистика жанрларын үстерүгә гаять зур өлеш керткән каләмдәшебез иде ул. Матбугатта — 37, шул исәптән гәзитебездә 32 ел, аның да чирек гасырдан артык җаваплы секретарь, мөхәррир урынбасары, баш мөхәррирвазыйфаларын җигелеп тартканда бер үк вакытта татар һәм башкорт әдәбиятларын күпсанлы гүзәл әсәрләр беләнбает­кан иҗатчы. Өстәвенә, әле гомер буе җәмәгатьэшләрен башкару.

Күренекле журналист, шагыйрь, прозаик, драматург Расих Ханнановның вафатына 40 көн.

“Кызыл таң”ның кайчандыр башлангычында торган Сәйфи Кудаш, Гариф Гомәр кебек данлы шәхесләрнең киңәш-фатихасын алып, алар белән озак еллар аралашып, аларның эстафетасын дәвам иткән, республикабыз журналистикасын, аеруча аның очерк һәм публицистика жанрларын үстерүгә гаять зур өлеш керткән каләмдәшебез иде ул. Матбугатта — 37, шул исәптән гәзитебездә 32 ел, аның да чирек гасырдан артык җаваплы секретарь, мөхәррир урынбасары, баш мөхәррир
вазыйфаларын җигелеп тартканда бер үк вакытта татар һәм башкорт әдәбиятларын күпсанлы гүзәл әсәрләр белән
бает­кан иҗатчы. Өстәвенә, әле гомер буе җәмәгать
эшләрен башкару.


Боларның барысына ничек өлге-рүе­нә гаҗәпләнүчеләргә ул: “Без бит кырмыскалар токымыннан!” — дип шаяртып әйтергә ярата иде. Туган авылы һәм районы атамасының шу-шы чиктән тыш эшсөяр кечкенә җан ияләреннән чыкканлыгы турындагы фаразларны һәм легендаларны да искә ала торган булды.
Әтисе Нургали булачак генерал, Русия Герое Миңнегали Шәйморатов белән уйнап үсә. Бу ике дусның бер-берсеннән аерылып торган яклары да була. Миңнегали — аз сүзле, уйчан, оялчан, Нургалинең исә теле-телгә йокмый, булган хәлләргә бай фантазиясен оста итеп кушып җибәрә. Унсигез яшьлек Нургали унбише дә тулмаган Оркыя исемле кызга өйләнә. Һәм бу ике ятим үзләренең бертуганнарын балалар йортларыннан эзләп табып алып кайталар. Биш малай һәм бер кыз! Ул арада үзләренең Әнисә исемле кызлары һәм 1931 елның 28 октябрендә Расих исемле уллары туа. Яшь кенә гаиләдә сигез (!) бала үсә, укый, тормышка аяк баса.
Сугыш афәте бу гаиләгә нык кагыла. Нургали Ханнанов Курск янындагы алышларда һәлак була. Алар гаиләсендә үскән егетләрнең бишесе дә фронтка алына, берсе һава сугышларында самолетында яна, икенчесе хәбәрсез югала, калганнары исән-имин кайта.
Булачак журналист һәм әдипкә малай гына килеш колхозда эшләргә туры килә. Өлкән сыйныфларда укыганда район мәдәният йортында киномеханик ярдәмчесе булып йөри. Шул мәлдә аның күңелендә шигъри моңнар ярала: үлгән авылдашлары истәлегенә бәетләр, кызларның альбомнарына мәхәббәт җырлары яза, шигырьләре район гәзитендә басыла башлый.
20 яше тулып килгән Расих Ханнановны Тын океан флотына матрос итеп алалар. Анда биш елдан артык хезмәт иткәндә “Тихоокеанский комсомолец”, “Боевая вахта” дигән гәзитләргә языша. Хәрби хәбәрче буларак, редакцияләрнең эчке тормышын өйрәнә, демобилизацияләнгәндә инде ул әзерлекле журналист була. Уфаның тимер юл вокзалыннан ук “Кызыл таң” редакциясенә керә, язмалары буенча аны биредә күпләр белә, авыл хуҗалыгы бүлегендә эш тәкъдим итәләр. Авылына кайтып, әнисенең, туган-тумачаларының хәлен белешкәннән соң, КПССның Кырмыскалы район комитетының беренче секретаре, үзе дә билгеле прозаик Газим Аллаяров янына керә. “Яңа елдан гәзитебезнең күләме арта, синең кайту әйбәт булды әле”, — ди район җитәкчесе. “Колхоз юлы” гәзите мөхәррире Виктор Орлов, милләте буенча украин булса да, татарчаны “су кебек эчә”. Расих Ханнанов шунда тәрҗемәче, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары булып эшли, бер үк вакытта Стәрлетамак мәдәни-мәгъри­фәт училищесын читтән торып укып тәмамлый.
