+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
3 ноябрь 2020, 07:15

Якты исеме халык күңелендә!

Уфада Афзал Таһировка багышланган күргәзмә ачылды.

Уфада Афзал Таһировка багышланган күргәзмә ачылды.
Башкортстан Милли архивының күргәзмә залында “Афзал Таһиров – күренекле дәүләт эшлеклесе һәм язучы” дип аталган күргәзмә ачылды. Ул әдипнең 130 еллыгына багышланган.
Афзал Таһиров республика һәм ил тарихының иң катлаулы вакытында (1931-37 елларда) Башкортстан Үзәк башкарма комитеты парламентына җитәкчелек иткән, бер үк вакытта республиканың Язучылар берлеге җитәкчесе булган.
Афзал Таһиров 1890 елның 25 октябрендә Самара губернасының Бөгелмә уезды Әлмәт волосте Абдрахман авылында (хәзерге Татарстан Республикасы) туган. 1913 елның 17 октябрендә Коммунистлар партиясе сафына керә. Казандагы – “Мәрҗани”, Ырынбурдагы “Хөсәения” мәдрәсәләрендә укыган. 1918 елдан аның тормышы Ырынбур губернасы башкарма комитетының халык мәгарифе бүлеге, “Юксыллар сүзе” гәзитен редакцияләү, шәһәрдәге I армия сәяси мәктәбен җитәкләү белән бәйле.
1921-25 елларда Афзал Мөхетдин улы – Бөтенсоюз Коммунистлар партиясенең Хива шәһәрендәге агитация-пропаганда бүлеге мөдире, “Инкыйлаб кояшы” гәзите мөхәррире, шәһәрнең Үзәк контроль комиссиясе рәисе. Алдагы ике елда Афзал Таһиров Мәскәүдәге марксизм-ленинизм курсларында укый.1928 елда округ комитетында агитация-пропаганда бүлеге мөдире һәм Хива, Яңа Ургенч шәһәрләрендә партия коллегиясе секретаре итеп билгеләнә. 1928-31 елларда – Уфада партиянең Өлкә контроль комитеты коллегиясенең секретаре.
1931 елда Афзал Мөхетдин улы БАССР Үзәк башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Бер үк вакытта республиканың Язучылар берлеге рәисе була. 1935-36 елларда мәдәни бәйләнешләр буенча совет делегациясе составында Истанбулда, Әнкарада, Версальдә һәм чит илләрнең башка шәһәрләрендә була.
Афзал Таһировның иҗат юлы 1905-07 еллардагы урыс революциясе вакытында башлана. Аның беренче әсәре – “Бичура” комедиясе (1907). Революциядән соң ул егермеләп драма әсәре яза. Алар арасында – 30нчы еллар уртасына кадәр сәхнәдән төшмәгән һәм башкорт драматургиясендәге тарихи-революцион жанр үсешенә йогынты ясаган “Алатау” драмасы, Афзал Таһировның күп әсәрләре – “Машиналар каны”, “Ашлык фабрикасы”, “Комсомол” повестьлары, “Алатау”, “Үрнәк” пьесалары, шулай ук романнары – урыс теленә тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә басыла.
Үткән гасырның 30нчы елларында Афзал Таһиров башкорт язучылары берлеген булдыруда зур активлык күрсәтә, берлекнең рәисе итеп сайлана. СССР Язучылар берлегенең I съездында башкорт әдәбиятының үсеш юллары турында доклад белән чыгыш ясый.
Зур казанышлары өчен Афзал Таһиров Кызыл Байрак ордены һәм Хорезм Республикасының Хезмәт ордены белән бүләкләнә. Аңа “БАССРның атказанган әдәбият һәм сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем дә бирелгән.
Күргәзмәдә Афзал Таһировның шәхси эшеннән биографик характердагы документлар, Башкортстанның Милли архивы басма продукциясенең мотлак экземплярлары бүлеге фондыннан китаплар һәм республика гәзитләре тәкъдим ителә.
Шәхси эшендә Афзал Мөхетдин улының хезмәт эшчәнлеге турында документлар тупланган: автобиография, характеристикалар, аның хакында фикерләр, хатлар, аның “халык дошманы” итеп игълан ителүе турында документлар һәм башкалар.
Бөтенсоюз Коммунистлар партиясенең Үзәк комитеты Политбюросы карары белән 1936 елның 22 декабрендә Афзал Таһиров РСФСРның XVII Бөтенрусия Гадәттән тыш съезды белән җитәкчелек итәчәк комиссиясенең әгъзасы итеп билгеләнә. Съезд 1937 елның 19 гыйнварында үтәргә тиеш була. Ләкин сәяси репрессия җилләре инде якынлашкан була.
1937 елның 11 августында Башкортстан Өлкә комитеты бюросы карары белән Афзал Таһиров Бөтенсоюз Коммунистлар партиясе сафыннан чыгарыла һәм БАССР НКВД органнары тарафыннан кулга алына.
Үлгәннән соң, 1956 елда, реабилитацияләнә.
Күргәзмәнең фотогалереясы белән Башкортстанның Архивлар эшләре буенча идарәсе сайтында танышырга мөмкин.
Ниязбай СӘЛИМОВ.
Читайте нас