Җыр текстлары язуның тәүге адымнары да нәкъ менә шунда эшлә-гәндә ясала. Район мәдәният йорты директоры, яшь композитор Тәлгать Шәрипов белән дуслаша. Ул бер көнне эш бүлмәсендә яңа язган бер көен уйнап күрсәтә. Мәхәббәт турында җыр тексты кирәк икән. Якынча эчтәлеген дә сөйли: әгәр яратышып йөргән егет белән кызның юллары ни сәбәпледер аерыла икән, алар бер-берсенә ачу тотмыйча, үзара якты тойгылар сакларга, дус булып калырга тиеш. Ике яшь иҗатчының “Син онытма” дип аталган тәүге җырын Рәшидә Фаткуллина дигән укытучы башкара. Шә­рипов аны радиога яздыру хәстәрен дә күрә. Профессиональ җырчылар да аны “эләктереп ала”. Ул заманда җырларыбызда патриотизм темасы өстенлек итә, мәхәббәт турындагылар бармак белән генә санарлык була. Шагыйрь Рафаэль Сафин “Әҙәби Баш­кортостан” (хәзерге “Ағиҙел”) журналында бу җыр турында тоташ бер мәкалә чыгара. Татар композиторы Җәүдәт Фәйзи аны Татарстанның төп­кел районында бер карчыктан язып алып һәм “шигыре дә, көе дә бик отышлы тәңгәл килгән халык җырының бер үрнәге”, дип “Халык гәүһәрләре” китабына да кертә. Исән чакта ук, өстәвенә, тәүге җырлары халыкныкы булып киткән иҗатчылар алай күп түгелдер әле, дип, бу хәлгә Р. Ханнанов бик шатлана. Ләкин Т. Шәрипов аның белән бигүк килешми. Казанга хат яза. Хатаны төзәтү максатында, җырны нотасы белән һәм авторларын да күрсәтеп, “Азат хатын” (хәзерге “Сөембикә”) журналында бастырып чыгаралар.
Тәүге уңыш белән илһамланган ике дус бер-бер артлы тагын “Зилә”, “Елмаю” дигән җырлар иҗат итәләр. Бу өч җыр ул дәвердә Башкортстанда да, Татарстанда да радиодан көн саен яңгырап тора. Бездә аларны киләчәктә сәхнә күрке булып китәчәк Гомәр Әбделманов, Флүрә Ногманова, Зәки Мәхмүтов, Илфак Смаков һәм башкалар җырлый.
1962 ел. СССР җитәкчесе Никита Хрущев реформалары нигезендә районнар һәм аларның гәзитләре берләш-терелә башлагач, Расих Ханнановка “Кызыл таң”га күчәргә форсат туа. Гомерен матбугатка һәм әдәбиятка багышлау максатыннан чиген­мәгән журналист район мәдәният бүлеге мөдире вазыйфасыннан баш тарта. Мөхәррир урынбасары Үзбәк Гыймадиев (булачак фән докторы, профессор) коридорда ук очратып, гариза язарга һәм бүгеннән авыл хуҗалыгы бүлегендә эшли башларга куша. Яңа хезмәткәр, тәҗрибә туплау максатын-да, барлык бүлекләрдә дә эшләтеп алуларын сорый. Ләкин моңа өлгерә алмый, чөнки озакламый аны җавап-лы секретарь итеп үрләтәләр. Ул елларда Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктә-бенең журналистика факультетын чит­тән торып укып тәмамлый.
Чагыштырмача яшь һәм күптән түгел эшләүче мөхәррир Ремель Дашкин 1971 елда Расих Нургали улын үзенең беренче урынбасары булып эшләргә күндерә. Ул чакта бу вазыйфа партия өлкә комитеты бюросында раслана, чөнки мөхәррир юк вакытта аңа иҗатта да, финанс эшләрендә дә үзаллылык хокуклары бирелә. “Мин Ханнановка үземә ышанган кебек ышанам”, — ди бюрода Дашкин. Алар унтугыз ел буена бер-берсенең кадерен белеп, ярдәмләшеп, хөрмәт күрсәтеп эшли. Икесе дә туры сүзле булгач, бәхәсләшеп киткән чаклары да аз булмый. Туры сүзле кешедән күп җитәкчеләр тизрәк котылу ягын караучан. Ремель Миргазиян улы исә беренче урынбасарын, башка эшкә күчү мөмкинлеге килеп чыкканда да, җибәрмәскә тырыша.
20 ел беренче урынбасар булып эшләгән Расих Нургали улын 1991 елның апрелендә “Кызыл таң”ның җитәкчесе итеп тәгаенләделәр. Гәзит-ләрдә “мөхәррир” сүзе алдына “баш” сүзен өстәделәр, чөнки бүлек мөдир­ләрен дә “мөхәррир” дип атый башладылар.
Ханнановның гәзиткә җитәкчелек итә башлавына 4 ай тулганда Гадәт-тән тыш хәл буенча дәүләт комитеты (ГКЧП) дигән афәт купты. Матбугатка идарә итәргә, юнәлеш бирергә тиешле югары органнар, бәласеннән башаяк дип, көтеп тору позициясенә басты, дисәң дә дөрес булыр. Баш мөхәррир-ләр ике ут арасында калды. Расих Нургали улы ул болганчык көннәрдә тирән акылы, сабырлыгы, һәр гамәлен үлчәп эшләве белән катлаулылыкларга юл куймады. Ә бит аны да тәүдә — “ГКЧП күрсәт­мәләрен үтәми”, дип, соңыннан “ГКЧП­ны яклады”, дип, гаепләп маташтылар.
Ул чакта хезмәт ияләренә, шул исәптән редакциядәгеләргә дә, ничә айлар буе эш хакы бирелми башлады. Телебезгә “бартер” дигән сүз килеп керде. Редакция җитәкчелеге эшләгән өчен онлата, ярмалата, чәйләтә, ши­кәрләтә, киемләтә, савыт-сабалата тү­ләр­гә мәҗбүр ителде. Бу әйбер­ләр­не арзанрак хакка каяндыр юллап табасы да бар иде бит әле. Совет чоры мөхәррирләренә финанс һәм типография чыгымнары, машинага бензин, тәгәрмәч кебек нәрсәләр турында баш вату кирәкми иде. Һәм, әйтергә кирәк, талантлы журналист һәм язучы, иҗади коллективны оста оештыручы Расих Нургали улы хуҗалыкчыл, сакчыл, акчаны исәпли белүче җитәкче дә булып чыкты. Редакциянең матди, финанс ягын хәл итүдә аңа төрле тармакларда йогынтылы таныш-белешләре булу да ярдәм иткәндер.
1994 елның сентябрь ахырында, 63 яше тулып килгәндә, ул пенсиягә чыкты. Дөресрәге, тулысынча әдәби иҗатка күчте. Бу вакытка инде ул күптән Язучылар берлеге әгъзасы, дәүләт нәшриятында чыккан унбиш китап авторы иде: “Яшьлек канатлары” (очерклар), “Диңгез карлыгачы” (хикәя­ләр һәм нәсерләр), “Кыр казлары кит­кәндә” (хикәяләр һәм парчалар), “Тирән агым” (очерклар), “Көтегез ми­не, тирәкләрем” (повестьлар), “Юл буенда күк чәчәк” (повестьлар)...
Боларны санап килгәндә шуңа игътибар итәм: шигырьләрен, җырларын нәшер итүне ул һаман кичектерә килгән. Ә бит “Кызыл таң”да эшләгән­дә дә җырлары бер-бер артлы туып, популярлаша барды. Тәлгать Шәрипов белән Кырмыскалыда башланган хезмәттәшлеге тагын да ныгыды. “Казаннарга барасым бар әле”, “Мәхәббәт вальсы”, “Саумы, туган ягым!” кебек җырларны Зәки Мәхмүтов, Илфак Смаков, Гали Хәмзин һәм санап бетергесез үзешчәннәр башкарды.
Җитмешенче еллар ахырында күренекле композитор Абрар Габдрахманов белән җыр җанрында эшләп алуын Расих абый болай дип искә ала иде: “Кыш көне дәваханәдә бергә ятарга туры килде, беренче катта зал­да пианино тора. Бармакларны өшетә-өшетә шуңарда чиратлашып уйныйбыз. Шәфкать туташларына рәхмәт йөзеннән җыр язу теләге туды. “Ак фәрештәм” дигән текст бирдем. “Минем иҗат эшчәнлегемдә беренче тапкырдыр, мөгаен, тексттагы бер сүз­гә дә кагылмадым”, — диде Абрар. Без аны шунда ук беренче тапкыр башкардык. Фәрит Бикбулатов репертуарындагы “Урал каеннары” да тиз иҗат ителде”.
Шул ук дәвердә Расих Ханна­нов­ның Рим Хәсәнов белән хезмәттәш­леге татар һәм башкорт җыр сәнгатен­дә үзе бер олы вакыйга, күренеш булды. Аларның кайбер­ләрен искә төшерик әле: “Торналар киткән чакта”, “Минем әнкәй гөл ярата иде”, “Ялгыз аккош күлләрдә”, “Чык әле каршыма”, “Мамык шәлең иңнәреңә сал да”, “Көзге ярату”... Башкаручылары — Радик Гәрәев, Идрис Газиев, Хәйдәр Бигичев, Роза Хәби­буллина, Әлфия Юлчурина, Лилия Букеева һәм башкалар.
Хәзер инде Башкортстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рим Хәсәнов белән дуслашып китүе турында да мавыктыргыч итеп сөйли иде: “Икебезнең дә ән­кәйләр бер үк вакытта вафат булуы безне якынайтты. Рим мәрхүмә ән­кәйләр турында җыр язарга тәкъдим итте. Мин татар, башкортта андый темага язылган җырларны эзләп карадым, тапмагач, бу хакта язарга мөм­кин, дип эшкә тотындым. Ләкин һәр язганым тапталган текст булып чыга. Авылга кайткач, әнкәй яткан зират ягына урамнан китеп барам. Гөл­ләргә күмелгән тәрәзәгә күзем төште. Минем әнкәй дә гөл ярата иде, тәрәзә төпләрен тутырып гөл үстерә һәм урамга алар аша карый иде. Шунда ук башымда җырның исеме туды — “Минем әнкәй гөл ярата иде”. Бу – Рим белән безнең тәүге җырыбыз. Арытаба да йөрәкләребездән бер­лек­тәге бихисап җырларыбыз “очып чыкты”, татары да, башкорты да алар­­ны үз итте. “Ялгыз аккош күл­ләрдә” 1989 елда Татарстанда елның иң яхшы җыры дип табылды. “Чык әле каршыма” 1998 елда Швециядә үткән халыкара фестивальдә диплом алды. “Уфам — Уралымның саф гөле”, республика конкурсында җиңеп, башка­лабызның бәйрәм гимнына әверел-де”.
Үзе дә күп җырлар язган филология фәннәре докторы, профессор Әхәт Нигъмәтуллин Расих Ханнанов җыр­лары турында түбәндәгеләрне язган иде: “Шигырьнең көй белән табигый бәйләнешен аңлаучы күренекле композиторлар Р. Ханнанов иҗатын урап үтми. Мондый иҗади бәхет кайсы шагыйрьгә шулай елмая икән? Аның композитор, укучы, тыңлаучы арасында популярлыгы, һичшиксез, халык күңеленә, йөрәгенә үтеп керә алырлык яза белүендә. Хисләрне төгәл һәм эзлекле итеп чагылдыра ул. Шигырьләренең тематикасы да тормышчан. Алардагы тормыш күре­нешләренең һәркайсында, беленер-беленмәс булып яшеренеп, моң элементлары ята. Бу элементларны, бигрәк тә йөрәккә ятардай көй тудырырга этәргеч булырдайларын, теләсә кем тотып ала алмый...”
Бу сүзләргә шуны гына өстик: җыр текстларында бит иң мөһиме — тема, фикер, эчке тоемлау. Юл уңаенда гына фикер әйтеп үтү бернәрсә дә бир­ми, аны нигезләргә, образ тудырырга кирәк.
Расих Ханнанов талантлы композиторлар белән берлектә иҗат иткән 200дән артык җырда хәзер инде төрле төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче берничә буын кешеләре тәрбияләнде. Күп кенә җырлары милли эстрада йолдызлары репертуарында ныклы урын алды, ә кайберләре хәтта музыка мәктәпләрендә милли мәдәниятне өйрәнүдә методик материал сыйфатында дәреслекләргә дә кертелде. Башкортстанның, Татарстанның, Үз­бәкстанның һәм Кыргызстанның профессиональ һәм үзешчән театрларында кабат-кабат куелган пьесалары, шулай ук, дөрес яшәргә өйрәтә, халык аларны җылы кабул итә.
Гәзит эшләреннән бушагач, Расих Нургали улының күләмле әсәрләр иҗат итәргә, электән язган төрле жанр­дагы әсәрләрен җыентыклар итеп тупларга мөмкинлекләре артты. Татар, башкорт һәм урыс телләрендә дәүләт нәшриятларында, шулай ук үзнәшер ысулы белән чыгарган барлык китапларының саны 30дан артып китте. “Утлы күкрәү” һәм “Тәмуг казанында” дигән романнарын укучылар һәм белгечләр югары бәяләде. 86 яшен тутырган каләмдәшебезнең 2017 ел ахырында Уфада һәм Казанда ике китабы берьюлы дөнья күрде.
Башкортстан “Китап” нәшриятында башкорт телендә чыккан “Салават ялкыны” кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучыларына тәгаенләнгән. Анда Салават Юлаев турында архив материалларына, тарихчыларның эзләнү­ләренә таянып иҗат ителгән әсәрләре тупланган. Китапның зур гына өлешен “Рогервик” дигән героик драма алып тора. Пугачев восстание­сенең төп максаты — социаль һәм милли изүгә каршы сыйнфый көрәш. Башкортстан һәм Татарстан җирлә­рендә алышлар аеруча көчле булган һәм анда Кинҗә Арсланов, Салават Юлаев, Канзафар Усаев, Бәхтияр Канкаев кебек батыр якташларыбыз актив катнашкан. “Бу күренекле шәхесләрнең байтагы хакында тарихи һәм әдәби әсәрләр шактый күп язылды, ә менә райондашым — Бозаяз авылы кешесе Канзафар Усаев турында атап кына иҗат ител­гән бер әсәр дә юк, — дип язган ав­тор. — Ул — кораллы күтәрелештә зур урын тоткан шәхес, Пугачевның баш полковнигы, хәрби коллегия
секретаре. Пугачев аны нык ихтирам иткән, киңәшләрен тоткан”.
Расих Ханнановның Татарстан китап нәшриятында басылган җыентыгы “Робагыйлар” дип атала. Бу жанрга да ул иҗат юлының башында ук мөрә­җәгать иткән икән. Аның робагыйлары “Кызыл таң”да, шулай ук Татарстан­ның “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга”, “Мәгърифәт” гәзитләрендә, Уфада татарча һәм башкортча кечерәк кенә җыентыкларда дөнья күрде.
Югарыда телгә алынган ике китабы белән бер үк вакытта Мәскәүдәге Ресоrdsman студиясендә хезмәт­тә­шебезнең уникаль мультимедиа проекты — аудиокитап чыкты. Хәзерге дөньяда туган телдә китапны кыенлык белән укучы, әмма рәхәтләнеп тың­лаучы һәм аңлаучы кешеләр өчен үзе­нең шигырьләрен биредә автор үзе укый. Шунда ук бу эстафетаны Уфада тәүлек әйләнәсенә эшләүче “Туган тел” музыкаль-күңел ачу теле­каналы дәвам итте.
“Кызыл таң” журналистларының берничә буыны Расих Ханнановны үзенең ихлас остазы дип саный. Алар арасында мин дә бар. Аның җитәкче­легендә 19 ел эшләдем, аннан соң да гомеренең соңгы елларына кадәр аралаштык. 20 ел чамасы бакчада күршеләр булып тордык. Мул уңышлы гына түгел, җырлы-моңлы, шигъриятле дә иде бакчаларыбыз. Расих абый янында Тәлгать Шәриповны, Зәки Мәхмүтовны күрергә мөмкин иде. Хәер, Фән Вәлиәхмәтов, Фәрит Бикбулатов, Венер Мостафин, Мәүлетбай Гайнетдинов та шундагы бакчачылар иде.
Расих абый да, хәләл җефете Люция Фатыйх кызы да (кызганычка каршы, ул 71нче яше белән барганда 2008 елның 12 гыйнварында кинәт вафат булды) гап-гади, кечелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл булулары белән һәркемне таң калдыралар иде. Кызлары Гөлчәчәк белән Резеда шундый мохиттә үсте, аларның балалары нәнәй-картәти тәрбиясе алып, үзаллы тормышка аяк басты, шәхес булып формалашты.
Башкортстанның атказанган мәдә­ният хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин һәм Әнгам Атнабаев исемен­дәге премияләр лауреаты, Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесе Расих Ханнановка былтыр августта Башкортстан Башлыгы указы белән Халыклар дуслыгы ордены тапшырылды.

Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас